Сөю балкышы 

Мең йолдыз атылды, 
мең төсмер балкыды 
ул төннең күзендә. 
Галәмнең хуҗасы күз кысты 
ике җан алкышын күрде дә… 

Сөюнең балкышы, 
җиһаннан яшергән саф хисе 
юшкынлы туңлыкка өрде дә, 
богаудан ычкынган күңелне эретте, 
ишелгән ярларны күмде дә… 

Биедек ул кичтә бик озак, 
әйтерсең, акылны бикләде мең йозак 
( тартты шул бу тозак). 
Син дә мин – бу төннең хуҗасы, 
мәхәббәт вакытны туктатты. 

Сыналып табынган бу сөю, 
ни гаҗәп, бер сүздән кузгатты… 
Хәтердә әйләнә күзләрең, 
яңара сихерле сүзләрең… 
Мин сине күреп тә туймадым!… 

Сүрия Мингатина
10.08. 2018 

 





Оставить комментарий

avatar
  Подписаться  
Уведомление о