Сабантуй

   Байлар өйдәме?!

Әлеге бирнә җыю йоласы туган авылым – Әтнә районы Түбән Шашы авылында кайчан, ничек барлыкка килгән, бу хакта анык кына белүче дә юк. Күптән булса кирәк. Шунысы гаҗәп, авылыбыздан кул сузымында гына урнашкан күрше авылларда юк әлеге гореф-гадәт. Дөрес, бирнә җыю белән бәйле төрле исемдәге, төрле эчтәлектәге бәйрәмнәр халкыбызда шактый, әмма нәкъ менә “Байлар өйдәме?” бәйрәме – бары бездә генә! Үзебезчә, Әтнә ягына хас булганча соңгы иҗеген “ә”ләштереп, “Байлар өйдәмә?” дип атый аны авылдашларым. Ә нигә нәкъ менә “Байлар өйдәмә?”, нигә “Хуҗалар өйдәмә?” яки “Абзый, түти өйдәмә?” түгел – монысы инде киләчәктә фольклорчылар чишәргә тиешле табышмактыр дип уйлыйм. Шулай да халкым “байлар” дип атап, йорт хуҗаларын олылый, зурлый, бирнә бүләкләренең затлы булачагына ишарә итәдер кебек тоела.

…Сабан туе атнасы, авыл әллә нинди үзгә бер җиңеллек белән, үзгә бер хасият, тыенкы ашкыну белән яши. Араннардагы чабышкылар гына түгел, кеше күңеле дә үзгәрә: үткәннәрдән саркыган якты сагыш та, киләчәк көнгә төбәлгән татлы өмет тә бар анда. Нәкъ менә шундый көннәрнең берендә авылда хәбәр тарала: иртәгә байлар өйдәмә! Өйләрдә күңелле ыгы-зыгы куба, күптән әзер бүләкләр, киеләсе матур күлмәкләр-яулыклар, балаларның өс-башы тагын бер кат барлана.

Яңа көн туа. Авыл иртәсе. Маллар көтүгә куылган, йорт-ихата да бер кат күздән кичерелгән. Менә берзаман авыл башыннан бәйрәмчә бизәлгән атларның кыңгырау тавышлары, аларга кушылып гармун моңнары ишетелә. Ул да булмый, авыл башындагы беренче йорт каршында көр тавыш яңгырый: “Байлар өйдәмәү!….” Шушы сүзне генә көтеп торганнар диярсең, йорт хуҗалары үзләре дә күренә: “Өйдә, өйдә!” Тирә-як шау-гөр килә. Бер-береңне котлау китә: “Сабантуйлары мөбәрак булсын!, Илләр имин, дөньялар тыныч булсын!..” Авылыбызның мөхтәрәм агайлары кулында – бирнә эләргә колгалар, милли киемнән тагын да гүзәлләнеп киткән яшь кызлар кулында – Сабантуйга йомырка җыю өчен чиләкләр. Әнә шулай авыл башыннан башланган күркәм тамаша урам буйлап дәвам итә.Эчтән генә изге теләк тели-тели апалар колгага бүләкләрен бәйли. Быел гына авылга килен булып төшкән яшь ханымнар бирнәгә ирләр күлмәге әзерләгән. Чабышта соңгы килгән атка, йөгерештә соңгы килгән малайга дип атап бирелгән нәзер бүләкләре бигрәк тә күп. Кара әле, гаҗәпләнерлек бит – никадәр кешелекле, кечелекле безнең халкыбыз – беренче килгән ат та, йөгерешче дә болай да зур бүләккә, шөһрәткә лаек була, ә күңеле белән нәүмиз калган җиңелүчене әнә ничек күтәрәләр, сөенеч бүләк итәләр! Милләтемнең зирәклеге дә, шәфкать тулы йөрәге дә шулай ачыла. “Байлар өйдәмә?”не бизәлгән атлар, колга тоткан агайлар белән генә бетә дисәгез, нык ялгышасыз. Бәйрәмнең иң кызыгы – алда. Нәкъ шулай! Кулларына кечкенә янчыклар (заманалар үзгәрү белән янчыкларны пакет-сумкалар алмаштырды алмаштыруын) тоткан авылның барча бала-чагасы җан-фәрманга урам буйлап кәнфит җыя! “Кызым яки улым, йөгереп йөрмәгез, җигүле ат янәшәсеннән генә, җай гына җыегыз кәнфитне”, — дип, әниләренең өйдән кисәтеп чыгарганнары күптән онытылган инде – тирләп-пешеп, йөгереп-чабып, хәлсерәп тә җыймагач ул кәнфитне, “Байлар өйдәмә?” елга бер генә килә ләбаса! Җәй башы бик кызу килгән елларда безнең әти капка төбенә чүмече-ние белән бер чиләк су чыгарып куя. Йөгереп барган шәпкә генә (туктап тору юк, кәнфитне җыеп бетерсәләр!) су эчеп, хәл алып китә авылыбызның үтә җитез малай-шалае. Хәлсерәү бер нәрсә, ә авылның теге очына чыгып җиттем дигәндә генә пакетың тулса, әле алай гына да түгел, ертылып ук китсә, менә монысы инде чыннан да авыртмаган башка тимер тарак! Әле кәнфит җыю гынамы, өйгә әйләнеп кайткач, хәзинәңне бушатып, мактанышу, кәнфитләрне сортларга аеру, санау!.. Ел буена җитәрлек шатлык әнә шулай “Байлар өйдәмә?”дән паектларыбызга тулып кайта иде безнең!

   Белмим, сугыштан соңгы авыр елларда “Байлар өйдәмә?” үткәнме-юкмы, әмма әтиемнең сабый чагындагы бирнә җыю йоласыннан 60-70 еллар фотосы гаилә архивыбызда саклана әле. Нигә еракка китәргә, 90 елларның болгавыр чорында да бер кило кәнфитнең әҗәл даруыдай кадерле чаклары бар иде бит. Шул еллардан гаиләбездә гел көлеп искә төшерә торган бер хатирә бар: “Байлар өйдәмә?” җитә, ә балаларга өләшергә кәнфит юк. Кайдан табарга? Ничек инде гомер буе балаларны сөендереп тә, быел ул саваплы эштән коры калырга?! Шулай борчылып йөргәндә, күрше Мари Иленең Шиншә авылы кибетендә кәнфит саталар икән дигән ымсындыргыч хәбәр тарала.

Туганыбыз Гадел абый белән әни, 9 яшьлек апам Гүзәлне дә алып, бишекле мотоциклда юлга чыгалар. Килеп җитәләр, бер кеше башына бер кило гына кәнфит саталар. Ә “Байлар өйдәмә?”гә бер генә кило җитми бит! Мәсьәлә яшен тизлегендә хәл ителә, Гүзәл апамны күрше кызы дип атап, аңа да аерым кәнфит үлчәтүгә ирешәләр. Әнә шулай юклык елларда да күз карасыдай сакланган, авылыбызның бәгыренә кереп урнашкан, горурлыгы булган “Байлар өйдәмә?”нең тамырына берничә ел элек ваемсызрак бәндәләр,“Бирнәгә җыелган ситса-сөлгеләр Сабантуйда нигә хаҗәт, бәйрәм бүләкләрен барыбер күмәк хуҗалык ала бит”, — дип, балта чабарга да омтылдылар. Авылыбызның аксакалларыннан башлап бот буе бала-чагасына кадәр бик гарьләнде бу сүзләрне ишетеп. Аллага шөкер, хуҗалык, авыл җитәкчелегенең әлеге уникаль йоланы саклап калырга акыллары да, күңел киңлеге дә җитте. Сабан туе атнасында көчле яңгырлар явып, авыл урамында итек киеп йөрерлек булса да, көннәр салкынга яки бик кызуга китсә дә, “Байлар өйдәмә?” барыбер үткәрелә, махсус шушы бәйрәмгә дип авылыбыз тумалары нәни балаларын, оныкларын кунакка алып кайта, күрше-тирә авыллардан да кызыгып карарга килүчеләр була.

    Мин үзем дә “Байлар өйдәмә?”ләрдә кәнфит җыеп үскән кеше. Менә хәзер дә күзләремне йомсам, күз алдыма инде күптән мәрхүм күршебез Галия апа кызыл кувшинына Мәскәү кәнфитләрен тутырып (кызы Мәскәүдән посылка белән махсус сала!), Гөлсем, Зәйтүнә, Бибинур, Асия, Саймә әбиләр, мәңге шат күңелле күршебез Наилә апа алъяпкыч итәгенә тәм-томнарын төйнәп, Равил бабам, Миңлехай, Кави бабайлар авыл агайларына хас булганча тыйнаклык, олпатлык белән капка төбенә чыгып утырулары, “Байлар өйдәмә?”нең безнең турыга килеп җитүләрен түземсезлек белән көтүләре килеп баса. Безнең өчен могъҗизага тиң булган ямь-яшел йомыркалар пешереп алып чыккан, күрше-тирә балаларын шаккатырудан тәм тапкан Гыйльминур әби белән Нәби бабай… Әйе, ни хәл итәсең, буыннар алмашына, кичә кәнфит җыйган балалар бүген инде үзләре әти-әни булып, пакет тотып авыл буйлап йөгергән яшь буынны сөендерә. “Байлар өйдәмә?” әнә шулай авылыбыз тарихын барлый, чорлар дисбесен ялгап, киләчәккә бара. Быел да, Сабантуй дип җилкенгән күңелләргә шаян рух, күтәренке кәеф өстәп, туган авылым Түбән Шашыда “Байлар өйдәмә?” дигән дәртле аваз яңгырар. Йомшак кулларына янчык тотып, тәмле кәнфитләрне инде нәни улым җыяр. Бирсен Ходай!

Гөлүсә Батталова,

Әтнә районы, Түбән Шашы-Күәм