Офицерның тугры хатыны

Жан Батист Арман Гульермоның «Мадам Гульермо пишет письмо 1892 г.» картинасына карап

Имән өстәл, ак эскәтер, кулда — каләм,
Сиңа хатлар яза-яза уйга калам.
Яннарымда бөтерелә синең дәвам —
Нәкъ син инде, ут йомгагы — газиз балам!

Зур бакчамның яме булып үсә гөлләр,
Тибрәлә күк таң чыгында назлы көйләр.
Син яраткан көмеш кувшин… Затлы шәраб…
Хисләремнән исерәмен аңа карап.

Синең сөю ерактан да җылы бирә,
Хат юлына яшерелгән назлар килә…
Аһ, бу синсез төннәр озын, бигрәк озын —
Үзәкләрем парә-парә, һай, өзелә!

Сөю белән сугарылган хатларыңнан
Йөрәгемә бетмәс шифа-сихәт алам.
Тукталам да рәсемеңә күзем салам —
Бу җиһанда, иркәм, синсез яши алмам!

Өстемдәге ак күлмәгем — ак вәгъдәм ул…
Куңелем пакъ, аңла җаным, син тыныч бул…
Дошманнардан өстен чыгып, җиңү яула —
Кавышуга бу бердәнбер…  һәм иң хак юл!

Марсель Шарапов,

01.06.2017.