Укып туеп булмый

…2010 елның марты. Районыбызның Олы Мәңгәр авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугышта катнашучыларны, тыл хезмәткәрләрен олылыйлар. Илсур абый Шакиров ветераннар советы рәисе буларак чыгыш ясый. Ә мин күз яшемне сөртәм, сугыш елы баласының күргәннәренә йөрәк әрни, үскәннәр бит, ничек түзгәннәр…– күз алдыннан бәләкәй Илсур да, яшүсмер егет тә, ахыр килеп укытучы Илсур Гариф улы да …

Татарның затлы хәзинәсе

Флорид абый! Татарның затлы хәзинәсе  ул… Башкалабызның үзәгендә урнашкан “Ногай” отеленең Тукай залына барып кергәндә күңел мең кат айкалып, мең кат түгелгән иде инде. Залга узуга  күзләрне тагын яшь пәрдәсе томалады. Флорид абый! Зал аның белән тулган. Кай тарафка карасаң да ул… – аның рәсеме! Беркемдә дә булмаган күз карашы… барыбызны үз иткән дәрьядай күңел …

“Бәллүр каләм”

(Әтнә кызы Сүрия Мингатинага багышлана 2009 ел, май. ) Каләмеңне алып кулыңа, Уйлыйсыңдыр ниләр язарга. Ак кәгазьгә тезгән сүзләрең Алып бара безне язларга.