“Суслонгер– бәгырьдә ул…”– без дә күрдек!

Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатыннан дистәдән артык кешедән торган төркем, март аенда ике машина белән Суслонгерга кузгалдык.

Сүрия МИНГАТИНА

Тиктомалдан кызык эз­ләп бару түгел бу! Хәтер йөртә адәм баласын, на­мус та һәркемнең үзенеке. Кечкенәдән ишетеп үскән хатирәләр тынгы бирми. Әтиемнең әтисе, бабам Габдерәүфнең бертуга­ны – Кави Баттал улы да, сугыш башлангач, өйрә­нергә алынган җиреннән башка меңләгән солдат­лар белән бергә, фронтка китә алмыйча, Суслонгер урманында ятып калган. “Без илткән бәрәңгеләрне агач башларына элеп сак­лый торган булганнар, үзләренә эләкмәгәндер дә инде”, дип уфтана иде Фатыйма әби, гомеренең соңгы көненә кадәр ире­нең башына җиткән мәл­гуньнәрне сүкте ул. Без бабайның башына җитү­челәрне фашистлар дип белеп үстек. Сабый бала үз илендә солдатларны шул дәрәҗәдә каһәрләр­ләр дип каян белсен. Кү­әмнән туры юлдан җәяү­ләп ирләренә ашарга ил­түчеләр арасында бер Фа­тыйма әби генә дә булма­ган. Иске Җогып авылын­да яшәүче Раушан абый Садыковны – 40 көнлек сабыйны әнисе Бибизәкия күршеләрендә калдырып, ире Әнәс Садыков яны­на Суслонгерга ике-өч тапкыр барган. 1941 ел­да мари урманына кит­кән Шәрип Әхмәтҗанов янына, Олы Әтнәдән 125 километр җәяү юл үтеп, хатыны Майтап та 7 тап­кыр ашарга илткән, “Әти­нең энесе Мөхәммәтҗан да шунда булган, алып барган ашамлыкларның яртысын офицерларга бирә идек, шунсыз ир­ ләребезгә бирмәделәр дип сөйли иде әни”, – дип искә ала Мөбәрәкша абый Әхмәтҗанов. Олы Әтнәдә яшәүче Наилә апа Хөсәе­нова да әнисе Гайшәнең әтисе Әхмәтҗан янына барганнарын яхшы хәтер­ли, “Ризык алып килсәгез, кесәгә сыя торган итеп пешерегез, саклар өчен җайлы була, алайса алып бетерәләр”, дип әйтә тор­ган булган ул… – ярый да без тыңлап кына үстек, ә менә Алмаз Борһанов ничә еллар күршесе Би­бинур әбинең әманәте бе­лән яши – 40 көнлек бала­сын кайнанасына калды­рып, бер төркем хатыннар белән чана өстерәп бар­ган апа күрше малаеның хәрби һөнәр сайлаганын белгәннән бирле, ире Мәгъсүм Сабировның Суслонгерда мәрхүм бу­лып, күпме җәфалар чигү­ен сөйли дә: “Аларны искә алучы да булмады, ничек җан биргәннәрен бер Ходай белә, каберлә­ре дә юк, дога ишетергә тилмерәләрдер”, – дип көрсенә. Күәм авылында яшәгән Бибинур әби дә күптән вафат, инде кызы да мәрхүм. Ничә еллар үткән, тик Суслонгер гына онытылмый. Мари урма­нында җаны кыелучылар саны да арта гына бара. Арча районының Наласа авылында 90 яшен ту­тырып гомер итүче Газиз бабай Сабиров та оныта алмый бу җирне. Шушы җиргә барып хезмәт-тәшләре рухына бер дога кыласы килә аның. Баба­сының сөйләвен тыңлап яшәгән кияве Илнур Ярул­лин да бу яшьле җирне үз күзе белән күрергә тели. Татарстанның Арча һәм Әтнә районнары хәрби комис­сариатының Суслонгерга барып үлгәннәр истәле­генә чардуган белән ме­мориал такта кую нияте барлыгын ишеткәч, ба­рыбыз да бу мөмкинлек­тән файдаланып калырга ашыктык. Рәхмәт әлеге изге эшне тормышка ашы­рырга финанс ярдәме күрсәткән Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәт улына һәм бу изге эшне башкаручы­ларга – Фәрит Шаһиев чардуган эшли, “Металл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе  Ли­лия Гарәфиева металл белән булыша, Ар­ча егетләре граниттан таш ясап, истәлек язуын язалар. Һәм без юлда, шоферларыбыз Ленар – безне, ә Альмир чар­дуган белән ташны алып бара. Арча-Казан-Яшел Үзән-Йошкар-Ола юлы… Сөйләшер өчен темалар күп булса да, төрлечә башланса да, ахыр чик­тә һәр җөмлә Суслонгер белән тәмамлана. Барып җитәргә 26 километр ара калгач, барыбыз да тын­дык. Арчадан Раил хәзрәт белән Василиск атакай да, сугышны якыннан күргән запастагы гвардия под­полковнигы Сергей Лимус улы да уйда. Арча-Әтнә журналистлары Ильяс Фәттахов, Ләйлә Хәкимо­ва, Максут Фәйзрахманов­ларның – барыбызның да күзләре Суслонгер урма­нына төбәлгән һәм бары­быз да бер хисне кичерә – безне урман эчендәге җаннар көтәләр кебек… – әйтеп аңлата алмаслык рәхәт хис бу!

“Дерелдәтеп уяткан Суслонгер…

” Суслонгер лагере Бөек Ватан сугышы башлан­гач, 1941 елның июлен­нән 1943 елның ноябренә кадәр эшли. Тылдан ерак­та, хәзерге Суслонгер­ дан 10 км урман эчендә урнашкан бу лагерьның вазыйфасы – рус телле булмаган халыкны – та­тарларны, башкортларны, чувашларны… рус теленә өйрәтү һәм курсантлардан сугышка пулеметчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган мыл­тыклылар взводы коман­дирлары әзерләү була. Бу өйрәнүләрне ун меңнәрчә солдат үтә. РФ Оборона министрлыгының Үзәк ар­хивы күрсәткечләре буен­ча, сугыш елларында бу станциядә 31нче, 46нчы запас һәм 47нче өйрәнү укчы дивизияләре, тагын ике – 102, 105нче гаубица артиллерия бригадалары урнаша. Югалтулар бу­лырга тиеш тә түгел ке­бек, чөнки монда сугыш­лар булмаган, немецлар монда килеп бомба да ыргытмаганнар, ә үлүче­ләр саны йөзләр белән исәпләнә. Бөек Ватан су­гышының Казан музей– мемориалы мөдире Миха­ ил Черепанов бүгенге көнгә Суслонгер җирендә республиканың барлык районыннан да чакырыл­ган 300 татарстанлының үлеп калуын, аларның исемнәре билгеле булуын әйтә. Әле бу чик түгел икәнлеге барыбызга да мәгълүм. Суслонгерның архивы булмау, булса да мәгълүматларның яшерен икәнлеге җанны әрнетә. Биредә үлеп ка­лучылар үзләренең ни өчен мәсхәрәләнгәннә­рен аңламаганнар… Монда үлеп калучыларның балалары да 70тә хәзер, оныклар да иллене үтеп бара, ә мәгъ­лүмат юк, болай булырга тиеш түгел. Кундыш, Су­рок лагерьлары да була, тик аларның берсендә дә Суслонгердагы кебек ач­лык, ялангачлык булмый. Солдатлар ачка чыдый алмыйча чүплекләрдә ак­тарына торган булганнар, күрсәләр анысы өчен дә җәзалаганнар. Баштарак кызыл чөгендер генә ашап үлүчеләр дә күп булган. Ышана торган да тү­гел, тик монда эшләүче югары чиндагыларның “шестерка”лары солдатлар азыгын, киемнәрен базарда сатып акча эшләгәннәр. Социаль челтәрдәге күп чыганакларда “СССР­ ның халык комиссары К.Е.Ворошилов килеп, тәртипсезлекләр раслан­гач, гаеплеләр җәзалана, лагерь эшләүдән туктый”, дип языла. Ә менә Ар­ча районының Наласа авылында гомер итүче 90 яшен тутыручы Га­зиз абый Сабиров: “1943 елның ноябрендә алты авылдашым белән бергә барып төштек Суслонгер­га, алты ай буе сугышырга өйрәттеләр, мылтык то­тып басуда йөрдек, анда­гы халыкның җәфа чиккә­нен, ачка интеккәнен сөй­ләп бетерә торган түгел; ашарга 12 кешене бергә утырталар иде, өстәлдә калай тәлинкәләр, хәзер андыйлар юк инде, шул тәлинкә белән шулпа са­лып бирәләр, ул су гына, аны күтәреп эчәбез, та­макка да йокмый. Иртән дә, кичен дә шул шулпа. Төшке ашка шул шул­пага өстәп бер агач аш кашыгы җебетелгән соха­ри бирәләр. Бөтен ашау шул. Бараклар, землянка­лар тезелеп киткән, урын булмаганнар плащ-па­латкаларда тора. Ә 1941 елда килгәннәр күл буен­да шалаш корып, озын борыннар каһәрләвенә түзеп, агач бүрәнәләр сөйрәп ташып бараклар, землянкалар салалар, 10–12 сәгать эшләү. Кышын суык үзәккә үтә. Урман эчендә булса да утынлык­ка агачларны җәһәннәм читеннән ташыталар. Кы­рылды инде халык, сугыш герман җирендә булмады ул, Суслонгерда булды. Мин үлеп терелдем ан­да, ачлыктан шешенеп үлә дип, тимер кружка­га су салып, каз канаты белән авызны сулаганда айнып киткәнмен, гомер бетмәгән булгандыр. Ан­нан фронтка чыгып китү зур бәхет саналды, без Наласаның алты егете май аенда чыгып киттек Суслонгердан, Белорус­сия фронтына эләктек, тик бер бәхетсез кайда да бәхетсез инде”, – дип тук­тап кала. Төнлә Суслон­герны өндәге кебек күреп, дерелдәп торып утырган вакытлары күп була аның. “Калтыратып уята, 70 ел узса онытылмый, бәгырь­дә ул”, – әтисен җил те­гермәне салган өчен кулак дип сөргәннәрен дә күр­гән ветеран әнә шулай ди. Районыбызның Ары авылында яшәүче атка­занган мәдәният хезмәт­кәре Гарәфи ага Әх­мәтҗановның хатирәләре дә Газиз Сабир улыныкы­на аваздаш. “Язмыш җил­ләре мине дә 1943 елның октябрендә, колхозга бирелгән нәрәт нигезендә, 1927 елгы егетләр белән бергә Мариның Суслон­герына китерде, аннан Шелонгер станциясенә агач ташыдым. Минем белән бергә авылдан Габ­дуллахан да бар иде. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка – солы, үзебезгә – 500 грам ипи, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да, үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта то­тып бетләрне коябыз. Бердән алып унга кадәр санаганчы, шырпы тарт­масы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием бул­мады. Эшли торгач, Габ­дуллаханның күлмәге та­ушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә кил­де. Бер мари хатынына яшереп кенә утын алып кайтып биреп, күлмәкле булдык. Ул мескен ха­тынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы тузды.Тагын утын алып кайтып, аяк чолгау­ лы булдым, ә чабатаны үзем үрә идем. Без мон­да күргәннәрне эт тә күр­мәде. Көне буе эшлисең, ял юк. Әле шуның өстенә халыкны ач тоталар иде. Түзә алмаслык хәлләр иде анда. Бервакыт качып та карадык, куып тотып кире алып кайттылар, ка­ты итеп кыйнадылар. Без­нең белән Чепья кызлары да бар иде. Аларны аннан соң хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмичә генә калдык”, – дип хәтер­ ли Гарәфи абый.

…Суслонгер буйлап ат­лыйбыз, гадәти поселок, татар тормышыннан азрак аерылса да, йортлар на­чар түгел, яңа төзелгән­ нәредә бар. Юллар да бездәге кебек, асфальт булганы да, машина белән батып утыра торганы да очрый. Урам тутырып йөргән кешеләрне очрат­мадык, берән-сәрән генә. Бар да гади. Әллә чыннан да шулай, әллә безгә генә тоелды – шомлы тынлык. Биредә агачлар да башка төрле, үсеше дә, киселе­ше дә. Урам читендә иске кое, аның янында туктап, “Бәлки моннан солдатлар су алып эчкәннәрдер”, – дип әйтеп куя кемдер. Икенче почмакта тагын искерәк берәр бина күрен­сә, аннан да нидер өмет итә күңел, монда ятып калганнарны күзалларга тырышабыз, ниләр кичер­деләр икән туган яктан читтә. Калтырата, өшетә… Зират янына килеп туктадык. Менә ул – Суслонгерда үлеп калучылар хөрмәтенә Мари иле кеше­ләре тарафыннан куелган обелиск. Чәчәкләр дә са­лынган, чиста. Караусыз булса нихәл итәр идең. Янәшәсендә куелган та­гын бер таш бар, “Анысын узган ел Югары Осланнан китерделәр, соңгы еллар­да менә шулай һәлак бул­ганнарны искә алып килә башладылар, тик сезнен кебек зурлап килүчеләр булганы юк иде”, – дип каршы алды безне Звени­гов районының Суслонгер шәһәр җирлеге башлыгы Владимир Кондратьевич Веселов. Обелиск белән янәшә хуҗа күрсәткән урынга ир-егетләр чарду­ган белән гранит ташны урнаштырдылар, венок­лар салдылар. Ыгы-зыгы беткәч, хәрбиләр “честь” биргәндә барыбыз да тын калдык, күңел генә уйнады. Василиск ата­кай, шәм кабызып, укый башлады, аны Раил хәзрәт алыштырды, мари урманында бер-бер артлы укылган догалар кайтаваз булып яңгырады, могҗиза булдымыни, дөньялар як­тырып киткәндәй тоелды, агачлар үзара “сөйләште”. Табигатьтәге үзгәрешне күзәтеп, хәзрәт укылган Корьән аятьләрен багыш­лаганда күз яшьләрен сөртеп куючылар без генә түгел идек. “Укыганнары­гыз кабул булып, җаннары тынычлансын инде, без дә тынычланыйк”, – дип әйтеп куйды янәшә ба­сып торучы бер абзый. Без  генә дә түгел икән, безнең килгәнне ишетеп, ул чорны үзләре күргән Суслонгерда яшәүчеләр безнең белән аралашыр, сорашыр өчен килгәннәр. Алар да кызыксына. “Бу зиратка урман эчендәге чокырга күмелгән мәетләр сонрак күчереп җирләнде, 1950 еллардан башлап монда кеше күммибез ин­де, бу ябык зират, карап кына торабыз. Ә ул чакта, 4 класста укучыларга, өе­леп торган мәетләрне зур чокырга ташлап, аны җир белән тигезләргә кушты­лар. Монда румыннар, не­мецлар, дип анлаттылар. Без монда үзебезнекеләр, татарлар, чувашлар, Ки­ров өлкәсеннән килүчеләр булганлыгын сонрак бел­дек, – дип уңайсызланып туктап калды Александр Богатырев. Үзенең туган җирендәге бу вәхшилек өчен җанына тынычлык тапмаган бу агай да, без дә бер бизмәндә тигез ке­бек тоелдык – монда әй­ләнә-тирәдә гел мәетләр. Госпиталь урыны урман эчендә, әле кереп булмый анда”. Дүртенче сыйныф баласы монда лагерь тү­гел, госпиталь иде, гел яралылар ташыдылар, үлүчеләр бик күп иде, дип хәтерендә калдырган. Һәркем үзенчә хаклы, ел­лар төрле дә, чынбарлык кына ачы… – Шулай язган булган­дыр, Татарстанга аз гы­на ара калган югыйсә, ә алар безнен җирдә ятып калганнар. Сугыш, бер­ни эшләп тә булмый, безнең җирлектә Арча, Әтнә егетләре ятып кал­ганын да белдек, без зи­ратны карап, үлгәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп торабыз. Җәй аенда ки­легез, блиндаж булган урыннарны күрсәтербез. Тарих аяныч булса да, хә­тер безне берләштерсен, оныклар аралашсын… Сугыш башланганда мон­да 11 сәүдә ноктасы, 4 ашханә, 5 икмәк пешерү заводы булган. Җирләр начар булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы белән шөгыль­ләнмәгәннәр. 1941 елда халыкта 125 сыер, 15 са­рык, 135 кәҗә, 11 дунгыз асраганнар. Бүген Сус­ лонгерда 3800 кеше яши. Мочалище белән икесенә 5000 халык бар. Агач эшкәртү белән шөгыль­ләнәләр, 92 ИП теркәлгән, тормышлар начар түгел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы­на без дә әзерләнәбез… – дип таныштыра безне Владимир Кондратьевич.

Мәрхәмәтле хуҗалар белән саубуллашып, кай­ту юлына кузгалдык. Туган якка алып кайта торган юллар һәрвакыт кыска тоелып, күңелгә рәхәтлек бирә. Изге гамәл кылып канәгатьлек алсак та, бу юлы җан иңрәве басыл­мады. Тарих үзендәге кара таплар белән бергә безгә иярде… “Суслонгер”га аркылы сызылган юл күрсәтке­ чен фотога төшерергә чыктым. Эх, хәтердән дә менә шулай сызып кы­на ташлап булса икән ул Суслонгерны. Булмый! Артымда карашлар то­еп, үзем дә сизмичә ки­сәк кенә артыма борылып карадым, ә анда… урман эчендәге агачлар ара­сында, тезелеп баскан солдатларның меңләгән күзләре безне карап озата сыман тоелды…