Синдә калам…

И, авылым, һич китмимен, синдә калам!
Мин бит синдә туып-үскән газиз балаң.
Синдә генә сагышларга дәва табам.
Каршылыклар очраса җаен табам.

Уңдырышлы туфрагыңа орлык салам.
Текә ярлы тауларыңнан куәт алам.
Челтерәп аккан чишмәләрдән сулар алам.
Сандугачның сайрауларын көйгә салам.

Кышларыңда сулап туймас чиста һаваң.
Көзләр җитсә, өлгерәләр миләш, балан.
Язын иссә фирүзәдәй назлы җилләр,
Җәйләреңдә хуш ис бөрки алсу гөлләр.

Ай-йолдызлы төннәреңә хәйран калам.
Алсуланып аткан таңнан илһам алам.
Иртәләрен тау итәгең томан сара.
Киң кырларың, юл-сукмагың – якын бар да.

Елар чаклар күп булса да көлә беләм.
Якын итеп, якташыма сәлам бирәм.
Сөенечем-шатлыгымны сиңа бүләм.
И, авылым, бәхетемне синдә күрәм.

Әй, Кишетем! Син – бәхетем, киләчәгем,
Синдә генә таба алам яшәү көчен…

Надия Йосыпова,

Яңа Кишет авылы