Олыгайды яшь илем

Яшьлек ага гомер елгасында,
Дөньяларны куган яшьлегем
Сизелми дә үтеп китте кинәт,
Миндәй олыгайды яшь илем.

Уйга чумып ялгыз кичләремдә,
Чәй эчәм мин өстәл артында.
Ятим башым тулды хыялларга,
Яшьлегемне саг(ы)нып алдым да.

Бер ноктага төбәлгән карашым,
Карчыгымны күзли хәтердә.
«Кая китте тормыш чәчәгем» — дип,
Сине уйлыйм бүген,хәзер дә.

Чәйләрем дә тәмсезләнде кебек,
Парсыз калгач гомер соңымда.
Зөлмәтле төсле йомры кояшым,
Ай да чыкмый күңел моңымда.

Батыр йөрәкле татар булдым мин,
Бирешмәдем сугыш кырында.
Искә төшсә уйлар,бик күп башта.
Саклыйм әле күңел кылында.

Раилә Нигъмәтҗанова

02.06.2017