Моң

    Зират күле…
Эх, тагын яз җитә инде…
Бу язда да минем үрдәкләрем кайтып, камышларым арасына оя кормаслар микәнни? Уйлыйм, уйлым, уйлыйм да күзләремне ирексездән яшь каплый.
… Түм-түгәрәк, матур күл идем бит мин. Янәшәмдә — зират. Өскә табарак – фермалар. Кабер өстенә утыртылган төрле-төрле агачларның серле итеп лепердәшкән яфракларын тыңлап тын гына ятам. Халык исемемне дә, озак уйлап тормыйча, «Зират күле», дип кенә атаган.

Ямьле язлар җитсә, суларым артып, ярларымнан чыгып җәеләм. Үрдәкләрем бакылдашып оялар корып, бала чыгара. Җәйләрдә кызылканатлар чупылт-чупылт чума-чума уйныйлар.

Көзләр җиткәч, күршемдә үскән агачлардан коелган төрле төстәге яфраклар аллы-гөлле көймәләргә охшап йөзәләр. Янымнан үткәннәр сокланып туктап торалар.
Тукта, ник болай моңланам? Нишләдем соң мин?
Мин түгел, кешеләр… Дөньядагы иң акыллы затлар.
70 нче еллар иде бугай. Тыныч кына яткан бер мәлдә янәшәмә әллә ниткән бик зур корыч айгыр килеп туктады. Ялт итеп сикереп төшкән егетне күзәтәм. Нәрсә эшләргә җыена бу? Тиз-тиз генә адымлап та алды. Бакча эшләргә җыенамы соң? Адәм исәп – хисабын тәмамлап, корыч айгырына якынлашты. Менеп тә утырды искиткеч тавыш чыгарып, балчыкны теге якка, бу якка этеп куя башлады. Йөземне чыттым, һай тавышы, әле генә йокыга талган бәбкәләрем уяна бит инде…
Ә егетнең бернидә дә эше юк. Актарылган өем зурайганнан – зурая бара. Я, алла, нишләргә җыена соң бу? Йокым качты. Кояш офыкка якынлаша. Зиратка эндәшәм: Әй, сез аңламыйсызмы? Нәрсә соң бу? Җавап юк. Егет кайтыр юлга кузгалды. Тавыш тынды.
Күземә йокы эленми. Күктәге ай да сихри итеп күзен кыса! Көчкә таң аттырдым. Бүген ниләр булыр инде? Үрдәкләрем, балыкларым да уянды. Гадәттәгечә, тамак ялгарга, сикергәләп, бер – берсен куышып уйнарга керештеләр. Басуда бик шәп машина җилдерә. Чү, миңа таба килә түгелме бусы да? Нәрсәдер төягән дә дип әйтимме? Бетон плитәләр… Эчемә җылы йөгерде. Сул ягымда да күршеләр булачакмы әллә? Бәлки йорт төзиләрдер… Иртә шатландым шул. Йорт түгел икән ул? Бетон плитәләрдән бик зур стена ясап киттеләр. Башым уйдан бушамый. Иртәгә нәрсә булыр икән?
Килделәр. Берәү генә дә түгел унлап бу юлы. Берсе бара — берсе кайта, яшеллек ташыйлар. Бетон стеналар күренми дә башлады инде. Киче дә җитми бит аның тиз генә. Колакларым тынар иде ичмасам. Җитте кич, машиналар таралды. Күз ачып йомганчы эскерттәй зур тимер өеме көндез ташып куелган яшеллек өстендә таптана башлады. Күршемдәге ак каеннар да тынычсызланды бугай бу юлы. Билләрен бөгеп, минем өстемә иелеп, нидер пышылдыйлар. Нәрсә бар? Белсәмме?
Өченче көннең дә таңы атты. Бүген тынычрак бугай әле. Чү, кемнәр таптана анда. Яулыкларын артка чөеп бәйләгән кызлар түгелме? Үзләре бертуктаусыз сөйләшәләр, көлешәләр, кулларында — сәнәкләр, кичә ташыган яшеллекнең өстен каплыйлар, сенаж ясыйлар янәсе, ара – тирә миңа да күз төшергәләп алалар.
Әллә соң бер коенып чыгыйкмы? Бик бөркү бит! Әйе шул, сәнәкләрен ташлап, суыма иеләләр, бит — кулларын юалар. Чибәрләр, сез нишләп йөрисе-е-ез? Үз тавышлары үзләрен каплый, ишетмиләр…
Китте болары да. Ә мин берни дә аңламадым. Көн арты көн узды. Пыскак яңгырлы көз җитте. Инде үрдәкләрем юлга җыена, ерак юлга…
Үзләре корган ояларын кабат-кабат карыйлар, өстемнән очып үткәндә битләремә кагылалар. Әллә берәр нәрсә сизәләр инде?
Көннәр суына башлады. Суым суынды, юка элпә белән капландым. Көн арты көн үтеп, элпәм калынайганнан-калыная барды. Мин йокыга талдым. Балыкларым да бик шаулап йөрмиләр хәзер. Шәйхетдин бабабыз һава юллары ясап китте, рәхмәт яугыры. Сулыш алу кыен түгел.
Зәмһәрир суыклар, күз ачкысыз бураннары белән кыш узып китте. Табигатькә яз атлый. Мин дә акрынлап уянам. Ой, ник саным авырта, селкенеп булмый бит.

Кая сез, балыклар? Килегез әле монда? Дәшмиләр… Әллә нишләп китәм, дерелдим. Юрганымны ачып, һава суламакчы булам. Яз исе түгел бит бу?

Таш стеналар ягына борылам. Аңлый алмыйм. Әллә мин саташаммы? Кайда ничә көн эшләгән эш? Суымның да төсе үзгәргән, балыклар да уйнамый. Үрдәкләрем дә юк. Димәк, мин берялгызым. Юк-Юк-Юк!!! Бу мөмкин түгел. Әй, кешеләр!!! Сез нишләдегез? Җавап бирегез әле миңа? Елыйм, тыела алмыйм.

   Корыч өеме тагын якынлаша. Ни кирәк инде тагын?
Эшкә килгән икән ул. Чокыр төбендәге туфракны минем өстемә таба этә. Беткән килеш бет инде әйдә, диме. Үлә — ә — әм .
Менә шундый булды минем язмышым. Бер үлгәннән соң терелеп булмый икән шул инде ул.
Әй, кешеләр!!! Үз кулыгыз белән гүзәллекне бетерәсез бит сез!!! Эшне башлаганчы, алдан уйлап булмый микәнни ул!..

«Зират күле»н  ишетәсезме Сез?

   Миләүшә Вәлиева,

Ары авылы