Сагындыра икән…

Сагындыра икән читкә киткәч
Капка төбе, ишек аллары.
Су буенда үскән бөдрә таллар,
Кичләрендә талгын утлары.

Сагындыра икән һәр бер сукмак,
Шау- гөр килеп үскән урманнар.
Сандугачлар моңына кушылып
Алсуланып аткан ал таңнар.

Сагындыра икән язларында,
Ярга ташып аккан ташулар.
Печән чабып, бергә көтү көткән
Яшел уҗымлы кырлар, басулар.

Сагындыра икән сагындыра
Туган авылым, туган нигезем.
Сагындыра уйнап үскән дуслар,
Сагындыра әни-әтием.

Гөлбаниз Сәгыйдуллина,

Теләче, Олы Нырсы авылы