Рәхмәт сиңа, каләмем!

Тормышымны гөл иттең Син,
Кайчакларда хыялларны көл иттең.
Җылылыгың, яктылыгың белән
Сүнеп киткән көннәремдә уй керттең.

Уйларымда аралаштым,
Үзем ишеләр белән.
Юлларымда күрештердең,
Яхшы кешеләр белән.
Син эзләдең һәрчакта да,
Гади, эчкерсезләрне.
Юктан да эш таба белгән
Тиктормас, көчлеләрне.
Синең нурың сизеп микән,
Бик күпләр серен чиште.
Аларны кызганып кайчак
Күңелем яшен түкте.
Бәллүр үк булмасалар да,
Гади минем каләмем.
Яшәтәсең, яшьнәтәсең,
Рәхмәт сиңа, каләмем!
11 май, 2016 ел.
Зәмирә Сәмигуллина,

Саба, Олы Шытсу авылы