Суслонгерда – туган җир туфрагы!

Язылганга кире кайтып

Газетабызның быелгы  22,23 нче саннарында “Суслонгер– бәгырьдә ул…” дип исемләнгән язмам басылган иде. Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты белән берлектә Суслонгерда һәлак булучыларга чардуган ясап, гранит таш куеп кайтуыбызны язган идем. Бу мәкаләм дә Суслонгер турында.

Сүрия МИНГАТИНА

Чөнки 12 июнь – Россия көнендә тагын бардык Суслонгерга. Бу юлы да барып кайтуны  Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты оештырды. “Әле генә бардыгыз бит”, дип уйлап куйдыгызмы?! Әйе, әле генә, март аенда гына барган идек, нинди җиргә баруыбызны белеп барсак та, бу кадәр үк халыкның күңелен кузгатырбыз, моның кадәр кайтаваз булыр дип уйламаган идек. Суслонгер турындагы язманы социаль челтәр аша бөтен республика укыды, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты газетасы “Халкым минем” һәм “Нәсыйхәт” газеталары күчереп басты. Килгән фикерләр төрле, тик берәү дә битараф түгел. “Укыйм… бер кат укыдым, ике… Тәнне ниндидер аңлатып булмый торган калтырау биләп алды. Шул дәрәҗәдә аянычлы язмышлар… Вәхшилеккә җан әрни… Кан кыза. Нәфрәтем  дә көчле… Менә шундый тәэсирләр калдырды бу мәкаләң, Сүрия апа! Сугыш корбаннарына дога булып барып ирешсен бу язмаң!”– дип яза Мамадыштан Алсу Габдерәхимова. Амиин. “…Суслонгер турындагы язмаңны укып, үземне күп еллар бимазалаган сорауларга күпмедер җавап таптым. Рәхмәт. Бик изге эшне башлап җибәргәнсез. Ә шул корбаннар кемгә кирәк булган? Аларны ничек җавапка тартканнар? Башкортстанда да булган бит ул. Димәк, очраклылык түгел, махсус оештырылган эш түгел микән бу. Шул сорауларга тирәнрәк җавап аласы иде”, – дип яза Зөмәрә. “Безнең авылдан китүчеләр дә бик күп булган анда”, – дип язучылары да байтак. Күпме күз яше түгелгән, күпме өйгә кайгы кергән, күпме кеше оныта алмый изалана. Язма чыккан көннең иртәгесен редакциягә  килеп кергән Олы Әтнәдә яшәүче Дания апа Сираҗиеваның күз яшьләрен дә оныта торган түгел. ”Минем әтием Нәҗип Салихов та була анда. Кечкенә сеңелем Дамирәне кешегә калдырып, әнием Фатыйма да барган Суслонгерга. “Ишектән кайтып керде дә егылды, аяклары гөп шикелле шешкән иде”, – дип сөйләгәннәре истә. Әнием 1990 елда үлде, әтием Суслонгердан “Сугышка керәбез”, дип хат яза. Әти бик акыллы кеше була,  шул хатны да сакламаганбыз. Ә сезгә, барыгызга да зур рәхмәт, әти кайтып кергән кебек булды, үземне шунда итеп хис иттем”, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли  Дания апа. Суслонгерның архивы ябык, мәгълүматлар юк, Зөмәрәне борчыган сорауларга бик күпләр җавап эзли, тик әлегә җавап юк. Билгесезлек әйләндереп алган, тик туган җирдә берәү дә югалмый, чөнки  хәтерләүчеләр бар, алар булганда без исән,  бары булган мәгълүматларны теркәп кенә барырга кирәк. Күәм урта мәктәбенең тарих укытучысы Равил Садриев та белгәннәрен әйтте: ”Күәмнән китүчеләр бик күп булган, күрше Наилә апаның әтисе Мөхәммәдьяр, хатыны Миңзифа, Шиһапов Рафаэль абыйның әтисе Газимҗан абый да Суслонгерда булган. Миңзифа апа да Мөхәммәдьяр абый янына бара. Кулында көянтә-чиләккә аскан ризыклары була. Тик сакчылар кертергә ашкынып тормыйлар. “Я безгә ризыкларыңны биреп иреңне күрәсең, яки бөтенләй борылып кайтып китәсең. Миңзифа апайның өендә имчәк баласы кала. Ул риза булып, ризыкларын солдатларга калдыра, аны ире янына кертеп җибәрәләр. Тире белән сөяккә калган ирен күреп бик елый ул. Шунда Мөхәммәдьяр  абый: ”Хатын, син менә бу савытка үзеңнең сөтеңне сау, сөтеңне эчкәч бәлки тамак туйгандай булыр,” дип әйтә. Шулай итеп хатыны үз сөтен эчертеп, ирен тукландырып кайта. Бибинур апа белән бергә Газим абый янына хатыны Зәйнәпбану апа да бара Суслонгерга, тик гарнизонга кергәндә аларга барлык әйберләрен калдырып, аз гына ипи алырга кушалар. Көянтә-чиләкләрен урман авызында ук калдырталар. Гарнизонның бу ягына кире чыгармаганнар, ә бөтенләй икенче якка юл күрсәткәннәр. Шунлыктан бу бичараларның кайтканда ашарга дип алган ризыклары да урманның теге ягында кала. Кайтканда урыс-мари авыллары аша хәер сорарга мәҗбүр булалар. Кайткач хатыннар: “Ярый әле Зәйнәп русча белә икән, югыйсә ачтан үлгән булыр идек, кайтып җитеп булмас иде”, дип сөйләшкәннәр”.  “Безнең Хәким абый белән Рәхимҗан абый да була Суслонгерда. Хәким абыйга баруга яңа шинель киертәләр, Рәхимҗан абыйга шинельнең искесе эләгә. Шунда Хәким абыйга:”Сиңа яңа шинель биргәч, монда озак тотмаслар”, – дип әйтәләр. Дөрестән дә, Хәким абый озак булмый бу лагерьда. Рәхимҗан абый озакка туктала”, – ди Раушания апа Галиева. Берүк лагерьда ике төрле мөнәсәбәт булганлыгына дәлил бу. Наласа авылында яшәүче, Суслонгерда булган 90 яшьлек Газиз бабай да: “Анда кешечә ашаган, кешечә киенүчеләр дә бар иде, без генә ачка интектек”, дигән иде…  Хатларның рәхмәт әйтеп язылганнары да күп, Арча телевидениесе чыгышыннан соң да килүчеләр аз булмый. Чистайдан хәтта бер күрәзәче апа хәрби комиссарны: ”Мин сезгә бик күп әрвахларның шатланганнарын җиткерергә килдем, бик зур эш эшләдегез”, – дип тә  гаҗәпкә калдыра…

      Буласы булган, мәсхәрәләнгәннәр, каһәрләнгәннәр, күпме җаннар кыелган. Тарихны үзгәртеп булмый, тик без Ватанны саклаганда вафат булучыларны онытырга тиеш түгел.  Суслонгерга барып кайтканнан соң, халыкның теләген, үтенечен искә алып, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан,  Арча шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев 450 нче карарын кабул итә. Бу карары белән җитәкче Суслонгердагы каберлекне карап, тәртиптә тотуны Г.Тукай исемендәге Арча педагогик көллиятенә йөкли. Алар чардуганны карап, кирәк булса буяп, каберлеккә чәчәкләр утыртып торачаклар. “Булмас, онытырлар…”, дип кенә уйлый күрмәгез. Хәтер һәм кайгы көнен (22 июнь) аз гына якынайтып, хәрби комиссар менә шул уку йортының социаль-экономик фәннәр укытучысы  Илһам Борһан улы Низаметдинов җитәкчелегендә 1991 нче елдан бирле эшләп килгән “Прометей” эзләү отрядына  йөрүче укучыларны каберлеккә  алып барды. Алай гына да түгел, Суслонгерга Арча, Әтнә туфрагы барды. Петуния, хризантема чәчкәләрен әнә шул ике районнан алып барган балчыкка утыртып, изгеләр каберлегеннән алып барган суны сибеп  кайттык. Кеше кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкка ирешмәсен, ул туган туфрагыннан, туган җиреннән олы була алмый. Кечкенәме, зурмы, баймы ул ярлымы кендек каны тамган җир – иң изге җир. Бәхетлеләр генә вафатыннан соң, туган туфрагына иңдерелә.  Чит-ят җирдә ятып калганнар үзләрен бәхетсезгә санамасыннар, рәнҗеп ятмасыннар дип туган җир туфрагын Суслонгерда җирләнгәннәр каберлегенә дә илтеп салдык…

      Әйтеп кеше ышанмас, үзем күрмәсәм бәлки мин дә ышанмас идем, гел могҗизаларга тап булабыз. Без Суслонгерга барып кергәндә 15 сәгатьтә 15 минут иде. Көн болытлы, юл буе яңгыр астында бардык. Яңгыр астында чәчәк утыртасы булыр инде дип тә борчылган иде күңел. Тик юк, Аллаһы Тәгалә безгә булышты. Каберлеккә килеп керү белән ялт итеп кояш чыкты, һәм ул иң өстә, төш вакытындагы кебек кыздырды. Көлтә-көлтә җылы нурын бүләк итте, 16 сәгать 10 минутта зираттан кузгалдык, утырткан чәчкәләребез күпме җаннар белән бергә (бу җирлектә моны аеруча тоясың) безне озатып калдылар. Суслонгерны чыгып бетә алмадык яңгыр тагын коя башлады…

      Күңелне бу юлы ниндидер бер рәхәтлек биләп алды. Каберлек ул– хәтер, ә анда яшь буын утырткан чәчәкләр үсәчәк – монысы тереклек. Суслонгерда вафат булучылар да кирәксез түгел хәзер, без, исәннәр дә үле түгел… һәм бу бару да соңгысы булмаячак, без монысын да аңлап кайттык: истәлек һәм хәтер үлемсез!