Сания Әхмәтҗанова хикмәте

   Гомер буе өйрәнеп тә, өйрәнеп бетә алмаган шагыйрьләр бар.  Аларны укыйсың, көйлисең, сокланасың. Кат-кат укылганнан соң да,  кул астында булсын дип, шигырьләрен  дәфтәр битләренә  язып куясың. Онытылган да кебек була,  тик юк. Җаның  уйнаган чакта кылт итеп исеңә төшә. Эзләп аласың,  кабат укыйсың, юл күрсәткәндәй була. Уйлавы  соңрак  башлана,  мәгънәсенә  еллар үтә-үтә төшенәсең. Бу инде син тәүге тапкыр укыган шигырь түгел, фәлсәфә йота,  шигырьнең, шагыйрәнең хикмәтенә төшенгәндәй буласың. Ә аннан  соң, ул шагыйрә, ул шигырьләр   инде синеке. Тынгысызлыкның икенче этабы башлана, кем ул шагыйрә, безнең кебек түгелен аңлыйсың, кайдан көч ала, ничек яши. Илһам кайдан килә? Сания  Юныс кызы Әхмәтҗанова иҗатын   әнә шулай өйрәнәм, өйрәнеп кенә бетә алмыйм. Укыган саен табышмакка юлыгам. Җырларын  үзалдыма көйләп йөрим.  Ул җырларның күбесенең Сания ханымныкы икәнен соңрак беләм.

 

Фәрман бирсәм, гаскәр-гаскәр сүзләр

Тезелергә тора көйле рәткә…

Дөнья гаме сыйган йөрәгемнең

Һәр сулышы ия көч-кодрәткә…

дип,  хыял-чаптары белән гасырларны кичеп барган Арча кызы ул. Күрше район кызы. Үзеңнекеләр — үзәктә, әнә шул үзеңнекеләрне күрше кызы яза.  Әле ничек яза.  “Мәрҗани”не кайта-кайта укыйм.

 

Кадер киче кемгә хәерхаһ та,

Кемгә чалма милли горурлык?

Заманына күрә бер Мәрҗани

Ничә “мин”гә бүген торырлык.

…Карун Ибрай кебек кара байлар

Аермаган яхшы-яманны:

Мәдрәсәсен химаядән өзгән,

Хур итәм дип Шиһаб имамны.

Милләт бизмәнендә үлчәмичә,

Шәкертләргә салган зыянны…

Халкың нинди- хакың шундый, диеп,

Әйттерәсе килми һаман да;

Мәргәне дә җитә, мәрҗәне дә,

Бер Мәрҗани җитми заманга!

   Укый торгач, әлеге юллар күңелдән кабатлана. Ничек үтемле итеп, бәгырьгә үтәрлек итеп әйтелгән.

   Чират “Безнең Сибгат”кә җитә. Тагын йотылам.

 

“Синең кебек, чорны чорга куйсам,

Кем вөҗданын салыйм бизмәнгә?

Горурлыкны җуйдык, ахры, ваклап,

Мескенлекне ничек булсын аклап?!

Заманага кизән-кизәнмә…

“Тукай яшәр — халкың яшәгәндә!”

Диеп хөкем иткән Хәким бар.

“Безнең Сибгат” дигән нам (исем) алырга,

Арча улы булып саналырга,

Сибгат ага, хәләл хакың бар.

 

   Әле бәхәсләшәм дә. Күңелнең Сибгат аганы Әтнәнеке генә итәсе килә.  Ахырдан килешәм. Бөекләр – халыкныкы! Сания Юныс кызы да Арчаныкы гына түгел инде. Мин аны күптән туганым кебек күрәм. Апам кебек. Шуңадыр азрак шүрләп тә куям. Апалар яхшы күңелле, азрак усал да булганын беләм. 

   Сания апа үзе дә холкын бәяләп

 

Кычыткандай чагам – сайлап кына,

Әрем кебек әрсез – аз гына,

“Үги ана” кайчак – салкын канлы,

Ә җанымда яз һәм наз гына! — дип яза.

   Ә мин әнә шул назны сизеп, курка-курка аңа якынаям.  Магнит кебек тарта. Чөнки  гасырларны кичеп, Нурсолтан, Сөембикә, Фатыйма Солтан, Мөхлисә Буби,  Сара Шәкулова, Җәмилә Юмаева, Фатиха Яушева, Карл Фуксларны өйрәнеп, шигърият дөньясына керткән ханым минем өчен үзе тиңсез йолдыз. Якташым, галимә  Тәэминә Биктимерова белән тиң күрәм.  Сәхибҗамал Гыйззәтуллина – Волжская истәлегенә багышлап язган “Соңлаган сөхбәт”не укыганда  дерт итеп туктап калам. Сания апаның тыйнаклыгы сокландыра.

 

“Онытыгыз…”

Юк, онытмас тарих.

…Ә бит аңа ул чак булган икән ,

Тулган икән бары унтугыз.

Миңа да бит өч кат… нәкъ унтугыз,

Шигъри сәхнә яулыйм, эш тыгыз.

Калфак киеп, челтәр шәл япкач та,

Кем әле без? Ипләп алкышлагыз…

Чү, туктагыз, зурдан куптыгыз…

Тукай аның исемен ташка уйган,

Исәнбәтләр “Гөлҗамал”ны куйган…

“Ябык” тарих ачкычларны җуйган-

Чор – безнеке, диеп мактанма…

— Мондый ак шәл, әби, синдә дә бар,

Калфагың да шуңа охшаган…

— Бу ханбикә, сирәк бикәләргә,

Милләт кызларына чорлар әле

Бәя бирер, улым, ышанам…

   Менә кайда ул буыннар бәйләнеше. Бал онык әбисеннән татар тарихын өйрәнә.

 

Күкләр биргән данлы хөкем –

Татар булу бәхете.

Миңа язган тәкъдирем ул,

Горурлыгым тәхете,

дип, Сания Юныс кызы тарихыбызны мирас итеп, иңнәрендә күтәрүче бүген.  Менә кайдан ала ул илһамны, язар өчен азыкны. Татарлыгыннан, үзенең милләтеннән.  Тик тынычлана гына алмый…

 

Минем чорым, минем дәверем бу!

Үзем менә белмим, кайдагы?

Кая барам? Дүрт ягым да  кыйбла –

Мин – заманның башсыз җайдагы.

Күңел күзем үткенләнә төшә,

Тоеп йолдызларның яктысын…

   дип,  татарның киләчәге хакында уйлаудан туктамый.

   Гасыр буйлап сәфәрдә йөргән шагыйрә тарафыннан  язылган “Язмышлар такыясы”  исемле китабын укыганда кичергән хисләр өермәсен  тасвирлап бирә алырмын дип уйламыйм.  Тулгач  түгелә, диләр.  Мин дә түгелдем.

 

 

   Әлеге китап минем өстәлемдә бик кадерле бүләк булып  саклана.  Остазым, дустым, якташымның күптән көтелгән китабы! Сания апаның бүләк итеп җибәргән китабы!

   Мин ул китапны алу шатлыгын сурәтләп, “В контакте” челтәрендәге  үземнең стенама язып та куйганмын:

    “Вакыт тыгыз: әйләнәм дә киләм, әйләнәм дә киләм китап янына, шигырьләрне берәрләп укыйм да китәм. Чөнки алар гади генә түгел, аңлыйсы, шуның белән яшәп аласы, шул җирлектә буласы бар. Үземне танымыйм: кухняда да шушы китап, залда да… Әйбәт буласына шигем юк иде, тик бу кадәр үк… Кыскасы, чумдым мин бу китапка. Йотылдым. Китап кына түгел, энциклопедия! Шигырьләр генә дә түгел!.. Яратам үзем белмәгәнне укырга. Мин белгән Сания Әхмәтҗанова тагын юкка чыкты, мин аны янәдән өйрәнәм, ачам! Яратам ачышларны!”

 

Бу – чын, бу ясалма түгел. Моңа киләләр…

 

      Горур, зыялы, затлы. Төз буй-сын. Татар кызына гына хас тыйнаклык та, усаллык та, чибәрлек тә мулдан бирелгән. Сания ханым калфак киеп сәхнәдән узганда, сөйләгәндә күз алалмый карап торам.  Сөйкемлелектә тиңнәр юк. Мин инде Сания ханымны якыннан беләм. Утка очкан күбәләк күк, “Ызандашлар”  төркеме әгъзалары белән дистәгә якын  кеше җыйналып, шагыйрәнең күркәм юбилеена Язучылар союзына бардык. Сәбәбе дә бар: Сания Әхмәтҗанова “Ызандашлар” төркемендәге статуслы бердәнбер шагыйрә, ул — безнең остазыбыз. Әле ул вакытта шагыйрәне читтән генә беләм. Курка-курка гына якынайган мәл. Бик күрәсе килә үзен. Беләсе килә. Аннан да бигрәк юбилее белән котлыйсы килә. Якташларының, дусларының хөрмәтен күрсәтәсебез килә.  Дөрес, без зур кешеләр түгел түгелен, ул чакта анысы уйланмаган. Сания ханым “Программа бик тыгыз, беркемне дә  сәхнәгә үткәрмәсләр”, дип  алдан әйтсә дә, әрсезлек җитә. Кертмәсәләр ни, без залда утырырга да риза дип,  барып кердек.  Юбилей кичәсе башланганчы гаҗәпкә калдырганы: залда алма төшәр урын булмау. Тагын да гаҗәбе, студентлар белән тулмаган зал, районнардан авыл апалары килгән. Дәүләт җитәкчеләре, язучылар, шагыйрьләр, район җитәкчеләре —  санап бетерәм димә. Һәм без алар арасында. Шаккатып як-ягыма карануымны күреп булса кирәк, шагыйрә  Нәҗибә апа Сафина: “Моңа киләләр. Бу – чын, бу ясалма түгел.  Яратмаса, кешене китерәм димә”, — дип бәяләп тә өлгерде. Горурлануның чиге юк. Күңел инде залга гына риза түгел. Тәвәккәлләп, тарткалашып, үзсүзләнеп сәхнәгә чыктык. Үзебезчә зурлап котладык, Гөлүсә Батталова шигырь язды, мин укыдым, истәлек бүләкне бергәләп тапшырдык. Тик без түгел, Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова безне зурлап, халык белән  таныштырып, үз бәясен биреп, күтәреп куйды. Аның бар дөнья сыйган йөрәгендә без дә үз урыныбызны алдык.  Шагыйрәнең халыкныкы икәнлегенә  мин шунда тагын бер кат инандым. Бу да яңалык булмас.

 

       Ә менә Сания ханым кебек шагыйрәнең шигырь сөючеләр белән эшләп, аларның иҗатын анализлап, мастер-класслар үткәрүен күпләр белми булыр.  Ватсап төркемендә дә, очрашуларда  да ул безгә шигърият серләрен ачып, юнәлеш күрсәтә. Язганыбызны укып, аны анализлап, кабат-кабат эшләргә өйрәтә. Безнең кебек каләм тибрәтүчеләргә бу шагыйрә сабакларының ярдәмен язып карамаган аңламас. Бәйгеләр оештырып, сәләтлеләрне күтәрә белде. Гөлүсә Батталова – Сания Гәрәбәнең бүләгенә әнә шул вакытта ук лаек булган шагыйрә. Зурлап чакырып, зурлап бәяләп, Әтнә шагыйрәсенә үз бәясен бирүче дә ул. Ә Сания Юныс кызының бәясе  саллы. Язучылар союзы уздырган остаханәләргә катнашучыларга да иҗади характеристика язучы  ул.  Ничек итеп язучы әле!.. Башлап каләм тибрәтүченең матур үрнәкләрен күрсәтеп, юнәлеш биреп, зурлап башкаларга тәкъдим итүче. Ничек шуннан соң шигърияткә гашыйк булмыйсың ди…

 

    Иҗат кешесен азрак хыялый, дип бәялиләр. Янәсе бик дөрес кешеләр түгел. Күктә очучылар. Анысы да хактыр. Тик бу бәя Сания ханымга бер дә туры килми, ул – җир кешесе. Ул безнең күк очып йөрми, анда акыл өстенлек итә. Чөнки ул – укытучы. Укытучылык  —  аның канында. Булса була бит ул осталык, талант. Ул укытучы булып туган.  Аның дәрескә ничек дулкынланып әзерләнгәнен белүчеләр дә булдык әле без. Арча халкының үз шагыйрәсен күтәрә белүенә дә бергәләп куандык. “Әдәби хәзинә” , “Яшәү яме”ндә Сания Әхмәтҗанова чыгыш ясаса,  без — тын алмый тыңлаучылар… Хөрмәт, соклану, горурлану шулай арта.

 

Укучысыз остазларның

Даны да кыска була,

Кемнең алмаш дәвамы бар,

Шулар чын оста була,

дип яза Сания ханым укытучы Галимә турында. Бу юллар аның  үзенә дә туры килә. Без, аның укучылары, дуслары, соңга таба, шагыйрәнең дәресләреннән соң,  үзенә дә фикерләребезне  курыкмый әйтә башладык. Без җиткергән фикерләрне кабул итеп, безнең белән үз тиңе итеп  аралаша белүе генә дә ни тора аның. Бу дәрәҗәле шагыйрәгә зур бәя дип уйлыйм. Халыкныкы була белү сәләте бу.

     Тарих кына яза икән Сания Әхмәтҗанова дип уйлый күрмәгез. Бу җөмләм аның бар китапларын укымаучылар өчен. Сания-Гәрәбә  язган мәхәббәт, бәхет, тормыш турындагы шигырьләр  бөтереп алып кереп китә дә үзеннән җибәрми.  Мәхәббәт шигырьләрен бар да яза, шунлыктан аларга тукталасы итмәдем. Аннан соң Сания Юныс кызының шигырьләренә язылмаган көйләр сирәк. Ул шигырьләр язганда ук җырлый, шунлыктан аларын сез дә беләсез. Сания ханым — халык аңларлык итеп,  халык күңелендәген әйтә белүче. Төрек шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итүче дә. Мин  әле аны журналист буларак та беләм, һәм бик хөрмәт итәм. “Татар-информ”да эшләгән чагында ук безнең белән, район журналистлары белән эшли белде ул. Мондый бәхет тә теләсә кемгә эләкми.

 

Бер ягымда  сусап кибә көзләр,

Бер ягымда  —  язлар чәчәктә.

Мин туялмам синнән, якты дөнья,

Җанда сут беткәнче яшәп тә.

Аягурә бер авармын кебек,

Тик бу түгел ташка баш ормыш…

Тамырларым – җирдә, уем — күктә,

Мин яратам сине, әй тормыш!

 

   Шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премия, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, матбугат ветераны Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың үзе язган бу шигырен аның гомер бәйрәменә бүләк итеп юллыйсым килә. Әллә ничә көзләрне озатып, әллә ничә язларны  сөенеп каршылап, якты дөньяга сокланып, тамырларыгыздан көч-гайрәт  алып, күкләргә үрләп, тормышның тәмен тоеп, матурлыгын күреп, сәламәтлек белән яшәргә насыйп булсын, Сания апа. Гаилә бәхете, балалар,  оныклар куанычы, халык мәхәббәте Сезне озата барсын. Язмышлар такыясы дәвамлы булсын.

 

Сүрия МИНГАТИНА

20 апрель 2020.

 

 

 

Оставить комментарий

avatar
  Подписаться  
Уведомление о