Мин авыл баласы

Авыл баласынын ат белән беренче сәяхәте

Бүген Рәфикъны әнисе иртә уятты. Бүтән вакытта колхозга эшкә киткәндә генә уята торган иде, эшләр кушып калдырырга. Аннан соң әле ул әллә ни гомер тормый ята, кайсы вакыт, тагын йоклап та китә. Соңарак әбисе килеп уята: “Улым, тор! Әниең кушкан эшләрне эшлә! Эшләмәсәң әбиткә кайткач сүгәр”. Ачуы килсә, әнисе сүгеп кенә калмый, арт ягына берне кундырып алырга да күп сорамый. Бүген Рәфикъ бер әйтүгә торды, чөнки, ат белән станцага кунаклар алырга төшәсе бар. Аның, әтисенә ияреп, бер-ике мәртәбә ул станца дигәннәренә барганы бар. Еракта инде малай, унбиш чакрым диме. Кайта-кайта ат та арып бетә.

Торып тышка чыкса, әтисе атны җигеп калдырган. Ат алдына күп итеп печән салып куйган. Арбага да күп итеп печән түшәгән, аны брезент җәймә белән каплаган. Арба алдында, печән эчендә солы тутырылган курмышка. Курмышканың каешы арба алдына салынып төшкән, җиргә тиям-тиям дип тора. Җыеп курмышка астына кыстырасы булыр. Әтисе ашыккандыр, күрәсең. Кич белән:

– Улым, мин иртәгә Балтачка барам. Станцага син үзең генә төшәрсең инде. Алдыңны-артыңны карап йөр, атны артык куалама. Барганда сиңа иптәш була. Атны Якуб абыең тотып төшәр. Кайтканда инде дилбегәне үзең тотарсың! Кунак апайларың ат тота белмиләр.
– Иптәшкә мин дә барыйм!– дигән иде әбисе.
– Йөрисе юк! Син анда утырып барып кайтканчы таралып бетәсең. Ул дәү үскән егет инде, алтынчы класска күчте. Беренче мәртәбә генә ат тотып йөрүе түгел.
Әнисе сүзгә катнашмады. Әтисеннән генә: “Ул Балтач дигәннәре еракмы соң? Кемнәр-кемнәр барасыз?– дип сорады. Персидәтел, агроном, партком, Кушлавыч бригадиры баралар икән әтисе белән.
– Ике йөз километрны, машина өстендә ничек йөреп кайтасы булыр? Яңгыры гына яумаса ярар иде. Улым, баз өстеннән минем кожанны алып арбага салырсың!

Баштагы уйлар

Персидәтел кабинага утыра инде, калганнары машина өстендәге озын урындыкка утырып, алдагы рәшәткәгә тотынып барырлар. Әбисе белән Казанга барганда, Рәфикъның станцага кадәр шулай утырып барганы бар. Юлда узып киткән авылларның исемнәрен шулвакытта исендә калдырды. Һәр авылга кергән саен, әбисеннән шул авылның исемен сорады. Әле юл өстендә булмаган, ерактан күренеп торган авылларның да исемнәрен белә. Корткачык икәү икән: берсе – авыл, берсе – станца. Аның кебек станцалар тимер юл буенда өч-дүрт чакырым саен. Узган ел, әтисе белән кунаклар алырга баргач, поезд көтеп торганда Казан белән Арча арасындагы станцаларны, әтисе санап күрсәткән иде. Барысы да истә генә калмаган.
Арчаны Рәфикъ ишетеп кенә белә. Казанда булганы бар, бер генә мәртәбә дә түгел әле. Беренче мәртәбә әбисе алып барса, икенче мәртәбә күкәй сатарга барганда, әнисе алып барды. Кышкы каникулда әтисенең алып барганы бар. Ул вакытта әнисе Казан бүлнисендә ята иде. Ике ай ятты. Рәфикъны бик күрәсе килгән, әтисенә каникулда алып килергә кушкан.

Әнисе булнистә вакытта, аларда әнисенең дәү апасы торды. Ул :”Балалар, бәхетегез бар икән, әниегез үлгәндә калды. Алла боерса, Казаннан тазарып кайта” – диде. Рәфикъның кечкенә сеңелесе гел: “ Әни кайда? Әни кайчан кайта?”– дип елый иде. Әнисен Казан бүлнисенә Сәлихов дигән абый урнаштырган. Аның хатыны врач булып эшли икән. Шул врач апа әнисен тазартып кайтарды. Сәлихов абыйның исеме – Газыйм. Андый исемне Рәфикъның ишеткәне юк иде. Газыйм абый клубта доклад сөйләргә кайта Казаннан. Ул бик оста сөйли, урысча сүзләр дә кыстыра. Татарча сүзләрнең кайберләрен бүтәнчә әйтә. Авылда алай сөйләшмиләр. Рәфикъның радиодан да андый сүзләрне ишеткәне юк. Менә шул Газыйм абыйны төн кунарга Рәфикъларга урнаштыралар. Түр якта, дәү караватта ул берүзе йоклый. Бервакыт ишек өстенә элеп куйган пыяла “Аятөл көрси”гә карап, Газыйм абыйсы дога укыды. Рәфикъ бу пыяланы, манаралар, айлар ясалган матур рәсем генә дип йөри иде, ә анда дога сүзләре язылган икән. Ә догаларны Рәфикъ белә. Кечкенә вакытта әбисе өйрәтте. Мәктәптә генә дога укыган өчен сүгәләр. Башлангычта укыганда, алар классындагы Мәскутне, ике класс югарырак укыган Рәисне, картлар янына, Гает намазына барган өчен, мәктәптә, линейка алдына чыгарып директор апай сүкте. Гаеткә берәүгә дә бармаска, дога укымаска кушты. Газыйм абыйсы “Аятөл көрси”не “шамаил”,ди. Әбисеннән:
– Бу шамаилне каян алдыгыз?
– Сугыш вакытында бер аксак карт сатып йөргән иде, шул карттан бәрәңгегә алыштырып алдым.
Газыйм абыйсы ишек алдына чыгып киткәч, әбисе:”Бик гыйлем кеше икән бу Сарытау мишәре”, – диде.
Кичә кичен, йоклый алмыйча, шул пыялага карап ятканда, Рәфикъ боларның барысын да уйлап ятты. Корткачык тавын кайсы юлдан, ничек менәсен, станцада атны кая бәйлисен күз алдына китерде.

Корткачык тавы

Корткачык тавы бик биек. Астыннан тау башына карасаң, башындагы кепкаң төшеп китә. Иң биек турысыннан җәяүлеләр генә йөри. Станцага иң якын, туры юл шуннан. Ат белән станцага барганда сөзәгрәк җиреннән төшәсе. Тау тотмаган ат аннан төшә алмый. Кайтмаганда тау менә торган әйләнгеч юлы да бар.
Ә машиналар, әллә каян, Сасмак авылы ягыннан әйләнеп йөриләр. Күңеле белән Рәфикъ станцага әллә ничә төшеп менде инде. Ни гадәттер, берәр җиргә барасы булса, ул тиз генә йоклап китә алмый. Бу юлы да шулай булды. Ә кая да булса барырга Рәфикъка гына бир инде: әтисе белән атка утырып, Комыргуҗа авылына, ниндидер подшипниклар алырга бару дисеңме; әнисенең туган авылына барып, дәү апаларында, берничә көн кунып кайту дисеңме; күрше абыйсының атына утырып, Әтнәдәнпочта алып кайту дисеңме. Гомумән, Рәфикъ сәяхәт итәргә ярата. Жюль Вернның “Су астында сиксән мең километр” дигән калын китабын ул ике мәртәбә укып чыкты. Дәү үскәч, моряк булып, ерак диңгез океаннарны күрергә исәбе. Быел география укый башлыйлар инде. Бер класс югарырак укыган, күрше малаеннан география китабы алып торып, бер атнада укып чыкты. Аның китап укыганын яраталар өйдә, эш тә кушмыйлар.
Ишек алдында, чиләктәге су белән битен чылаткач, Рәфикъның йокысы тәмам ачылып бетеп, өйгә керде. Әнисе:”Утыр, аша тизрәк! Әнә Якуб төшеп тә килә инде. Тамагың ачса станцада ашарсың! Бу сумканы онытма! Ярар, үзем алып чыгып курмышка янына куярмын”, – дип, тагын ниләр әйтте дә, өйдән чыгып, сәнәген күтәреп, эшкә китте.

Станцага юл

Рәфикъ тәлинкәгә салып, өрә-өрә, авызын пешерә-пешерә, бер чынаяк чәй эчте дә, тизрәк урамга ашыкты. Әбисе: “Кая шулкадәр каударланасың? Аша яхшылап, карының ачар! Якуб көтеп торыр азрак. Менә тамагың ачса, кибеттән прәннек алып ашарсың!” – дип, бер сум кәгазь акча бирде. Аңа моңарчы кәгазь акча биргәннәре юк иде әле. Рәхмәт әйтеп чалбарының пистун кесәсенә салып куйды. Дәү кесәләренә пәкесен, әтисенең иске сәгатен ул кичтән үк салып куйган иде инде. Әтисе ул сәгатьне такмый: “Зур”, – ди. Аңа Үзбәкстандагы сеңелесе, соңгы кайтканда, алтын төсендәге бик матур сәгать алып кайтты бүләккә. Ә бу сәгать Рәфикъның уч төбенә көчкә сыя, “Победа”, дип язылган, каешы инде тузып беткән, пыяласы тоныкланган, шкафта тик ята. Ара-тирә Рәфикъ чарыгын борып, эшләтеп җибәрә, телләрен йөртеп, стена сәгатенә карап, төзәтеп куя. Хәзер менә шул сәгатьне кесәсеннән алып, колагына куеп, йөргәнлеген тыңлады. Стенадагы сәгатькә карап, төгәллеген тикшерде дә, йөгереп урамга чыгып китте. Догаларын укый-укый артыннан әбисе чыкты.
Якуб абыйсы инде атның арканлыгын күтәргән, йөгән каешын тәртәгә бәйләгән, дилбегәсен киртәдән ычкындырып маташа. Аның белән кул биреп күрешеп, арбага менеп утыргач, ат кузгалып китте. Дилбегәне Якуб абыйсы тотты. Алар турысыннан узганда, әнисе кул болгап озатып калды.
Ул авылда бер ай тирәсе торгандыр. Бер мәртәбә Рәфикъ белән инешкә, балык тотарга да бардылар. Рәфикъ шартлавык ташбаш тотканда, Якуб абыйсы тирән җирдән беирничә чабак тотып алды. Берсе бигрәк зур. Рәфикъ кулына куеп үлчәп карады. Башын уч төбендә, бармаклар белән тотканнан соң, койрыгы терсәккә аз җитми кала.
Авыл башында, юк читендә, ак яулык бәйләгән, зәңгәр халат кигән бер апа басып тора. Янында, берсен-берсенә бәйләгән ике капчыгы да бар. Бу апаны Рәфикъның амбар янында күргәне бар. Каравыл өе каршындагы урындыкта, чирмеш инәсе белән капчык ямап утыра иде. Исеме – Җәмилә бугай. Һәрхәлдә, Якуб абыйсы шулай эндәште, кая баруын сорады.
– Менә сезне көтеп торам. Бригадир аты станцага төшә дигәннәр иде. Вакытын гына белмәдем. Бер сәгат ь була инде көтә башлаганга. Ялың беттемени, Якуб?
– Бетте шул. Санаулы көн уза да китә. Иртәгә эшкә инде.
– Бу Самат малаемы? Кеше баласы ничек тиз үсә? Егет булган бит инде.
– Җәмилә апай, капчыкларыңны үзем күтәреп куйыйм!
– Авыр түгел алар, күкәй генә тутырган. Атны гына чаптырма! Ватылып бетәрләр.
Аның капчыклары эченә чиләкләр куелган. Күкәйләрне кәгазьгә төреп шул чиләкләргә тезгәндер инде. Рәфикъның да әнисе, Казанга күкәй сатарга барганда, шулай эшләгән иде.
Түбән Сәрдәгә тиз барып җиттеләр. Арасы ерак түгел, бер чакрым бардырмы, юкмы. “Урта чокыр”да гына күпер юк. Агач күпер тузып җимерелгән. Чокырның ике ягында да әллә ниткән бүрәнәләр тырпаеп тора. Аның төбенә төшеп менгәндә, ат юлы да, машина юлы да бергә кушыла. Текә дә инде малай. Ярый әле әтисенең аты тау тота. Төшкәндә аякларын тери-тери акрын гына төште, ә икенче якка юыртып ук менеп китте. Җәмилә апасы, аумасын дип, капчыкларына ябышты.
– Күпер ватылганга ничә еллар, тәки төзәтмиләр шуны.
– И, Җәмилә апай, төзәтәсе әйберләр бик күп инде ул. Кайсына гына җитешсеннәр. Мин армиядә Сталинградта, стройбатта хезмәт иттем. Сугыш беткәнгә унбиш ел узса да, җимерек йортларны төзәтеп бетерә алмыйлар. Нимес шәһәрне җир белән тигезләгән булган.
– Алар тагын әллә ниләр сөйләштеләр. Рәфикъ тыңламады. Авыл йортларын карап барды. Клубына, Урта Сәрдә авылы клубы дип язылган. Ник? Түбән Сәрдә түгелмени бу? Бу авыл урта булгач, түбәне кайда? Әллә икесе бергә кушылганмы? Бигрәк озын авыл инде. Чыга-чыга җаның чыга. Атны да юыртып булмый. Күп урында таш түшәлгән юлдан барасы.
Авылны чыгып бераз киткәч, тагын “Урта чокыр” кебек коры елга. Монда күпер булганлыгы да беленми. Күрәсең, күптән ватылгандыр инде. Рәфикъ белә. Бу “Ямаш елгасы”, дип атала. Әтисе әйтте. Шул исемдәге авыл да булган. Патша вакытында ук урман ягына күчеп киткәннәр диме. Түбән Сәрдә шул булганмы, Рәфикъ белеп бетерми. Укый башлагач, тарих укытучысыннан сорар әле. Бер-ике чакрым баргач, юлның уң ягында, шул беткән авылның зираты кала. Аны узганда, Җәмиләапасы кулын битенә куеп, дога кылды. И ерак та инде Түбән Сәрдә белән Красна дигән авыл арасы. Бара-бара арып бетәсең. Менә ул авылның фермалары күренә башлады. Санап бетергесез күп тавыклар йөри ферма янында. Барысы да ап-ак. Рәфикъларның андый ак тавыклары юк. Кызылы, карасы, тагын әллә нинди чуарлары бар, ә агы берәү дә юк. Әбисе: “Узган ел тавыклар кортламады, картаялар. Әтәчне дә алыштырасы булыр,”– ди. Ә быел ике тавыклары кортлады. Берсе чеби чыгарды инде, ә икенчесе әле утыра гына.
Бу авылда сарык фермасы да бар икән. Көтүе юл кырыенда гына йөри. Бу сарыкларның йоннары әллә ниткән, бөдрәләнеп килгән. Ә тәкәләренең зурлыгын күрсәң, мөгезләре әллә ничә мәртәбә бөгелеп-бөгелеп килгән. Рәфикълар авылында, фермада сыер белән бозаулар гына. Дуңгызлар бар иде. Кушлауч фермасына күчерделәр. Красна зур түгел. Кибете дә юк бугай. Түбән Сәрдә нинди зур булса да, кибете бик кечкенә. Ике кеше кереп басса, өченче кешегә урын юк. Шуңа күрә, ярты авыл кешесе Рәфикълар авылы кибетенә йөри. Малайлар Сәпит белән генә элдертә. Олылар атка утырып та менә, җәяү дә. Краснада чишмә ерак икән. Ике апай әллә каян көянтә-чиләк белән су күтәреп кайталар. Авылга ярты чакрым бардыр. Якуб абыйсы: “Краснада эчәргә су сорасаң, катык бирәләр”, – ди. Су булмаса да, таш күп ахыры. Бөтен кешенең лапасы таштан эшләнгән, зират коймасы да таштан. Урамда, кеше саен диярлек, таш өеме.
Инде Мүлмәгә дә ерак калмады. Тавын менеп җитеп, төшәсе генә. Рәфикъның әбисе бу авылны: “Мулиле”, – ди. Бай да инде бу авыл. Күп өйләрнең түбәсе калай белән ябылган. Арасында ак калай белән ябылганнары да бар. Рәфикълар авылында, персидәтел өенеке дә такта түбә. Ә бер-ике әбинеке салам белән ябылган. Рәфикълар урамында да бар андый түбә.
Коймалары кызык инде. Баш бармак юанлыгындагы агач чыбыклардан үрелгән, кәрҗин үргән шикелле. Рәфикълар авылында андый койма берәү дә юк. Аннары бу авылда тәрәзә наличниклары гына түгел, өй стеналары, капкалары да буялган. Мәктәбе, уньеллык булса да, бер катлы гына. Рәфикълар мәктәбе ике катлы. Элек мәчет булган…
Рәүфҗан Закиров,
Олы Мәңгәр авылы