Милләтләр дуслыгы

   “Учук” “Әләшә”не хәтерләтте?!
Уйламаганда чуаш халкының Старое Суркино дип исемләнгән мәҗүсиләр авылында 24 июньдә узган ачык фестивален карарга туры килде. Бөтереп алып кереп китте дә, туган төбәккә, үзебезнең гореф-гадәтләргә алып кайтты бу чара.
   Әлеге авыл 1670-1680 елларда Бөгелмә-бәләбәй калкулыгының Кама аръягында барлыкка килгән. Әлмәт шәһәреннән әлләни ерак түгел, олы юлдан читтә урнашкан. Беренче булып бу авылга 9 улы, бер кызы, хатыны белән Серке исемле чуаш килеп утырган. Көчләп чукындыру сәясәтеннән качып, Казан янындагы Тяга дигән авылын ташлап киткән ул. Рәхәттән урман эченә килеп, йорт салып (күпме көч куясы, урман кисәсе) урнашмаган билгеле. Чишмәле, имәнле, каенлы урынны сайлаган. Алдан ук тереклек итәсен уйлаган. Куәтле имән төбендә алар үзләренең йолаларын үтәгәннәр, бәла-казага да каршы торырга өйрәнгәннәр, Суркино авылы халкын чукындырырга килгән попларга да каршылык күрсәтеп, авыл белән бергәләп куганнар. Шуңа күрә мәртәбәләп “чукындырылмаган чуашлар авылы”, дип йөртәләр Старое Суркиноны. Безнеңчә әйтсәк, мәҗүсиләр авылы. Мәҗүсилек монда идеология түгел, авыл халкының яшәү рәвеше. Үз Аллалары һәм аларны ризалату өчен үзләре генә белгән алымнары, йолалары бар. Алар өчен бар да тере: җир дә, агачлар да… Табигать белән бер булып яшәгән, игенчелекне, терлекчелекне яхшы белгән, җаны белән тойган, мәҗүсилек, мөселман, православие диннәрен тотучы авыл халкы бергәләп, бүгенге көндә дә элекке гореф-гадәтләрне ничек бар шулай саклап калганнар. Ишәйгәннәр. Күп балалы гаиләләре – авылларның гына түгел, республика горурлыгына әйләнгән. Бүгенге көндә бер җирлеккә караган, күп милләте дус — тату яшәгән Иске Суркино белән Яңа Суркино авылы арасы — 5 км ераклыкта . Әйләнә-тирәсе урман булган, тау итәгендә урнашкан бу авылларның территорияләрсе – 3217,2 кв.м. Ике авылга бергә 1300 гә якын кеше яши. Тормышлары таза, йортлар калай түбәле, кирпечтән, агачтан салынганнар. Цифрлы элемтә… Үз мәктәпләре, мәдәният учаклары бар. Су кытлыгы юк, чишмәләре күп. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнү белән беррәттән нефть тармагында көч куялар. Россия Хезмәт герое бар. Сокланырлык итеп яшәп яткан көннәре.

    Менә шул Суркино халкының гореф-гадәтләрен өйрәнеп, аларның йолаларын башка халыкларга да җиткерү-күрсәтү өчен, 2007 елда Кама аръягы чуашларының беренче ачык фестивале “Учук” үткәрелә. Быел мин күргәне унберенчесе иде. Ачык фестивальнең һәркайсын Чуаш республикасының мәртәбәле җырчысы ачып җибәрә. Бу юлы Казан консерваториясендә белем алган чуаш халык артисты Вячеслав Христофоров башлап җибәрде. Әлеге зур чарага үз милләте җитәкчелеге генә түгел, Татарстаннан килүче җитәкчеләр дә, шул исәптән Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин да бар иде. Аларның чыгышлары, гадилеге аптыратты, чыгышлар тәмамлангач чуаш халкы белән янәшә, алдан әзерләнгән урыннарга утырып, аралашып бәйрәм караулары вакыт-вакыт гаҗәпләндерде дә…  Милли киемнән булган төрле милләт вәкилләре булып килгән ансамбльләрнең чыгышлары да сокландырды. Искиткеч матур табигате, чиста һавасы исертте.
   «Учук»тау башындагы тигезлектә оештырылган. Ә үзәндә – ике авыл җәйрәп ята. Бәйрәм урынына кадәр барып җиткәнче һушың китә: иң элек милли киемнәр кигән олысы, кечесе үзләре белгән рецепт буенча гына әзерләгән квас (исерткеч эчемлекләр биредә бөтенләй юк), коймак белән каршы ала. Бу киемнәр килгән кунакларны каршылаучыларда гына түгел, һәркайсында. Чуаш киемле авыл агае, авыл апаеның татарча сәлам биреп, хәл соравына да дәшә алмый тордым. Чуаш теле төрки телләргә керсә дә, бу дәрәҗәдә аралаша алалардыр дип башыма да килмәде.

     Ә ир-егетләрнең галстуклары… Күргәнегез бармы сезнең берәр татар кешесенең татар милли орнаменты төшерелгән галстук бәйләгәнен. Ә җитәкчеләрнең шул галстукны тагып югары мөнбәрдән чыгыш ясаганын, шәхсән, минем юк. Ә чуаш җитәкчесе затлы кыйммәтле костюмын киеп, милләтенең орнаменты төшерелгән галстукны тагып, әллә нинди мөнбәрләрдән чыгыш ясарга сәләтле. Һәм бер көнлек кенә дә түгел бу киемнәр. Горурланып кияләр. Менә шунысы, башка милләт булса да, җанга әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Кечкенә балалар да милли киемнән, затлылыгы гына үзгә күлмәк-ыштаннарның. Ә шаккатырганы: авылда чуаш киемен тегүче, тәңкә өстенә тәңкә куелган баш киемен ясый белүче оста бар. Чуаш киемендәге орнаментны укый белүчеләр бар. Бизәк кенә түгел икән ул киемдә, анда бу киемне йөртүченең кайда яшәве, кайсы милләткә якын урнашуы да язылган икән. Үз телләрендә сөйләшә белүче, бәйрәмгә килүчеләрнең телендә дә аралаша алучы бу мөхтәрәм затларга карата күңелдә хөрмәт уянды. Коймактан авыз итеп аз гына алга таба узгач,”Учук” чишмәсе каршы ала, аның уң ягында бер төркем милли киемнәрдән киенгән хуҗабикәләрнең казан асканын күрәсең, дистәгә якын казанда ботка пешә, бу казаннарның саны да так булырга тиеш икән. “3,5 мең халыкны җыйган чагы булды бу фестивальнең, ботканы да ул вакытта тоннага якын пешердек ”,- диләр хатын-кызлар. Ә боткага салынасы төрле ярманы, бәрәңгене авыл белән җыялар, (димәк алар саран да түгел, безнең зәкәт сәдакасына да бик охшаш) һәркем үзеннән өлеш чыгара, чөнки биредә теләнәсе теләк һәркем өчен, нинди милләттән булуга карамастан, бар җыйналган халык өчен теләнә, сорала. Шуңа күрә аларны халык сырып ала. Чөнки сорый белеп сорыйлар, теләкләре дә бер ел эчендә үтәлә диләр.

“Учук”– язгы чәчү эшләреннән соң, булганга рәхмәт әйтеп, тормыш гармониясен саклау максатыннан Тура алласына корбан китерү, киләчәккә хәерле яшәеш сорау йоласы. Чишмәбелән йола бер исемдә. Зур корбан салу ике елга бер үткәрелә. Корбан итеп берьюлы мөгезле эре терлек, с арык, кош-корт чалына. Чалынганчы аларга чишмә суы сибелә. Моның да үзләре генә белгән хикмәте бар. Корбанның башын һәм аягын куәтле имәнгә (Безнең Әүлияләр каберендәгедән азрак кайтыш) асып куялар.

Ул шунда торып үзе кибеп бетә икән. Итеннән ботка пешереп, фестивальгә килүче һәркемне сыйлыйлар. Зур кисәкле итне күреп аптырап та каласың, мулдан салалар. Чөнки корбан ите биредә үк өләшенеп бетәргә тиеш. Аннан соң үз Аллаларыннан сорау, ә бу татар телендә (!) башкарыла, чуашлар сорый моны, үз телләрендә дә әйтелә. Бернинди чит телдә язылган догалар укылмый, күңелләренә ни килә, ни сорыйсын да беләләр… – тамырлар исән. Башкару урыны – шушы чишмә яны. Агач, урман, җир, су – мәҗүсиләр дөньясы.

    Безнең райондагы “Әләшә” бәйрәменә дә охшаттым өлешчә, бездә дә дин әһелләре изгеләр рухына дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән, имин көннәр, мул уңыш сорап, теләк теләп, дога кылалар. Корбан чалган вакытлар да булды. Ә зират эче… ачу килеп, чардуганнар янәшәсендәге урындыкларда йомырка, тоз, чәй калган очракларны да фотога төшердек, бу хакта яздык, сөйләдек, янәсе безгә, мөселманга хас түгел. Агачка бәйләнгән яулыкларга да кырын карадык. Тик мари республикасында яшәүче мәҗүсиләрнең “Әләшә”не үзегезнеке дип кенә беләсез, ә бит ул — безнең дә бәйрәм. Безнең милләт вәкилләре дә җирләнгән сезнең җирлектә” диюләрен ишеткәч, үзебез генә түгеллекне аңладык. Бүгенге көндә Татарстанда мәҗүсиләр 18 торак пунктта яши дип укыганым бар. Күпчелеге чуваш, мари, удмурт милләтеннән аларның. Менә шул милләтләрнең бер-берсен аңларга тырышулары, бер-берсенең яшәеше белән кызыксынулары, бер-берсен хөрмәт итүләре күңелгә рәхәтлек бирә.
   “Учук”ны, ачык фестивальне, корбан китерү генә дип карау да дөрес булмас; бу — милләтләрнең мәдәниятен,динен, гореф-гадәтләрен саклаучы, төрле милләт вәкилләрен берләштерүче чара. Безнең сабантуйныкы кебек мәйданда туй йоласы башкарылды. Алар яшьләрнең ничек никахлашуын да, ничек тормыш башлауларын да, ничек иген игүләрен дә чынбарлыктагыча сурәтләп күрсәттеләр. Бездә булмаган, әмма игътибарга ала торган берничә чыгыш гаҗәпкә дә  калдырды. Сәхнәгә күп балалы Бикбовлар, Александровларны чыгардылар, 9–10 кешедән генә тормый алар. Мәсәлән, 96 кешедән торган бер нәсел чыгып басты, барысы да җыйналган. 163 кешедән торган икенчесе сәхнәгә менде. Ничә буынны бергә җыярга кирәк, һәм алар бер-берсен белә, аралашып яши димәк. Гаҗәепме, ничек кенә әле! Тагын хөрмәткә лаеклысы: сәхнәгә авылның иң мәртәбәле кешесен Уняслу Сатыбалованы менгезделәр. Бу әбекәйнең иңенә Әлмәт районы башлыгы ак шәл япты. Авыл аның белән киңәшләшеп, аның фикерен тыңлап яши икән!..
   Күз алдына китерә алгансыздырмы, күңелне кузгатты бу мәҗүсиләр фестивале. Әле бу бер бәйрәм генә, ә йолалары күпме. Тарихларын белеп, гореф-гадәтләрен саклап, аны яшь буынга җиткереп, башка милләтләргә күрсәтеп, алар белән дуслашып, үз яшәешләре белән горурланып яши беләләр. Ә кул эшләре: ике кулсыз останың агачтан чокып ясалган бизәкләре, тәрәзә наличниклары телсез калдырды. Бәйләнгән, тегелгән үрелгән, төзелгән… — гаҗәп осталар. Нәкъ тә безнең кебек дип тә бик әйтәсе килә , тик… шактыйга калышабыз кебек. Уйландыра шул…

 фотоларын карый аласыз:

http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/12882-%E2%80%9Cuchuk%E2%80%9D-%E2%80%9C%D3%99l%D3%99sh%D3%99%E2%80%9Dne-h%D3%99terl%D3%99tte?.html

  Сүрия Мингатина