Мин сине яратам

   Үткәндәге гамьсезлеге көйдерә. Бу юлы да шулай булды, соңлаган сәламнең авырлыгыннан сыгылды, күз аллары караңгыланды, тыны кысылган кебек булды… Гадәттә авыр, сагышлы хатирәләр иңне баса, ә монда… киресенчә, бар да якты, бар да яхшы, әбисе әйткәнчә инде, үзе… үзе генә гаепле! Алдын артын уйламыйча сөйгәнен читкә этте. Яратуыннан, аннан да бигрәк Мин сине яратам, дигән сүзне ишетергә, хәтта ул турыда уйларга да курыкты.


«Кызым, син бигрәк кыюсыз, бар булган әйбереңне өләшергә генә торасың. Юмартлык әйбәт анысы, тик шул рәвешле сөйгәнеңне дә башкаларга бирмәссең микән. Бу характерың белән аны синнән сорамыйча да алып китәрләр… азрак үзең турында да уйларга, үзеңне яратырга, үз өлешеңне башкаларга бирмәскә өйрәнергә кирәк. Өйрән әле!” – әбисе шулай дигән иде мәрхүмкәем.

   Әбисенең бу сүзләрен ничә еллар онытмаса да, бөтен нечкәлекләре, мәгънәсен гомеренең көзенә җиткәндә генә аңлады. Аңлап ни файда, яшьлек узган, гомере дә үтеп бара. Мәхәббәт турында уйлап утыра торган вакыты да юк, хәер, кешесе дә, искә алырлыгы да …
Шулай дип уйларга, үзен юатырга тырыша иде. Беркөнне көтмәгәндә танышын, аралашып йөргән Сания апасын очратты, уртак танышлар турында сөйләшкәлиләр иде, бер район кешеләре өчен монысы гадәти хәл! Ә бу юлы ул әйләнгәләп тормады, турысын ярды да салды:
– Сиңа дигән сәламне әллә ни гомер күтәреп йөрим инде. Камил сәлам әйткән иде. Бер-берегезне бик яраткан булгансыз ахыры, башта игътибар итмәгән идем, сәламме сәлам, соңрак аңлагандай булдым.

Камил кайткан саен сине, синең сәламәтлегеңне сорый. Очраша да алмыйсыз, “Әллә ничә тапкыр эзләп карадым, туры китерә алмыйм…”, – ди… Булмый инде ул булмаса. Әй бу язмышны…

– Кем кемне сорамас, танышлар, дуслар идек шул…
– Мин гомер иткән хатын, кемне ничек сорашканны беләм, сине искә алса, күзендә очкыннар кабына, якты, матур итеп сөйли. Алай итеп теләсә-кемне искә алмыйлар… кадерле булгансың, димәк. Ничек вакытында аңламадыгыз икән?
Күп тә сөйләшмәделәр Сания апасы белән, гел шулай, тыгыз арада сүз генә алышалар. Менә шул алышкан сүзләрне хет еллар буе уйла…

   Син миңа кадерле

   Камил озын буйлы, җитмәсә шундый чибәр. Кеше ул дәрәҗәдә камил була алмый, егетнең бер генә кимчелеге дә юк… Үзен алай бәяли алмады шул. Буй җитмәс тоелды Камил. Яратуын әйтү түгел, ул хакта уйларга да курыкты. Шуңадыр аны дусты итеп санады, алай уңайлырак та, икесе дә бер районнан, уку йортлары аерым булса да икесе дә студент; уртак фәннәрдән бергәләп әзерләнделәр, өлгермәсәләр кызның семинарларга әзерләнгән дәфтәре егеттә китте, хәтта билге куеп җибәрәләр иде. Шул билге куелган дәфтәр икенче уку йортындагы укытучыларының хәтерләре “начарлануга” да сәбәп булды… Ошый иде Камил. Егетнең игътибары, кайгыртуы, киңәшләре, адым саен мактап торуы да канатландыра, шул ук вакытта ялгышлардан да саклый. Әйтәсен туры әйтә, эч серләрен яшерми сөйләшәләр, барысы да уртак. Менә шундый абыйсы булуын теләгән иде ул, ә аңа Аллаһы Тәгалә шундый ышанычлы дусны бирде. Дус дип санадылар алар бер-берсен. Бергәләп кино карадылар, бергәләп театрга йөрделәр… Ялгышып та мәхәббәт турында сөйләшмәделәр, хәер, ничек сөйләшмәк кирәк, танышулары да уңайсызрак килеп чыкты шул.

  Танышу

   Студентларны көз көне эшкә җибәрделәр. Татарстанның җәһәннәм читендәге районына барып төштеләр алар. Иптәш кызы белән ялгыз хатынга фатирга урнаштырдылар. Дус кызы Динә йоклап калганнардан түгел. Үзенекен бирми бирми, башкаларныкын да тартып алырга күп сорамый. Аның кебек оялчан түгел. Шулай беркөн эштән кайтсалар, ике егет аларны эзләп килгәннәр. “Ишеттек тә килдек әле, безнең районнан да кызлар бар, диделәр. “Мин Камил булам, бу – Фәрит”, — дип танышты кызлар белән кара чәчлесе. Ә сары чәчлесе Илсияргә текәлде дә, күзен ала алмый карап тора, уңайсызланган кыз кая кереп качарга да белмәгән иде ул чакта. Шуны сизепме, Фәрит телгә килеп: “Бигрәкләр дә апаңа охшагансын икән”, — дип әйтеп куйды. Соңыннан аңлаштылар. Апасы артыннан йөргән булган икән Фәрит, ә апасы “Син миннән яшь”, дип, азрак йөргәч егетне калдырып, башка шәһәргә эшкә киткән. Менә шул апасының адресын сорашырга килгән икән Фәрит. Аралашып киттеләр. Егетләр көндә эштән соң килә торганга әйләнделәр. Икесе дә күз явын алырдай чибәр. Илсияр апасын аңламады, ник калдырган ул аны, яшь булса соң, ул да әби түгел. Кызлар чат ябышты Фәриткә, болай булса, апасы егетсез дә калачак,дип борчылды, ә Фәритнең берсенә дә исе китмәде.

   Мин сине яратам

   Беркөнне клубтан кайттылар да капка төбендә дүртәүләп сөйләшеп утырдылар. Илсияр кереп китте, башы да авыртып тора иде. Керде дә диванга җәелгән урынга барып ятты. Таң алдыннан пышылдап сөйләшкән тавышка уянып китте, Динә тавышы. Баштарак аңлап җиткермәде, аннан соң гына төшенде. Алар диванда икәү генә түгел, өчәү. Селкенергә куркып ятты кыз, тыны кысылды, апасының егете Динә белән түгелме соң?! Ниләр генә сөйләшмиләр… Боларның сөйләшүе бөтенләй ят Илсияргә. Шунда гына ул үзенең әле бала гына икәнен аңлады. Башка түзәргә түземлеге калмагач, торды да чыгып йөгерде. Арганчы йөгерде. Бер төнге күлмәктән икәнен дә онытты. Туктаса чиксез дәрья, үзе тау итәгендә. Нишләргә белми хәлсезләнеп, тезләрен кочаклап җиргә утырды. Күз яшьләре үзеннән үзе акты, ни өчен икәнен аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Гарьләнде. Оялды. Өшеде. Шулай күпме утыргандыр, аның янына Камил килеп чүгәләде. Өстенә кофтасын салды. Дәшмәде, сөйләшмәде, сорашмады. Калтыраган кызны үзенә тартып, озын чәчләреннән сыйпады. Илсияргә шул җитте, язы җиткәч, ташкыны булмый калмый, тулган күңел түгелде. Юньле башлы белмәгән бу егет аңа бик якын иде, кыз сизмәстән аңа сыенды.
   Болай озак утырырга ярамаганын тиз төшенгән егет, кызны җылытырга теләптер, тау башына алып менде.

Менде дә: “Кара әле бер, ничек матур, менә шушы матурлыкны исеңдә калдыр, бүген булган хәлләрне түгел, килештекме”, дип, аны тагын үзенә таба кысты.

   Камилне Фәрит чакыртканын, үзенең зур ялгышлык эшләвен, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләгәнен соңрак әйтте Камил. “Тик ул кушканга гына сине эзләгән дип уйлый күрмә, син миңа бик кадерле!” – дип, Илсиярнең битеннән үбеп алган иде.
   “Абый-сеңел” озак аралашты. Диплом алгач, икесе дә гаилә кордылар. Еллар үткән саен әнә шул елларны сагынып яшәде Илсияр. Үзәге өзелгән минутлар аз булмады. Камил дә сагына икән. Гомер көзенә җиткәндә генә ике йөрәк бер-берсен яратуларын таныганнар… Кая барасың, елга күпме генә ташымасын, барыбер ярларына кире кайта…

Тиңен түгел кебек идем –
Буй җитмәслек …
Табынганмын сине ишетми…
Ишеттем дә әйткән сүзләреңне
Калтырадым… тагын өшетте!..

   Сүрия Мингатина

Не копируйте текст!