Раилә Нигъмәтҗанова (Гайнуллина)

Мин, Раилә Нигъмәтҗанова (Гайнуллина),  1995нче елның 13нче маенда Арча районы Утар -Аты авылында дөньяга килгәнмен. Без гаиләдә ике бала. Апаем белән икебез кечкенәдә якын дуслар. Әти-әниемә мин бик рәхмәтле, алар безгә яхшы тәрбия биреп,төрле эшкә өйрәтеп үстергәннәр.
Мин кечкенәдән сәньгатькә, шигърияткә гашыйк булганмын. Иң беренче шигырем дүртенче сыйныфта укыганда язылды. Ул «Эт» дип аталган дүртьюллык шигырь иде. Берничә ел үткәч тагын яңалары язылды, ләкин алар бүгенге көндә сакланып калынмаган. Икенче сыйныфта укыганда, мин үз теләгем белән, мәчеттә дин дәресләренә йөри башладым. Арча районы арасында уздырылган «Зирәк бала» бәйгесендә икенче урынны алып, дипломлы булдым.

Мин күбрәк сынлы-сәнгатькә гашыйк идем, кечкенә чактагы хыялым: ул — картиналар язу иде. Башлангыч сыйныфта мине шулай ук рәсем сәньгате буенча район күләмендә уздырылган ярышларга алып баралар иде.
2011нче елда мәктәпне тәмамлагач,»Казан технология һәм дизайн» көллиятенә укырга кердем, ләкин шәһәр тормышына ияләшә алмыйча, кире туган авылыма кайттым.
Хәзерге вакытта Әтнә районы Иске Мәңгәр авылында — тормышта. Тормыш иптәшем Илнур белән ике кыз үстерәбез.
Шушы көннәрдә,шигырь язу сәләте миндә тулаем ачылды булса кирәк.

Марсель Галиев иҗатын бик яратып укыйм. Инде шигырь язуым күп елларга тукталып тормас дип ышанам.