Суслонгер наратлары

“Лагерь булган урыннарга сугыштан соң нарат агачлары утырттылар”.
Г.А Лихачева, төбәк тарихын өйрәнүче

Наратларга сарылып үкси күңел,
Һәр ботагы аның кадерле.
Тамып төшкән чәерендә күрәм
сөртелмичә калган яшеңне.
Наратларга төбим карашымны:
бер ешлыкта, нечкә, төз алар.
Иңне-иңгә терәп басканнар да
көтәләр күк бездән бер хәбәр.
Наратларны иңлим акыл белән
кочак кына монда җитәлмас.
Түмгәк саен иңрәп китә бәгырь,
тапмаммы бер кабер… И, Аллам!
Кайсы төштә икән минем бабам?
Бармы аның җирдә кабере…
Тәмуг утларында янганнарның
җир астында бармы ләхете?
Һәр төп саен туктап тыңлыйм,
ишеткән күк булам сулышын.
Кайтавазы кайта ыңгырашып,
күктә ахыры бөтен булмышы.
Чәнечкеле чыбык, калай савыт…-
юлыктык без урман юлында.
Телсез шаһитләре вәхшилекнең,
“Бер сохари булган суында”
Калтырап-кайнап басып торам,
шушы җирдә газап чиккәнсең.
Дымлы җирнең мүген өнең итеп,
салкыннарга ничек түзалдың?..
Өстә калын, тамак та тук бүген,
тик җаныма тынгы табалмыйм.
Юатырга җылы сүзләр эзлим,
яшьлегеңә юлны сабалмыйм.
Наратларга сарылып үкси күңел,
тоймаммы дип, бабам, җылыңны.
И, наратлар! Ачтан үлгәннәргә
һәйкәл итеп күрәм мин сезне.
Һәр наратның монда мең күзе бар!
Һәр солдатның — мең дә бер сүзе…
Йозак белән бикле тарих ята,
Килгән саен ишетәм мин сезне.
Шәһит киткәннәргә бу лагерьда
дога укый килеп оныклар… —
аңлашалар монда һәрчак сүзсез…
Хәтер яши, хәтер үлемсез!

Сүрия Мингатина,
30 апрель 2019 ел.





Оставить комментарий

avatar
  Подписаться  
Уведомление о