Нокта

Куптарып җанымның төбеннән
урынын бушаттым мәңгегә.
Тамырсыз агачтай корыдым.
Ямаулык эзләмим куңелгә.

Элпә боз ярамның кулмәге
эремәс назларга төреп тә.
Чайпалып тугелгән бөтенлек
яңармас, куз яше тугеп тә.
Юк итәм хисләрем касәсен,
Ярамның шифасы вакыттыр.
Хушлашу — мәрсия сөюгә.
Һәм нокта. Сузләрең артыктыр.

Айгөл Имамиева,

Теләче