Рүзия Камаева

Рүзиябезне Казан алкышлады

 

     Казанның “Юность” мәдәният сараенда Әтнә кызы, җырлар һәм китаплар авторы, шагыйрә Рүзия Камаеваның “Күңел җырым дәва” дип исемләнгән иҗат кичәсе, шигырь бәйрәме булды.

     “Искиткеч булды бу! Безне шундый олы йөрәкле булып кала алган Рүзия Мәҗит кызы белән таныштырганыгыз өчен, аны менә шулай олылап, бәяләп, зурлап яшәткән Әтнә халкына да, Рүзиянең Казанда менә шундый зур иҗат кичәсен оештырып, безгә зур бәйрәм ясаган Әтнә егете Азат Фазылҗановка да зур рәхмәт.

     Сеңелем, гел менә шундый көчле булып кал, шигырьләрең күңел түребезгә үтте, китапларыңны каян алырга икән дип үзара сөйләшеп утырдык…”– кичә ахырында үз фикерен әнә шулай белдерде Казан тамашачысы. Кайсы басып әйтте, кайсы чәчәк күтәреп, сәхнәгә менеп үз фикерләрен җиткерде. Рүзиябезне кочаклап, аркасыннан сөеп, шундый булып кала алганына сокланып, чәчкәгә күмүчеләр, аның белән фотога төшүчеләр бик күп булды.

     Әлеге кичәгә “Казан татарлары”, “Картаямыни соң йөрәк”, “Сугыш чоры балалары” ветераннар клубларын җитәкләгән, күп ветераннарын алып килгән, үзе дә сүз тәмен, аның көчен белгән Рафаэль абый Сальмушев та сәхнәгә менеп, кичерешләрен җиткереп, рәхмәтен әйтеп, “Үзең елмайсаң тормыш елмаер”, дигән китабын бүләк итте… Нәкъ менә шулай яши алырлык көч тапкан Рүзия Камаевага, сындырып сынаганнан соң, сынмаганы өчен язмыш менә шундый олы бүләк ясады. Чынлап та олы бүләк булды бу шигырь кичәсе. Рүзия өчен генә түгел, безнең өчен дә. Дулкынландык, күз яшьләрен күп тапкырлар сөрттек, елмайдык, сокландык…

 

   Мине күтәрүчеләргә мин бик рәхмәтле

 

     “Гомерлек хыялым иде бу! Куркам да, рәхәт тә… Ике-өч көн буе калтырыйм инде, тынычландыралар, тынычланган кебек тә булам, сәхнәгә менгәч нишләрмен ….Әле ярый үзем генә түгел…”, – шигырь бәйрәме башланыр алдыннан Рүзия үзе дә әнә шундый халәттә иде… Үзе шулай дисә дә, калтыраганы сизелмәде, күз явын алырлык матур иде.

     Әйләнәсендә әтнәләр: туганнары, дуслары, мәдәният хезмәткәрләре, Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры хезмәткәрләре, китапханәчеләр, мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов, оештыручы якташыбыз, мәдәният сараеның директор урынбасары Азат Фазылҗанов, видеога төшерүче Фидаил Сәфәров, җырчы егетебез Фаил Сәфәров… Теләктәшлек зур иде, сәхнәгә дә коляскасы белән күтәреп кенә алдылар. “Кадерле… шулай кирәк, егетләр!”– һәр адым Казан тамашачысы тарафыннан хупланды…

     Кичә башланып, алып баручы Галия Минһаҗева сәхнәгә чыккач, тынлык урнашты. Ник бер тавыш булсын, шулкадәр бирелеп берәр эстрада йолдызының концертын карыйлармы икән… ә тамаша залы безнеке кадәр 2–3 зурлыкта, буш урыннар булса да берничә булгандыр…

 

   Мин синең тәнеңне түгел, җаныңны дәвалармын…

 

     Офыклар артында гына бәхетле еллар… Искиткеч табигать җанлы кыз Күшәр авылының табигатен аркылыга-буйга буйлаган, аның һәр кешесенә сокланган, кулыннан килгән кадәр ярдәм иткән, мәктәбендә белем алган, якты киләчәккә ышанып, шәфкать туташы булырга хыялланып укырга кергән. Хыялы тормышка ашырга бер адым калганда, авариягә очрап, барысы да асты өскә килгән. Умыртка баганасына зыян килеп, бер-бер артлы ясалган операцияләрне онытырлыкмыни; “Ник мин?” дигән сорауга җавап таба алмый интеккән аннан соңгы яшәешне бүген дә тыныч кына искә алып булмый. Бер-бер артлы шифаханәләр, аларга бару газаплары…

     “Миңа гел яхшы кешеләр генә очрады, “Искра” колхозы рәисе Фәйзи ага Галиев яхшы дип саналган шифаханәгә юллама табып бирде. Ә мин, ятып кына тора алам, Казанга алып бару өчен машинага кровать куйдылар, ятып бардым…Чит илгә самолет белән очулар… Ул вакытта 19 яшьлек кызның коляскада утыруын күңел халәтем кабул итә алмады. Шулай да 35 ел коляскада утыручы 70 яшьлек ханымның китаплар язып, актив тормыш белән яшәвенә сокланып кайттым, тик ул чакта аякка басармын кебек иде; аннан соң да шифаханәләр күп булды. 1984 елда Латвиягә алып бардылар. Менә шул санаторийда табиб-психотерапевт Александр Павлович Волков белән таныштым.

     Ул миңа танышканда :“Мин синең тәнеңне түгел, җаныңны дәвалармын…”, диде һәм шулай булды да.Ул миңа рухи яктан ныгырга ярдәм итте. Минем аңа рәхмәтем бик зур…”,– дип сөйли Рүзия, елмаеп та ала, ихтыяр көченең зурлыгына, рухының ныклыгына шаккатмалы… Гомер буе гел янәшә булган әнисе Гөлзада апага да, китапларын чыгарырга ярдәм итүчеләргә дә ихлас рәхмәтле ул.

     Галия Салих кызы биографиясе белән таныштыра, ул да түгел, стенадагы экранда видеоклиплар, видеотапшырулар күрсәтелә. Алсу, Азат Фазлыевлар, Фаил Сәфәров Рүзиянең шигыренә язылган җырларны башкаралар. Дусты, “Риваять” группасының җитәкчесе Руслан Габитов курай белән думбрада уйный, җырлый, үзе биеп ала, Татарстанның атказанган артисты Илһам Мөхәммәтов шагыйрәнең шигырен сөйли, давыл булып якташы, “Болгар” радиосында эшләүче Миләүшә Насыйбуллина шигырь укып чәчәк бүләк итә… Рүзиянең шигырь укуына күңел ял итә…

 

   Эшемне Рүзия апа белән башладым

 

     “1 декабрь көнне әлеге мәдәният сараеның директор урынбасары итеп билгеләделәр. 4 декабрьдә Рүзия апаның кичәсен үткәрүне планлаштырдык. Шундый хыялым бар иде электән, иҗатына да, ихтыяр көченә дә сокланам. Үзенә әйткәләп карадым, каршы килде башта… аралаша торгач, без бер-беребезне аңладык. Тамаша залы зур.

     Куркытты билгеле, тик мин мондагы халыкны беләм, аралашабыз, кылларын тарткалап карадым, үткәр генә киләбез, диючеләр күп булды. Өлкәннәр белән беррәттән 5нче татар гимназиясендә укучы яшьләребез килүе сокландыра. Дербышкада урнашкан психоневрологик интернат балалары да, мәдәният сараена йөрүче ветераннарыбыз да бар, халык актив монда…”– ди әлеге иҗат кичәсен оештырган Азат Фазылҗанов.

     Бәйрәм мәдәният сарае һәм Камаевлар гаиләсе алып килгән сый-нигъмәтле табын артында дәвам итте. Рүзия Мәҗит кызының күңел җылысы бар кешегә җитте…

 

   Сүрия МИНГАТИНА