Онытмадым

-Онытырмын,- дидем.
Онытмадым!..
Вәгъдә мең кат кабатланган.
Мең кат исемең какшап хәтеремдә,
Кабат-кабат кадакланган.

Онытырга тиеш идем кебек,
Онытмадым, оныта алмадым…
Белмәдем шул шаян Амурның,
Уйнап кына угын атканын.

Хәтерләргә сине мөмкин түгел,
Сөяргә дә күптән рөхсәт юк.
Тиле яшьлек белә аламы соң,
Тик шаянлык белән аткан ук!

Аралармы яки еллар саны,
Тиңләр өчен җирдә җисем юк.
Ялгыш сөю, ялгыш мәхәббәттән,
Саклап калыр өчен әле ысул юк.

-Онытырмын, -димен.
Онытмамын.
Син гаепсез! Гаеп Амурда!
Калкан каплап өлгерәмен,
Очрый калса кабат юлымда!

Зиннур Тимергалиев