Сугыш

Җәйге июнь төне, иң кыска төн,
Бар тереклек тирән йокыда,
Көнбатышта тоташ караңгылык
Көнчыгышта офык аллана!

Шушы мәлдә илгә кайгы иңә
Тоташ мәшхәр – гүя гарасат!
Алман иле кабат басып керә
Тагын бер кат тарих кабатлап!

Самолетлар күктән улем чәчә
Танклары изә җиремне,
Күпне күргән халкым күтәрелә
Сакларга дип туган илемне!

Көчле иде немец, аңлап була —
Бар Европа аңа эшләде,
Канга сусап әсәрләнгән ерткыч
Ватанымның бәгърен тешләде!

“Мессершмит”лар козгын кебек оча
“Юнкерс”лардан афәт коела,
“Тигр”,”Пантер”, “Фердинанд”лар ата
Җир тетрәгән кебек тоела!

Авыр булды башта илкәемә
Илбашы да калды аптырап …
Ни дип дәшсен икән ул халкына
Җиңеп чыгар өчен дан яклап!

Искә төште шунда дин барлыгы
Изге коръән, намаз, догасы…
Манаралар кискән комиссарлар
Аңладылар дога кыласын!

Күктә, җирдә, суда, су астында
Бик аяусыз булды бу сугыш!
“Нык сукмады немец!”- дисә берәү
Һич ышанма! Аңларга тырыш!

Авыр булды, гаять авыр булды!
Армиядә “баш”лар җитмәде,
“Утыз җиде”чалды шул аларны
Бер сәбәпсез! Ник аямады!?!

Биш маршалдан калды бары икәү
Мыеклылар! Кылыч кыннарда!
Ә “башлы” лар, техник карашлылар
Эләктеләр чалгы юлына!

Кырык бердә җитмәделәр алар
Блюхер хәм Тухачевскийлар,
Алар җаны күбәләктәй очып
Канат җилпеп гүя ярсыйлар!

Нинди генә көчле булсын немец,
Бик булдыклы алман уллары,
Аурупаны тез чуктергән ләгыйнь
Ватанымда маңгаен ярды!

Күтәрелде бер йодырык булып
Офицерлар, матрос, солдатлар!
Ярсу ташкын изде дошманнарны
Эчләрендә чөнки — вулканнар!

Ачлы-туклы эшләделәр тылда
Бала-чага, картлар, хатыннар!
Ниләр генә күрмәделәр алар,
Заводларда кунган батырлар!

Ничә тапкыр куды Рәсәй халкы
Илбасарны изге җиреннән!
Ата-бабаларның каны тамган
Нәфрәт ташый күңел түреннән!

Дүрт елдан соң инде без Берлинда,
Алман иле — тоташ хәрәбә!
Бөек Гете иле башын игән
Зарыгып көткән җиңү кулларда!

Дан җырлыйкчы буген бабайларга
Җиңү алып килгән изге айда!
Рәхмәт әйтеп сезгә башым иям,
Батырлар юк сездәй беркайда!!!

Марсель Шарапов,

07.05.2017.