Син һәм мин

«Ызандашлар» төркеменең биреме буенча язылды

Рәсемнең авторы — Рәшит Сафиуллин. «Икәү»

Син һәм мин!
Икебез бербөтен.
Җиһанның чигендә калганбыз.

— Син көттең?!
— Мин? Көттем!
Офыктан кояшны күзлибез…
Ни каплый?
— Бу томан!
— Юк, төтен!
Икебез куерткан бәхәстә
Авазлар, ымнар да, сүзләр дә
Кирәкми!
Бу бары уйларның агышы,
Ешлыкка көйләнгән
Дулкыннар ачышы.
Куелык пәрдәсен аралап,
Уй килә:
— Бу калкыш!
— Юк, батыш!
Икебез. Бары тик икебез!
Җиһанның чигенә утырып,
Дөньяны күзлибез.
— Без бүген дөньяның хуҗасы!
— Тузаны!
— Ә кайдан син беләсең?
— Беләмен!
— Көләсең?
— Юк, көлмим.
— Тузанга әйләнсәк, без очып китәрбез.
— Бик мөмкин.
— Аерылып китәрсең?!
— Юк, китмим.


Каршыдан агыла дәверләр.
Калкышлар – батышлар,
Мәңгелек бу спираль
Бәхәстә аңардан калышмый.
Яңадан башлана:
— Бу томан!
— Юк, төтен…

Зиннур Тимергалиев,

Арча  шәһәре