Сөеп була икән…

Сөеп була икән күрешми дә,
Айлы төндэ кочып- үбешми дә,
Иреннәрнең тәмен татымый да,
Ишегенә хәтта шакымый да.

Сөеп була икән күрми генә,
Куен җылысын да белми генә.
Җан җылыңны читтән биреп кенә,
Кайгы шатлыгын да бүлеп кенә.

Сөеп була икән шашып –шашып,
Уй-хыялларда бергә адашып.
Исемнәрен пышылдап, саташып,
Барлыгын белүдән күккә ашып.

Сөю бит ул чакрымнар санамый,
Байлык, мал-мөлкәтен дә санламый.
Бары тик җаннар җанга берегә,
Йөрәкләр бәйләнә бер-беренә…

Рүзия Камаева,

Күшәр авылы