Мокшы мәчете – ике үзәкле хәзинә

“Әтнә таңы”нда Сүрия Мингатинаның “Үзебезгә бәя бирик: Мокшы мәчете…” язмасы (2016, 10 авг.) бер утыруда, бер тында укылды.

Илдар НИЗАМОВ, тел галиме, Казан шәһәре

   Тик ул кузгаткан уй-фикерләр дәвамлы бул­ды; әллә күпме хә­ти­рә яңарды. Без дә булдык ул мәчеттә. Нәрсә хөр­мәтенә булгандыр, Яңа ел алдыннан Түбән Ша­шы-Күңгәрдә Фәйзи Галиев җитәкләгән атак­лы “Искра” колхозында якташ язучылар (без әле ул чагында Арча районы идек) белән очрашу оештырылды. Казаннан хатыны язучы Гөлшаһидә белән Гариф Ахунов, Мө­хәммәт Мәһдиев, мин килдек, язучы Фәйзи абый каршы алды. Ки­чәнең ничек үтүен Гариф абый икенче көнне үк өчебезнең исемнән ре­портаж-мәкалә язып өлгерткән, безгә кул куя­рга гына кушты. Ул язма “Социалистик Татарстан”­да басылып чыкты. Мин дә нидер яздым. Шыг­рым тулы яңа клубта бик мәгънәле, хисле үткән очрашу төнге өчләрдә генә тәмамланды. Ахуновларны Сара апа белән Фәйзи абый үз өйләренә алды. Мөхәммәт абый бе­лән мине янәшәдәге ку­нак йортына кертеп ур­наштырдылар. Урна­шып, ятар алдыннан урам­га чыгып керергә булдык. Ап-ачык йолдызлы төн иде. Мин үзем­нән-үзем төньякка – үзебезнең авыл ягына борылдым. Бу минутта Мөхәммәт абый бөтенләй кара-каршы якка карап басып торды. Якташ язучыларның бу төбәк уку­чылары белән очрашуга килүенең бер сәбәбе ул – Мокшы авылының шул вакытка бик яхшы сакланган, манарасы да исән-сау булган мәчет бинасында музей ачу вакыйгасы иде.

Чыннан да, андый музейның ачылуы районда гына түгел, бөтен рес­публика тормышында зур вакыйга иде. Музей үзе чынлап та дәрәҗәле кунаклар чакырырлык, озаклап, тәфсилләп карарлык манзарага торыр­лык иде! Аның эчтәлеге шушы авылның, колхозга берләшкән берничә авылның гына түгел, ә бөтен төбәкнең – Казан артының тарихын җентекләп бәян иткән, борыңгы документ, тарихи әйберләр белән чын мәгънәсендә тасвирлап биргән экспонатлардан тупланган иде. Атаклы пред­седатель җитәкләгән хуҗалыкның иктыйсадый, мәдәни, рухый казанышлары гына түгел, ә тулаем төбәкнең тарихта, мәдәнияттә, сән­гать-әдәбияттә илкү­ләм, дөнья күләмендә тот­кан дәрәҗәле урыны, аннан чыккан шәхесләр, аларның казанышлары барланган иде. Шәхсән үзем бу мул хәзинәнең ничек туплануыннан, та­рихи, фәнни өйрәнелеп, ничек чын мәгънә­сендә әдәби-сәнгати әсәр­ләргә әверелүеннән бер­никадәр хәбәрдар дә идем. Татарстан китап нәшриятендә иҗтимагый-тарихи әдәбият бүлеге җитәкчесе булганга вакыйгаларны белеп тора идем. Авылыма кайтып йөргәнгә аны оештыру хәлләрен тәфсиллерәк тә белеп тордым. Музейның идея эчтәлеге өчен җаваплы якташым Илдар Әүхәдиев белән дә очрашкалаганга хәл-әхвәл яхшы ук мәгълүм иде.

…Музейга тантанага ке­реп китәр алдыннан баш­калардан аерылып, бер генә мәлгә тукталып калдым – караш манарага тукталган иде. Мәчет бит бу! Чын манара! Мәчет манараларын тарихи сурәтләрдә дә, чын мәчетләрдә дә күргән бар иде. Тик сабый чактан түгел. Безнең Чишмәле Сап мәчете мин укырга кергәндә манарасыз иде инде. Ул клуб иде. Укырга без электән мәчетнеке дип саналган мәдрәсә йортына йөрдек. Аның турында, мәчет, аның манарасын кисү турында сүз өйдә дә, тышта да булгалап тора иде. Әл­бәттә, бик шыпырт кына, як-якка каранып кына. Әнинең әнисе – Нәфисә әбием соңгы көненә ка­дәр бернигә карамый на­маз укуын, дини йолаларны тотуын дәвам ит­терде, безгә – оныкларына да догалар ятлатырга, мөселман йолаларын үтә­тергә тырыша иде. Үзем белгән берничә доганы миңа ул өйрәтте. Әни – башлангыч мәктәп укы­тучысы булса да, балалык елларым күбрәк әбиләрдә үткәнгә, өйдә әбинең безне мөселманча яшәтүенә каршы килмәде, көндәлек йолаларны үтәвебезгә күз йома иде. Әти дә укытучы иде, әл­бәттә инде, атеист. Ми­ңа олыларның, очрак чы­гып, аның мәдрәсәдә иң акыллы шәкерт бул­ганын, Корьән уку ярыш­ларында алга чыгу­ын искә төшерүләре ошый иде. Гомумән мин алар укыган мәдрәсәгә, ягъни үзем укыган мәктәпкә (1917 елдан ул совет хезмәт мәктәбе дип атала башлаган) үзенә бер сәер хөрмәт белән карый, аның тарихын белергә омтыла идем. Кыскасы, күңелдә мәдрәсә йөзендә мәчет тә яшәешебезнең, милләт җанлы булуыбызның бер очкыны сыйфатында аңы­бызда аерылгысыз иде. Мәчет, манара образы тәнемнең, аңымның, кү­ңелемнең әлләкүпме кү­зәнәкләреннән берничәсе генә булса да мөселманлык, татарлык сыйфаты, хәсияте белән яратылганнар да, берни­гә дә, әллә нинди рухи каршылык, көчләүләргә дә карамастан гомер буе яшәргә тырышканнар бугай. Манараны күргән саен шул күзәнәкләр баш­ларын күтәреп, җанла­нып китеп, көч, илһам бирәләр сыман.

Кызык ки: авылыбыз­ның мәчете турында сүз чыгып, аны күзаллар­га туры килсә, мин аны гел манаралы итеп күрәм. Гәрчә, әйткәнемчә, үз-үземне белгәндә манарасы инде киселгән иде. Димәк ки, беренче тапкыр сабый карашым бе­лән мин аны манаралы килеш күргәнмен. Әлеге эчке күзәнәгем аны зи­һенгә шулай беректереп тә калган. Мәңгегә. Күзем йомылганчыга кадәр!

…Мокшы манарасы хәтер төпкеленнән янә дә әлләничә манараны искә төшерде. Чын манараны еш кына районыбызның (ул чагында Кызыл юл районы) Түбән Оры авылын узганда карап китә идем. Аны без Югары Оры авылына барганда үтәбез. Алты-җиде яшь­тә үк әле, сугышның иң котырган елларында, ишле гаиләне ашатырга бер нәрсәсе калмагач, әни безне, – әле үземне генә, әле апам белән, – Югары Орыдагы укытучы апама тамак туйдырып кайтырга җибәрә иде. Мәчет инде, әлбәттә, ябык, ишекалларын кычыткан, әрекмән баскан, кояшлы көн булса да аның тирәсе караңгы-күңелсез иде. Апа бе­лән кайтканда ул мине кулдан тартып тизрәк үтеп китәргә әйди иде. Бу авылны, аның мәчете яныннан миңа әле үсмер яшьтә дә үткәләргә туры килде – арбага тимер мичкә салып ат белән район үзәге Кенәрдән керосин ташый идек; аның аша үтеп. Мәчет инде тәмам искергән, ә манарасы нәрсәнедер саклаган кебек шактый горур. Әллә үзен шул гомер кисми саклаучыларга рәхмәт әйтеп шулай мәгърур то­ра идеме? Берничә мана­раны тагын инде журналист булып йөргәндә очратырга туры килде.

…Мокшы мәчете Татарстанда манарасы сак­ланган берничәдән генә иде. Андыйлар янында кичерелгән хис бу мизгелдә әлеге күзәнәкне монда да уяткан иде. Саклап калучылар белән соклану, аларга рәхмәт хисе иде ул. Ул мизгелдә: “Бөтен авыл аны кисәргә юл куймаган. Әле дә аны саклау өчен күпме көч, тырышлык салына. Җи­тәкчеләр арасыннан иң акыллыларының, мил­ләт­пәрвәрләрнең, х­алык хә­лен белә тор­ган­нар­ның фидәкарь адымнары нәтиҗәсе инде бу”, дигән уй кичерелде.   Му­зейны карап чыгып, тәэсир уртаклашканнан соң, хуҗалар “Фикерләр” кенәгәсенә язып куюны сорагач, без киңәшләшеп алган идек; беребез язып, калганнар имза салабыз дидек бугай. Әле менә газет язмасыннан күрдек: автографны Мөхәммәт абый тәгаенләгән икән: “Үт­кәндәгеләргә ихтирам кешелек җәмгыятен вәхшилектән аера торган бер сыйфат дигән А.С.Пушкин. М.С.Мәһдиев. 196ХП.1986”. Без дә уйлаган уйга, кичергән хискә тач килгән тәгъбир.

Шул чагында мәчетнең үзенә, манарасына ка­рап та, аның эчендәге мирасый хәзинәне барлап-уйланып, моңарчы булмаган ачышлар ясап, үз ягыбызның, милләтебезнең асылын төшенеп горурлык хисләре кичергәндә дә без вәхшилегебездән арынуга, ягъни рухый дөньябызны үстерү-баетуга бер адым ясаган булганбыздыр.

…Ә нигә әле менә бүген, – аннан соң нәкь утыз ел гомер узган, – бу вакыйганы кабат күз алдына китерергә мәҗбүрбез. Әйткәнебезчә, моңа газет язмасы, каләмдәшебезнең борчулы фикерләре сәбәп булды. Манара! Язманы да аның якты сурәте бизәгән иде. Чын манара күз алдына килеп, нәкъ утыз ел элекке кебек уятып, айнытып җибәрде түгелме!. Нәрсә үзгәргән соң? Яшәешнең табигый таләбе ул – үзгәреш: яшибез, хәрәкәтләнәбез икән, димәк, үзгәрәбез – йә алга, йә артка, адым арты адым һичшиксез булырга тиеш.

Булган, әлбәттә! Иркенрәк сулый башланган бит: хәзер безнең төбәктә генә авыл саен диярлек яңа мәчет, һәркайсында тирә-юньгә ямь нуры сирпеп, якты манарасы балкып тора. Туган авылымда да йөз ун яшьлек элекке мәчеттән әлләни ерак түгел яңасы балкып тора. Ә нигә соң алайса тын кысылуы һаман бетмәгән. Минеке генә түгел. Әнә газет язмасы шуңа ишарә ич! Каләмдәшебезнең ачынуы – уртак борчылуыбыздыр. Ә сәбәп: бер адым алга, ике адым артка хакыйкате өстенлек ала түгелме? Югалткан кадерле мирасыбызны күп көч салып кире кайтарганда аңа бер генә яклы карау, тышкы хәсиятен өстен күреп, күп кырлы эчке хәсиятен ярлыландыру, зәгыйфьләүгә юл куябыз түгелме. Бу юлы да без иске тырмага басабыз икән; авыз пешмәгән: булганны бетерүе җиңел, ә булдыруы ай-һай авыр шул! Мокшы мәчете ике үзәкле рухый хәзинә ләбаса. Шундый хәзинәне булдыручылар­га, моңарчы саклаучыларга мең рәхмәтләр укып, бүген инде шуның ка­дерен һич киметмичә, бө­тен рухый хәсиятен тагын да арттыра барып халыкка, милләтебезгә җиткерү, шулай итеп аның рухый дөньсын бае­ту хәстәрен күрү бик тә кирәкле, вакытлы га­мәл булыр иде дә бит…