Шагыйрь һәм шигырь

     Шагыйрь… Кем ул?… Һәм нәрсә ул Шигырь?… Шагыйрь… Аның җәмгыятьтә тоткан урыны нинди? Үзе генә йолкынып, бәргәләнеп яшәүче кызганыч бер затмы ул, әллә бөтен җәмгыятьнең, яшәешнең серле бер көзгесеме? Кешеләр көзгесез яши алалармы?..

   Мин – шагыйрь. Һәм мин “Шагыйрь кем ул?”- дигән сорауга җавап эзлим. Мин үземнең кем булуымны, ягъни тормыштагы урынымны аңларга, белергә тиеш. Үземнең гомеремне, язмышымны багышлаган бу шөгылемнең, Табигатьтән йөкләнгән шушы миссиямнең кешеләр өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын исбатларга бурычлы. Бу — масаю да, тәкәбберләнү дә, башка һөнәрләрне икенчерәк дәрәҗәгә куярга тырышу да түгел. Бу – бары тик үз эшеңә, шөгылеңә чын бирелгәнлек һәм аны хөрмәт итү, күп еллар буе аңа гашыйк булып ( димәк, бу- Мәхәббәт) һәм җаваплылык тоеп яшәүдән генә килә.

   Кайберәүләр шагыйрьләрне чеметеп үтәргә, аның бәясен төшеререгә азапланалар. Янәсе , ул эш кешесе түгел һәм бернинди дә матди файда китерми…

   Булган патшалар турында укып, ишетеп беләбез бит! Нигә соң әле теге яки бу халыкның кемлеген танытканда, аның шагыйрьләрен телгә алалар?

   Әйе, Шагыйрь – серле зат, хикмәт иясе.

Мин үземнең көндәлекләремнән шагыйрь һәм шигырь турында төрле елларда һәм төрле психологик халәтләрдән чыгып язып барган үз фикерләремне бөртекләп җыеп утырдым һәм аларны шигырь сөючеләргә – укучыларыма тәкъдим итәргә булдым.

   Алар – минем озак еллар дәвам иткән иҗатым дәверендә шагыйрь буларак, үз йөрәгемнән, үз тәҗрибәм аша сөзелеп чыккан уй-фикерләрем. Алар – минем үз сорауларым, үз җавапларым, эзләнүләрем, табышларым. Күңелемнең балкып-балкып киткән чакларында ашыга-ашыга язып куйган хис-кичерешләрем… Кемнәрнеңдер шагыйрь бакчасына таш ыргытуына җавап йөзеннән ургылып чыккан эчке бер протест авазым…

   Бәлки, алар искитмәле ачыш та түгелдер. Ләкин, ихлас күңелемнән әйтәм, алар минем йөрәгем аша узган уй-фикерләрем. Дөньяда нинди генә философлар һәм шагыйрьләр нинди генә хикмәтле, канатлы сүзләр язып калдырмаган! Минем язмаларым да, бәлки, моңарчы үзем укырга өлгергән төрле әсәрләр, фәлсәфи хезмәтләр һәм көндәлекләрнең аңыма вә җаныма уелып калган тирән тәэсире нәтиҗәседер…Ләкин мин аларны беркемнән дә махсус күчереп язмадым. Алар минем инде үз “казаным” да кайнап чыккан үз сүзләрем, үз тәҗрибәм. Һәм шуның белән алар минем өчен кадерле дә…

  Шулай итеп, Шагыйрь кем ул?… 

 

шагыйрь

   Шагыйрь ул – искиткеч нечкә, моңлы һәм гариб күңелле, тиз җәрәхәтләнүчән, кагылсаң , уалырга гына торган нәзберек җан. Шул ук вакытта ул үзенең рухы вә Сүзе белән арысланнан да гайрәтле, хакимнәрдән дә көчлерәк бер Зат…

   Шагыйрь – гомере буе уйланып яшәүче философ. Ул – чын мәгънәсендә Уйдар, уйларга яратучы уйсөяр. Уйларга сәләтле булсаң, кешеләргә әйтер сүзең һәрвакыт булачак.

   Шагыйрь Күкләр белән аралашучы, элемтәдә торучы пәйгамбәр кебек тә ул…

   Шагыйрь – Укытучы, Остаз, Тәрбияче.

   Хикмәтле Сүз тәмен белүче, телче-лингвист һәм телне камилләштерүче… Халык иҗатыннан көч алучы һәм үзе дә аңа зур өлеш кертүче фольклорчы да ул.

   Шагыйрь ул – әдип, язучы. Җырлар иҗат итүче, җырчы. Өстәвенә, ул әле кеше рухын вә җанын шифа-сүзләр белән дәвалаучы табиб та.

   Шагыйрь – искиткеч үткен телле сәясәтче. Халыкны берәр изге гамәлгә өндәгәндә, шигырьдән дә үтемлерәк әмәл бар микән?! Ләкин Шагыйрь хакимлеккә омтылмый, ул бары тик гаделлек өчен көрәшүче генә…

   Шагыйрь ул – кешеләрне рухи азык белән “тукландыручы” да. Шагыйрь – тарихчы. Күпме шагыйрьләрнең әсәрләрендә чын тарихи вакыйгалар чагылыш тапкан…

   Шагыйрь ул – тәнкыйтьче. Ул, гомумән,бөтен җәмгыять тормышына гадел тәнкыйть күзе белән караучы. Алай гына да түгел, ул әдәбиятның үзен дә күзәтеп, саклап, бәя биреп торучы.

   Шагыйрь – трибун, оратор, нәфис сүз остасы ул. Аннан килеп, Шагыйрь – халыклар дуслыгы җырчысы, бөек интернационалист һәм Ватанпәрвәр. Ул – чын гуманист. Нинди генә шагыйрьләр нинди генә шагыйрьләрне тәрҗемә итмәгән! Димәк, әле ул тәрҗемәче, тылмач һәм илче дә…

   Шагыйрь- чын художник, рәссам шикелле үк , сурәтләү остасы; тел ярдәмендә илаһи бизәкләр, нәкышлар чигүче, портретлар язучы. Шагыйрь – музыкант кебек. Ул нинди генә ритмнарда иҗат итми, нинди генә шигъри симфонияләр тудырмый! Шигырьнең эчке музыкасы – гаҗәеп нәрсә…

   Шагыйрь ул – артист та. Зур шагыйрьләргә артистизм хас.

   Шагыйрь – моң баласы, моң чишмәсе. Инде килеп, ул билгеле бер халыкның, милләтнең бөтен акыл һәм рухи дөньясын –менталитетын чагылдыручы бер көзге.

   Шагыйрь – милләтнең асыл вәкиле. Ул – кешедәге психологик кичерешләр һәм эмоцияләрне теркәп баручы да.

   Шагыйрь – Матурлыкка өндәүче һәм аны саклаучы. Шагыйрь белүче түгел, сизенүче. Шагыйрь “шигырь сулап” яши, “һавадан алып” яза. Ул һава хәлен , атмосфераны “борыны белән” сизә…

   Шагыйрь теле – эчпошыргыч гади сөйләмнән качу, котылу чарасы. Нәкъ менә операда “җырлап сөйләшү” кебек…

 

   Ниһаять, Шагыйрь – йолдызлар белән дә сөйләшә, космик фикер йөртә белүче Галәм баласы һәм Җирнең бөтен гүзәллеген –диңгез-таулар, елга-чишмәләр, урман-далалар серен “ишетүче”, сандугач һәм акбүз атлар”телен” аңлаучы, үзе дә канатлы Атта очучы биниһая киң карашлы Җир кешесе дә ул…

Кеше үз теләге белән генә шагыйрь булып китә алмый. Шагыйрь булып туарга кирәк!..

 

   Димәк, аңа Табигать һәм Тәңре шул бурычны йөкләгән. Шагыйрь – кояштан, һавадан, судан, җирдән…

   Шул рәвешчә “шигырь кирәкме?” дип баш вату ул – “дин кирәкме?”, “белем кирәкме?” һәм ахыр чиктә “тормыш үзе кирәкме?” дигән мәгънәсез сорауга кайтып калыр иде. Шигъриятнен читкә кагып, Базарны гына үзәккә кую – күңелсез хәл. Чөнки шагыйрьләр үзләре базарлардан элегрәк барлыкка килгән. Беренче Шагыйрь кояш баеган чакта барлыкка килгән, дип язган бер акыл иясе. Димәк – матурлык һәм моңнан…

   Шигъриятсез яшәгән кешене мин Сабантуйсыз калган авыл белән тиңләр идем. Яисә – беркайчан да көзгегә күз салмаган кеше белән… Яки – курчак уйнамаган бала…Дәва эзләмәгән хаста…Төш күрмичә генә йокы симертү…Тәм тоймыйча гына ашау… кызыкмы? Күңеллеме? Аллам сакласын!… Йөзгә кадәр дә шигырь язарга мөмкин… Моны мин”Утыздан соң шигырь язу көлке”, дип сөйләшүчеләргә әйтәм. Җамбуллар булган. Һәм ул гына түгел, әлбәттә. Иң мөһиме – кешенең җан хәрәкәтен, рухи үсешнең кызыклы этапларын һәм мизгелләрен чагылдыру…
Үз шигыреңә ана да, хуҗа да булырга кирәк. Ягъни – аны сакларга, кешеләргә илтеп җиткерергә һәәм аның өчен җаваплы булырга!

   Шигырь сатылмый. Аның тик әҗере генә булырга мөмкин…

   Мәхәббәт җитми башлаган җирдә Шигырь туа башлый булса кирәк… бушлыкны тутыру өчен.
Кешелекле җәмгыять Шагыйрьне сакларга һәм якларга да тиеш. Нәкъ менә шул җәмгыятьнең җимеше булганга күрә . Аннары, Шагыйрь ул бит үз җәмгыятенең санитары да.. Чирләсә – диагноз куючысы. Шигырь “юк” җирдән туа. Димәк, ул могҗиза! Шагыйрь яңалыклар ачып ятучы галим түгел. Иң иске нәрсәләр хакында да яп-яңа итеп әйтә белергә кирәк.
Шигырьләр – серләштерә дә берләштерә дә. Шигырь Куктән килгән билгеләрне “уку” ысулыдыр сыман…

   Шигырь – күңел бушануы, хисләр һәм сүзләр энергиясенең билгеле бер формага керүе.

   Шигырьдә Сүз энергиясе – аның семантик, интонацион, график һәм фонетик энергиясе бергә туплана.

   Шагыйрьнең һәрбер иҗтимагый вакыйгага карата үз фикерен белдерергә, реакция ясарга ихтыяҗы да, хокукы да бар. Сүз хакыйкатьтән көчле була ала. Иң кирәкле сүзне табарга гына кирәк.

   Дөньяда шигъриятсез берни дә юк бугай…

Шагыйрь өчен аерым фиркаләрдә тору мәҗбүри түгел. Аның төп идеологиясе – ИМАН. Ягъни – Ирек, Мәхәббәт, Акыл, Намус. (Бу төшенчәләрнең баш хәрефләреннән ИМАН сүзе барлыкка килә). Менә кайда ул Сүзләр энергиясенең тәңгәллеге һәм тылсымы!..

 

   Җан сафлыгын вөҗдан газаплары гына саклый. Шагыйрь ут йотып яши. Пакълану, чистару шуннан килә. Язу өчен бу бик мөһим. Иҗат – фантазия, хыял ул. Үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Мине бөтен юклыклардан шигырем коткарды. Бөтен бушлыкны шул тутырды булса кирәк.

   Шагыйрь үз шигырьләрендә үзенә каршы да килергә мөмкин. Бу – тормыш парадоксларыннан килеп чыга…

   Беренче планга фән белән тарих чыкса, шигырь көчсезләнә. Без шул чорда яшибез, ахрысы… Ләкин шигъриятсез тормышның яме юк.

   Шигырьне аңлау — шагыйрь сүзләре аркылы укучының үз-үзен таный баруы ул.

   Шигырь ул – Синең җаныңның бер кисәге. Аңа “суксаң”, ул үзеңә әйләнеп кайта…

   Психологик һәм философик трактатлар уку һәркемнең дә хәленнән килми. Шигырьләрдә укып, әнә шул бушлыкны тутырырга мөмкин.

   Шагыйрьнең үз сагышлары да гомумкешелек сагышы белән кушыла…

   Элегрәк мин шагыйрьне – сүзләрне буйсындыручы дип аңлый идем. Юк икән шул, алар шагыйрьнең үзен буйсындыра башлый икән. Сүзнең көче…

   Шигырь – җан вә рухның тәннән бәйсез булып, ниндидер бер формага керергә ашкынуы микән әллә? .. Тупас җанның формасы булмый.Күңел нечкәрү, җан газаплары – форма сорый: җыр, бию, музыка, рәсем, шигырь…

   Башка шагыйрьләрдән өйрәнергә була. Әмма үз җаның да кыймылдасын, хәрәкәтләнсен.
Болай гына шигырь язып йөргән бәндәдән чын шагыйрьнең аермасы шунда: бәндә әйтер: шигырь язар идем, фәлән эшем кала, дип…Шагыйрь әйтер: фәлән эшне эшләр идем дә, шигырем кала, дип…

Шигырьдә тапталып беткән рифмалардан сакланырга кирәк. Бу – кабатлауга һәм примитивлыкка китерә. Кабатланмау өчен, кабатланмас психологик кичерешләр дә кирәк.

 

   Дөрес, кешеләрдәге бик күп уртак сыйфатлар ( тел бит әле үзе дә зур уртаклык) кабатлау куркынычын да арттыра. Шуңа күрә бөтен ышаныч – яңа, үзенчәлекле формада!
Шигърияткә кереп китәсез икән, Үзегезгә дә, Шигырьгә дә хыянәт итмәгез. Ул моны кичерми!.. Талантыгыздан качмагыз, аны югалтмаска тырышыгыз. Һәм Нинди генә шартларда да Шагыйрьне якларга, сакларга әзер булыгыз. Бу – минем яшь шагыйрьләргә киңәшем. Шуны онытмагыз: Адәм балалары шигырьгә мохтаҗ.

  Һәм нәрсә ул Шигырь?…

 

шигырь


   Шигърияттә акыл иясе булудан бигрәк, хикмәт иясе булырга кирәк. Үзең нинди – шигырең шундый.

   Шагыйрьнең Сүзе — аның Эше ул.

   Шигырь язу – үз-үзенә зарлану ул.

   Шигырьнең әйбәт булмаска хакы юк!..

   Шигырьдәге һәрбер сүз үз урынын табарга тиеш.

   Шигырь культурасы ул – хисләр һәм тел культурасы.

   Шигырь үзенә карата бик сак булуны һәм бер үк вакытта тәвәккәллекне дә таләп итә.

   Гаҗәеп сурәтләүләр, сәер метафораларның да эчке логикасы булырга тиеш.

   Нәрсә турында языйм икән, дип йөргән кеше шагыйрь түгел. Шигырь үзе килә, үзе табыла.

   Каләмгә тотынган көннән Шагыйрь ялгызлыкка юл сала башлый. Шагыйрь ул культмассовик түгел…

   Шигърият, шагыйрьлек ул – бер эчке Хөрлек халәте.

   Шигырь ул – төш күрү кебек… Анда мәгънә эзлеклелеге мәҗбүри түгел. Ниндидер ассоциацияләр, ишарәләр, билгеләр…

   Мин – үз Шигыремнең Анасы.

   Шигырьләр – минем “яшен кайтаргычларым”.

   Шигырь теорема түгел, аны исбатларга кирәкми. Гәрчә исбатлап булса да…

   Шигырь – “уйнаштан” түгел, Мәхәббәттән туа.

   Озын яки кыска язу – талант критерие түгел.

   Киң күңелле булмаса, шагыйрь юк.

   Матурлык тудыру күп көч сорый; шуңа күрә ул үзе дә әйләнә –тирәгә энергия тарата.

   Шагыйрь ялганлый алмый!

   Каләмгә тотынганчы аруланырга, пакъланергә кирәк. Намазга әзерләнгән кебек…

   Нәфрәт шигырьләре дә олы мәхәббәттән туа. Киң мәгънәсендә.

   Шагыйрь- рухи донор.

   Милләтен, телен яратмаса, кеше шагыйрь була алмый.

   Шагыйрь “замана баласы” да, “замана герое” да түгел. Ул – Вакыт эчендә.

   Яңара белү – шагыйрьнең төп шарты.

   Шагыйрь үлсә, бераз һәркем үлә…

   Тукай кебек язарга кирәкми, аның кебек янарга кирәк.

   Шагыйрьне укыйлар икән, димәк, инде аның шәкертләре бар дигән сүз.

   Шигырь язу – каләм белән җир сөрү.

   Чын шагыйрьләр сирәк була. Шунда гына аңа ихтыяҗ да артачак.

   Надан кеше шагыйрь була алмый.

   Шагыйрь ул – халыкның квинтэссенциясе.

   Шигырь сере – Монда.

   Шагыйрь булу өчен, ышанырга кирәк!

   Шагыйрь үз шигырен язганда тапкан ләззәтен укучыларга яки тыңлаучыларга җиткерә алса гына бәхетле.

   Нервылары бик сау һәм нык кешеләр бервакытта да шагыйрь булмый…

   Шигырьдә этика дигән нәрсә гаять мөһим.

   Шагыйрь ачылсын өчен – мохит та зарур.

   Шагыйрь бай булмый, байгыш була.

   Шагыйрьнең “холкы” – аның шигырендә.

   Шигырьнең “җенесе” юк. Шагыйрь дә, шагыйрә дә – шигырьдә бертигез…

   Бу дөньяга килеп, шагыйрь булмасаң, ни үкенеч…

   Һәр авылның үз шагыйре булса да артык түгел. Һәр урамның, һәрбер йортның үз шагыйре булсын иде. Ниһаять, һәркем күңеле белән шагыйрь булса иде…

   Әгәр Шигырьгә үзеңне бөтенләең белән багышласаң. Чын тормышка нәрсәң кала соң?…- Димәк, иҗат ул – үзе синең реаль тормышың булып чыга инде…

   Намус – Талантның аерылгысыз юлдашы. Затлы һәм тәҗрибәле укучы аны бик тиз сизеп ала. Һәм кемгә ышанырга мөмкинлеген бик тиз хәл итә. Шундый затлы укучы хакына гына, тирән белемле, аңлый белүче нәзакәтле һәм зәвыклы Укучы хакына гына иҗат итәргә мөмкин. Рәхмәт аңа – акыллы һәм сизгер Укучыга!

 

Кемгә –нәрсә

Киңәш бирде берәү чын күңелдән:
“Әзмәвердәй, тимер өзәрлек
Көчең булса гына шигырь яз,- дип, —
Хәлең бармы шуңа түзәрлек?”

“Ир-атларга карап, үрнәк алсаң,
Алар чыдам, алар куәтле…
Чирли-чирли җәфаланма бер дә,
Нәрсәң җитмәгән ди ул хәтле?..

Өрлек кебек егетләргә генә
Хас нәрсә ул язу – авыр бит…
Өрсәм, очып китәрсең дип куркам,
Бар, буталма монда, ары кит…”

Рәхмәт инде, сүзләрең хак, тик бит
Көч беләктә түгел – йөрәктә.
Сыный-сыный яшим үз көчемне,
Миңа менә нәкъ шул кирәк тә!…

Лена ШАГЫЙРЬҖАН
1995 ел, июль.