Шинель кесәсендә догасы кайтты… – Суслонгер кайтавазы

   Ә үзе юк. Габдрәүф бабамның бертуган абыйсы Кави Баттал улы Суслонгерда ятып кала. Анда китәсен белгәч, зиратка менеп, әти-әнисе кабере арасындагы җиргә ятып, “Сезнең янда каберем булса иде, туган җиремә кайтып үлсәм иде”, дип тәгәрәп елый.

 

 

 “Аятөл көрси” догасын үзе белән ала. “Ләә иләһә илләллаһ, Мөхәммәт рәсүлуллуһ”сүзләрен кәгазь битенә язып, “Ләә иләһә илләллаһ” дигән өлешен кесәсенә тыга, ә икенче өлешен өендә калдыра. Киткәндә кабып калдырган сыныгы көтеп торса да, туган җиренә әйләнеп кайту насыйп булмый. Фатыйма әбигә гомеренә җитәрлек, картайтырлык кайгылы хәбәр генә килә. Үлгәнен белгәч, мең газап белән бара әби иренең җаны кыелган җиргә, аздан гына үзе дә мәңгелеккә китми кала.

   Поездан төшкәндә халык агымы астына эләгә, өстеннән таптап үтәләр, бәхетенә бер миһербанлысы торгызып бастыра. Бабайның таушалып беткән шинелен бирәләр әбигә, аның кесәсендә дога була. Җиргә сеңдерә торган менә шул кайгыны күтәреп кайта әби һәм үлгәнче ирен үтергән мәлгуньнәрне сүгеп, Суслонгер белән саташып яши. Бабайның үзен мылтык көпшәсе белән кыйнап, чокырга ыргыталар.

   Ашказаны җәрәхәте белән җибәрелгән Кави бабай, ачлыктан хәлсезләнеп, эшли алмас хәлгә килә. Шуңа кыйнаганнардыр. Бу хакта Көектән киткән иптәше сөйли әбигә. Ач, хәлсез солдатлар, тоткыннар күк, агач кисеп, иңөстенә бүрәнә күтәреп, бишәр км ара узганнар. Иңөсләре суелып беткән. Егылып калучылары күпме булмагандыр. Андыйларын бабай язмышы көткән. Бәрәңге кабыгы эзләргә мәҗбүр булган солдатларның аяныч, фаҗигале язмышлары белән ил тулы. Кави бабай бердәнбер түгел, Суслонгер кебек лагерьлар Рәсәйдә уннарча саналган, анда кемнәр генә тилмермәгән, барысында да бертөрле шартлар булган.

 

   Суслонгер һәм Сурок

 

   Мари илендә исә ике өйрәтү лагере: Сурок белән Суслонгер эшләгән. Алардан 30 меңнән -100 меңгә кадәр солдатлар узган, кайсы бу лагерьларда ике атна, кайсы ярты еллап торган. Бәхетлеләре сугышка чыгып китә алган.

   “Тик ул һәркемгә насыйп булмады. 1943 елның ноябрендә алты авылдашым белән бергә барып төштек Суслонгерга, алты ай буе сугышырга өйрәттеләр, мылтык тотып басуда йөрдек, андагы халыкның җәфа чиккәнен, ачка интеккәнен сөйләп бетерә торган түгел; ашарга 12 кешене бергә утырталар иде, өстәлдә консерва савытына охшаш калай савытлар, хәзер андыйлар юк инде; шул савытка белән шулпа салып бирәләр, ул су гына, аны күтәреп эчәбез, тамакка да йокмый. Иртән дә, кичен дә шул шулпа. Төшке ашка шул шулпага өстәп бер аш кашыгы җебетелгән сохари бирәләр. Бөтен ашау шул.

   Кырылды инде халык, сугыш герман җирендә булмады ул, Суслонгерда булды. Аннан фронтка чыгып китү зур бәхет саналды, без Наласаның алты егете май аенда чыгып киттек Суслонгердан, Белоруссия фронтына эләктек. Суслонгер әле дә өндәге кебек дерелдәтеп уята”- дип сөйләгән иде Наласа авылында гомер итеп, 90 яшен тутырып, мәңгелеккә киткән Газиз бабай.

   Кызганыч, әнә шул кимсенү тулы язмышларга әрнеп яшәп, аяклы тарихлар бакыйлыкка күчеп баралар. Алар белән тарих та, бу мәхшәр дә онытылыр, дип көтәләрдер. Чөнки бу лагерьлар турында әле дә мәгълүмат юк.“Укучым Артем Светков Подольскида урнашкан Суслонгер архивына барды. Тик материалларны укып булмый, штрихлы, дип кайтты. Суслонгер тарихын бары хатлар, монда булган кешеләр сөйләгән фактлар буенча гына туплыйбыз. Инде безгә мәгълүм булган коточкыч хәлләр дә байтак”, — дип сөйли безне, 30 апрель көнне Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов җитәкчелегендә барган бер төркем кешеләрне зиратта каршы алган, төбәк тарихын өйрәнүче математика укытучысы Галина Алексеевна Лихачева. Ул көнне Мари иленең җирле төбәк кешеләре дә, җитәкчеләре дә безнең белән хәтер яңартты.

 

   Арча — Әтнә делегациясе һәм хәтер

 

   Зыярәт кылучылар арасында ТНВның «Халкым минем» тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинова, “Арча хәбәрләре” журналисты Гөлсинә Зәкиева, Арча ДОСААФ җитәкчесе Рөстәм Алиев, запастагы майор Юрий Петрович Козлов, отставкадагы 3 ранг капитаны Марат Рәхим улы Әхмәдуллин, Арча педагогик көллиятенең эзтабарлар отрядын җитәкләүче укытучы, запастагы өлкән лейтенант Илһам Борһан улы Низаметдинов, Хәлил хәзрәт, Лин атакай, 4 эзтабар, 2 яшь армияче бар иде. Елдагыча хәрби комиссариат яныннан кузгалып китеп, зур трассага чыгып, Йошкар-Ола трассасы белән бардык каберлеккә. Үзебез 2015 нче елда зиратка куйган мемориаль такталы чардуган эчен җыештырып, туган җир туфрагын салып, чәчәкләр утырттык. Хәлил хәзрәт белән Лин атакай биредә шәһит киткән солдатларның рухларына дога укып багышлаганнан соң, барыбыз да бер минут тын тордык.Монда күзләр үзеннән-үзе без куйган мемориаль такта янәшәсендәге һәйкәлдәге исемлектән таныш фамилияләрне эзли, тик алар анда юк.

   “ Рәсми чыганакларда  бу лагерь 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр эшләгән дип язылган, тылдан еракта, поселоктан 8-10 км урман эчендә урнашкан бу лагерьның вазыйфасы – рус телле булмаган курсантлардан сугышка пулеметчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган мылтыклылар взводы командирлары әзерләү була. РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы күрсәткечләре буенча, сугыш елларында бу станциядә 31нче, 46нчы запас һәм 47нче өйрәнү укчы дивизияләре, тагын ике – 102, 105нче гаубица артиллерия бригадалары була. Исемлектәгеләр шул вакытта госпитальдә вафат булучы солдатларныкы… Алар арасында сезнекеләр дә, башкалар да юк. Һәйкәл 1965 елда куелды. Бу зиратка кеше күмелми хәзер. Урмандагы чокырга ыргытылган әрвахларның калдыклары да шушы зиратка күчереп җирләнде…”, — дип , авыр сулап туктап кала бу җирлекне өйрәнүче. Исәпсез кеше үлгән, бернинди сугыш булмаган, самолетлар бомба ташламаган җирдә, шултикле солдатларның кырылуын берничек тә аңлатып та, аңлап та булмый. Өйрәнү лагере булган бит югыйсә, концлагерь түгел. Үз илеңдә, үз солдатларын шул дәрәҗәгә төшерүчеләргә, хәтта, сүз дә табып булмый.


   Меңнәрчә күз озатып йөрде

 

   Безне озатып йөрүчеләр белән урман эченә, блиндаж, штаб булган, солдатлар яшәгән, аларның үле гәүдәләре әрдәнәләп өелгән, һәм соңыннан янәшәсендә чокыр казылып, шул чокырга ташланган урыннарга таба атлыйбыз. Сугыш вакытымыни, юлга аркылы-торкылы егылган агачларны әйләнеп үтә машиналар, уза алмаганын машинадан төшеп, ир-егетләр күчереп куялар. Әйтеп бетергесез шом.

   Безне меңнәрчә күз озаткан кебек. Әгәр мин кинорежиссер булсам, бу урыннарны төшергәндә, исәннәр белән агачлар арасыннан янәшә барган солдатларның шәүләләрен дә чагылдырыр идем. Һәм бу чынбарлыкка туры да килер иде. Галина Алексеевнага ияреп, штаб булган, солдатлар яшәгән өн-оялар ясалган җирләрдә туктап торабыз. Салкын да түгел, ә калтырата. Адым саен фото ясыйбыз. Һәр мизгелне сурәтлисе килә. Кадр аша күзгә күренгәннәргә ышанмыйча, фотоаппаратны читкә куеп, үзебез барып карыйбыз. Йа, Аллам, нарат агачларының кәүсәсендә — “күзләр”. Берәү- икәү генә түгел алар. Агач төпләрендә үсеп чыккан гөмбәләр минаны хәтерләтә. Агачларга эленгән шәүләләр телсез калдыра…

   Агачларга карап, аларны сыйпап, наратларны солдатларга куелган һәйкәл итеп кабул итеп, ара-тирә тораташка әйләнәбез. Аерма бер генә, мондагы һәйкәлләр тере. Алар безнең белән аралаша. Аларның һәркайсы безгә, бирегә килүчеләргә, нидер җиткереп калырга ашыга. Шулай булмаса, тигез җирдән барган кеше абынып егылмас иде. Борылып карыйбыз, аягы чәнечкеле тимер чыбыкка эләккән.

   “Монда без…”, дигән күк. Ул да түгел, икенчебез калай савыт табып ала. Юл өстенә чыккан бит. Башка җирдә түгел, нәкъ без үтәсе җиргә чыккан. Газиз абый әйткән консерва формасына охшаш тимер савыт. Лагерь булмаган дип инкарь итәргә маташучыларга дәлил түгелмени бу?! “Баштарак гел андый лагерь булмаган”дигән сүзләрне ишеттек дип сөйли Галина Алексеевна. Раслаучы фактлар, хатлар, безнең кебек кешеләр килә башлагач, ике лагерь булганлыгын башка инкарь итмәгәннәр.


Полигон әзер булмый

 

   1941 елның көзендә Суслонгерга җибәрелүчеләрне бу төбәк әзерлексез каршы ала. 15 җимерелгән землянкасы булган сугыш полигоны була монда. Коры дала сыман полигон. Ә ул елны көз аеруча салкын килә. Яшәү өчен бернинди шартлар юк. Агачлар да, урман да булмый ул чакта. Хәзерге наратларны сугыштан соң гына утырталар. 8 квадрат километрга сузылган коры җир һәм күпме солдатларның гәүдәләрен үзенә йоткан 11-18 метр тирәнлектәге Көмеш күл -“Серебрянное озеро”. Аның төбендә агачлар, дип сөйлиләр.

   “Безнең җитәкчеләр бернинди шартлар булмавын әйтәләр хәрби җитәкчелеккә, тик бернигә дә ирешә алмыйлар. Бирегә беренче килүчеләр үзбәкләр була, алар бер халаттан киләләр. Салкынга чыдый алмаган солдатлар арасында тиф кебек төрле авырулар башлана, бик күп солдатлар суыктан туңып үләләр.

   Алар менә шушы җирдә үзләренә өн-оя ясап йоклыйлар. Асларында яфрагы коелып беткән каен себеркесе, өсләренә ябынырга бер юка одеал була. Анысы да җитәрлек булмый. Беренче килүчеләргә сазлыклы җирдән бүрәнә ташыталар, бараклар төзетәләр. Баракларда командирлар тора. Командирлар әзерләү белән беррәттән монда татарлардан дошман тылына җибәрергә диверсантлар да әзерләгәннәр.

   Татарстаннан Төхфәтуллин фамилияле кеше монда бабасының эзләре буенча килә. Бабасы авылдашларын да чакырткан, аларга дошман тылында фашистларга эләксәгез татарча гына сөйләшегез, дип әйтә торган булганнар. Чөнки татар телен фашистлар белмәгәннәр. Берни аңламаячаклар, дигәннәр. Тагын монда фильтрацион лагерь да булган, әле яңарак кына белдем. Шул турыда укыйм…”,- дип коточкыч хәлләр турында сөйли Галина Алексеевна.

   “Узкокалейка” дип аталган тар тимер юлы поселоктан күлгә кадәр дәвам иткән. Янәшәдә гадәти тимер юлы да булган. Моннан Мәскәүгә ике атна дәвамында бара торган булганнар.

   Урман буйлап күз яшьләре тама. Җәен биредәге солдатлар нәрсә үсә, шуның белән тукланганнар, җиңелрәк булган. Бу җирдә алардан соң берничә ел рәттән бернинди үлән дә үсмәгән. Чөнки тамырларын ашап бетергәннәр. Ә кышын суыктан, ачлыктан кырылганнар.

   Рәсми чыганакларда “СССРның халык комиссары Климент Ворошилов килеп, тәртипсезлекләр раслангач, гаеплеләр җәзалана, лагерь 1943 елда эшләүдән туктый, дип языла. Тик анысы да бик дөреслеккә туры килми. Газиз бабай лагерьга 1943 нче елдан соң алына.

   Ә аннан чыккан кер юучылар, «Без 1946 нчы елда соңгы кешеләр булып чыктык лагерьдан», дип сөйләгәннәр.

   Урман безне авыр сулаган күк озатты. Ә без, вәхшилекнең тере шаһитләре белән очрашучылар, җан әрнүе белән юлга кузгалдык. Күз яшьләре нәрсә ул, анысын сөртеп алып була, ә монда җан иңрәве басылмый. Өченче тапкыр бардым Суслонгер җиренә, барган саен кире каккысыз яңа дәлилләр. Һәм алар чынлап та, төннәрен дерелдәтеп уятырлык. Әле болар ишеткәннәр генә.

   Ә алар, әле дә «тереләр», шул җирдә соңгы сулышларын алучылар, Суслонгерның бар фаҗигасен үз аркаларында күтәрүчеләр, мәрхүмнәр безне тагын озатып калдылар. Бердәнбер юанычыбыз – алар хәзер догалы! Һәм шуңа шатланып, безгә риза булып калдылар сыман. Тын калган урман бер мәл шаулап, кул болгаган күк тоелды…

 

Сүрия Мингатина

 





Оставить комментарий

avatar
  Подписаться  
Уведомление о