Сагынасың син дә…

Бәхәсләшеп җанда
ике “Мин” көрәшә…
Фани дөнья чоңгылында
үткән белән киләчәкне күреп
бер мизгелдә
бертөслелек рух сындыра.

Табигатьнең кыллы оркестры
аһәңле җыр суза бу минутта…
Әйткән җылы сүзең –
саплам бер нур…
тишеп үтеп мең кат
бикле боз төпкелен,
яшь агыза…

Өметләнеп җаным оча
охшап көнгә,
елак һава кыр себерә…
Җиде катлам күктән иңгән
зәгыйфь бер нур
ымсындыра.

Сәер халәт…
курку-катыш ялынамын
йа, Илаһым, кызыктырма.
Өметсез “мин” каршы килеп,
бәхетемә күсәк ора…
Кайтавазың аңны өтә…
ашыга-ашыга кабатлыймын:
“Сагынамын… мин дә!”

Сүрия Мингатина,

31.03.2017