Сабак

    Төрмә мине кеше итте, сабак бирде…Ул сөйли дә сөйли, ә мин авыз ачып тыңлап утырам. Өмет белән өметсезлек арасында тилмергән, җавапсыз сагыштан арган, билгесезлек белән сыналган әңгәмәдәшемнең язмышы йокыдан уяткандай булды.

Сүрия МИНГАТИНА

  Мин кеше үтердем… — Булган хәл

  Көчлегә сабак бирә

   Озак уйланып йөрдем. Мең кат чагыштырдым. Язмыш микән бу, әллә Ходай тарафыннан бирелгән кырыс сынаумы? Тәкъдир үзгәрми, язылган булмый калмый, шул көе кабул ит, диюләре хакмы?! Әллә әйләнә-тирә мохитнең, без, кешеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсеме? Закон сагында торучыларның кеше язмышларына битарафлыгы үз ролен уйныймы? “Минем кебекләр күпме анда, чын җинаятьчеләре бармак белән генә санарлык… Андыйлар: “Утырып кына чыгыйм, суям, үтерәм”, дип ирек көтә. Алар куркыныч. Төрмә түбән тәгәрәгәнне тагын да тәгәрәтә, көчлегә сабак бирә, үзе теләгәнне аякка бастырып, кеше итә икән. Кайда югалтып, кайда табасын берәү дә белми.

   Менә мин дә төрмәгә эләкмәсәм эчеп үлгән булыр идем, суга батканда тотынырга салам да ярый икән, күңелне тынычландыра… Ялгыз гына дөреслекне таба алмаячагымны аңлагач, Алла исемә төште. Әкренләп догалар өйрәнә башладым, намаз укымасам да, шул догаларны укып күңелемә, тәнемә тынычлык таптым. Иң гаҗәбе: үземә таба сузылган “күренмәс кул”ны тойдым. Тормышым җиңеләеп, уңайга китте. Мин–динле нәсел баласы, кан үзенекен итәме, әллә Аллаһы Тәгалә барыбызны да сынау бирә-бирә иртәме-соңмы үз юлына бастырамы, минем дә, бик соңлап булса да, дөньяга карашым үзгәрде. Аристотельчәрәк әйтсәм, гаделсезлеккә түзү гаделсезлек эшләүгә караганда мең тапкыр әйбәтрәк икәнен аңлап, тәкъдиргә буйсындым.

   Башта авыр булды, тик Аллаһы Тәгалә мине ташламады, күз алдыма да китермәгән, уйлый да алмаган дәрәҗәләргә ирештем, минем бернинди белемем юк, тик мине тумыштан рәссам, дип әйтәләр. Төрмәдә дә рәсем ясадым, республикакүләм үткәрелгән Болгарга бәйле конкурста катнашып, беренче урын алдым. Эшләремне Россия күләмендә уза торган бәйгегә җибәрделәр. Куркыныч “статья” белән утыргач, беренче урын бирә алмаганнар, икенче урынга калдым. Миңа мөнәсәбәт тә үзгәрде… Аллаһы Тәгалә минем бар кылганымны, уй–фикеремне белүче һәм мин моның шулай икәненә инандым, ул “үз кулы” белән миңа адәм баласы чыгарган хөкем карарын үзгәртте. Судья 7 елга хөкем иткән иде, 4 елдан иреккә чыктым… Җиде ел эчмим инде, тартмыйм да. Хәтта юлда яткан, иясез әйберләргә дә тимәскә өйрәндем…

   Кайткансың бит инде

    Хатын сугышып, талашып яшәп, үгетләп аргач, ташлап киткән иде, кызларым аралашмый башлады. Хатынның төрмәгә хәл белергә килүен дә Аллаһы Тәгалә могҗизасы итеп кабул иттем… Хәзер хатын белән дә үбешеп кенә торабыз, кызларым да әниләре белән бергә кире кайтты, бер-бер артлы икесен дә кияүгә бирдем, онык көтәбез. Ә бит кайта-кайтышка торырга урын да юк иде… Тилмергәндә нотариустан килделәр, әти иске фатирын васыять итеп калдырган икән. Шул фатирга евроремонт ясадым. Эш кенә табасы калды. Төрмәдә утыручыга түгел, замана яшьләре эшсез йөри. Анысына өметләнмәдем дә. Шулай да газетада белдерү күргәч, киттем. Үзебезнең театрга рәссам кирәк икән. Бардым, эшләремне күрсәттем, рәсем ясадым, “Алабыз”, диләр. “Мин төрмәдә утырган кеше”, дим. “Кайткансың бит инде”, диләр. Мин ышанмыйчарак тагын кабатладым: ”Мин кеше үтергән өчен утырдым”дим. “Ярар”, диделәр. Шулай итеп эшле дә булдым. Үзем дә ышана алмыйм, бу бары Аллаһы Тәгаләнең ярдәме… – дип туктап калды.

Пешермәсә дә кирэк…

   Берәү дә мине алда начар тормыш көтә, дип уйламый. “Кайда егыласымны белсәм, түшәк җәеп куяр идем”, дип тикмәгә әйтмәгәннәр борынгылар. Кечкенәдән тыйнак, йомшак күңелле, табигатькә гашыйк, һәр җан иясенә сәлам биргән Дамирга (исем үзгәртелде) һәркем бәхетле киләчәк юрый. Чөнки Ходай тарафыннан бирелгән таланты бар, ул–рәссам. Бернинди уку йорты да бирә алмаслык байлык бар анда. Үзе дә аңлата алмый: ”Бар и все…”,– ди. Берәү булса, кәпрәеп, масаеп, акча эшләр иде, тик гаиләдә икенче бала булып туган Дамирны акча кызыксындырмый, аңа рәсем ясау рәхәтлек бирә. Фатирларының стенасына бүтәннәр обой ябыштырганда ул урман ясый, шундый итеп ясый, бүлмәгә килеп керүгә урманга кереп киткән кебек хис итәсең үзеңне. Берсендә – урман, икенчесендә — болын, өченчесендә – бакча…. Мәктәп яшендәге баланың бу мавыгуларын күрүче булмый калмагандыр анысы, кемдер болай, кемдер тегеләй өйрәтә. Укырга кер, дип әйтүчеләрне тыңлап, уку йортына барып карый, рәсемнәрен күрсәтә, тик аны “Безгә синен үзеннән өйрәнергә кирәк”, дип укырга алмыйлар.

   Улым, опасно

   Шатланырга да, борчылырга да белми өйгә кайтып кергән улына әти кеше үзенчә киңәш бирә. “Кулга, улым, бер һөнәр кирәк, заводка кер”,– ди. Күндәм бала каршы килми. Хезмәт биографиясе станоктан башлана. Төп эше завод булса, янәшә атлаганы–рәсем. Тора бара урыннары да алышына. Өйләнә, гаилә арта. Тормыш үз мәшәкатьләрен куя. Чишелгәне, чишелмәгәне… табып кара дөрес карарны, үзеннән соң туган бер сеңелесенең “телсез”, гомер көзендә әтисенең сукыр калуы иңнәрне “бөгә”… ярдәмгә аракы килә, артык баш ташлап эчмәсә дә, еш куллана башлый. Аракы белән янәшә шәфкатен югалтмаган йөрәк тә бар бит әле… Ярдәмгә мохтаҗларны үтеп китә алмый. Ялгыз яшәгән Степан бабайга багыш–күреш итә, көн итәргә булыша башлый.

   “Ул көнне дә хәлен белергә барган идем. 50 яшем тулырга 10 көн калган иде. Барып керсәм, бер ир-ат белән кабып утыралар, таза, нык гәүдәле…мина да салдылар, бер рюмка аңа кадәр дә тоткан идем. Өстәлде, тик баш югалтыр дәрәҗәдә түгел идем. Кем булып эшләвемне сорады икенчесе, рәссам диюем ошамады, “сез– җебегән халык…” дип тезеп, үзенең кайларда эшләгәнен санап китте. Ә мин мактанганны яратмыйм, туктатырга тырыштым. Шунда башланды инде кимсетүләр, дәшмәгән булсам бәлки үтәр дә иде. Хатын, балаларга килеп терәлгәч, ир кеше сүзсез кала аламыни, иң авырткан җир бит ул… Берара бабайның “Улым, опасно”, дигәнен генә ишеттем. Борылсам, пычак тоткан бу, миңа килә, ә мин армиядә булган, чик саклаган егет, торып, прием белән пычагын алырга дип күтәрүем булды, үзенең пычагы үзенә барып керде…азапланмады да… шулай итеп кеше үтердем мин. Гомеремдә ялгышып кына булса да, үтерүче булырмын, дип уйламаган идем.

   Тормыш куркыныч

   сабакКүрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, дип шуңа әйтәләр икән. Биш минут утырдым да, чыгып милициягә шалтыраттым. Килделәр дә алып киттеләр. Башта “самоборона” дип барганнар иде, без бай кешеләр түгел, әни фатирын сатып та йөреп караган иде, соңыннан барыбер “алдан уйлап кеше үтергән” булып чыктым. Үтерүче исемен шулай күтәрдем, дөрес хөкем итмәү дә күмер кебек, пешермәмә дә пычрата. Гаепсез мин димим… тик саклану белән белеп эшләү арасында аерма зур дип беләм. Гаепсез икәнемне, дөресрәге үтерәм дип үтермәгәнемне аңлата алмадым, хөкем итүчеләр дә аңларга теләмәделәр. Кулга алып Чистайга җибәрделәр. Төрмә тормышы башланды… Анда да рәссамнар кирәк булып чыкты, үземне аерым бүлмәгә күчерделәр….калганы сиңа билгеле. ”, –дип туктап калды.

Төрмә түгел, бу тормыш куркыныч

   “Ут кебек салкын бүлмәдә, син дә эреп кара”… Дамир сөйли, ә мин нишләптер Мөдәррис Әгъләмовның әнә шул ике юллыгын кабатлыйм. Әллә бу безнең яшәешебезне чагылдырамы? Бу тормыш шул дәрәҗәдә куркынычка әйләнеп барамы, кешегә үзен аңлау өчен шулай түбән тәгәрәргә кирәкме, әллә безнең җәмгыять безне яклый алмыймы? Сорауларга җавап табып кара син. Дамир да бит әнә: “Төрмә түгел, бу тормыш куркыныч”, ди. Өстәп сорап куя: “Ник бер төрмәдә утырган кеше иреккә чыккач, кабат төрмәне сайлый?” Юк-бар җинаять эшләп булса да кире кайта.

   Чөнки анда бар да акка кара белән язылган, башы-ахыры күренмәгән түләүләр юк, көнгә өч мәртәбә ашаталар, чиста урын җирдә йоклаталар, бар да бар, бары үзеңне дөрес тотып, башкалар белән дөрес итеп аралаша белергә генә кирәк. Ә монда кеше кая барып бәрелергә белми, ничек җан асрарга? Ярый мине Ходай ташламады, әнием укыган, үзем белгән догалар коткарды. Мине бу тормышта кабул иттеләр, миңа бәхет елмайды, ә башкалар… аларның торыр җире дә, эшләр эше дә юк, кая барсын алар… кеше кешегә кирәкми торган заман, аерым тормыш көтү куркыныч ул”, – дип сөйли дә сөйли.

   Соң булса да аңладым…

   Минем югалып калуымны күрепме, “Ә шулай да яшәү рәхәт, үз урыныңны табып, дөнья матурлыгын күрә белергә кирәк. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң… ике эз турындагы риваятьтәгечә, урыны-урыны белән ул безне күтәреп тә бара икән. Мин моңа ышандым. Соң булса да аңладым… Әнием исән, телсез кызында яши, аның гаиләсендә ул артык кеше. Минем өчен фатирсыз калды, аңа да бер өй алып бирәсем килә, яшәсен иде әле, минем өчен түккән күз яшьләренә торыр иде ул өй, картлык көнендә таяныч була алсам иде аңа. Туганнарымны барлап, һәрберсенең хәлен белеп кайттым, гомер бик аз бирелгән… Әти каберенә зыярәт кылдым, шәҗәрәбезне төзим, дүрт буынын таптым, калганын эзлим әле, оныклар да без яшәгәнне белергә тиеш… начармы, яхшымы бу җир йөзенә килгәнбез, гел начарлыклар гына калмый бит бездән дә…”, –ди.
   Бәхет аз биреп, күпне сорый. Дамирны тыңлагач, үзеңне дә, тормышны да бәяли башлыйсың. Хакы гына ни дәрәҗәдә…