Сылу Зарипова

 

   Илсөя Бәдретдинованың “Сәер кеше” дигән җырын ишеткәнегез бардыр. Мин әнә шул җырның каһарманы кебек “гади генә сәер кеше”. Гадилегем нидә соң? Мин җир шарындагы әллә никадәр кеше кебек үк ямьле яз аенда шушы гүзәл дөньяга аваз салганмын. Әти-әнием гади кешеләр: намус белән хезмәт куеп гаилә дәүләтебезне төзегәннәр. Мин Олы Әтнә урта мәктәбендә белем алдым, Арча көллиятендә укытучылык һөнәрен үзләштередем, КФУ һәм ИСГЗ югары белем бирү йортларын тәмамладым. Ә шулай да, белем алу белән араларымны өзмәдем: әлеге вакытта үзебезнең Әтнә районы авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга кердем. Дусларым әйтмешли, “вечный студент”. Шулай ук, менә инде җиде еллап мин гади авыл мәктәбендә укытучы булып эшлим.

Ә сәерлегем нидә соң? (Хәер, шуның кадәр гомеремне укуга багышлан дип алсак, күпләр инде “сәер син” дияләрдер). Беренче чиратта, бу әлбәттә, минем дөньяга булган карашымда. Мин ышанам Аллаһка, ышанам хакыйкатькә, ышанам якты киләчәккә һәм һәрбер кешенең бу дөньяга юкка гына килмәвенә. Әйе, чынлап, һәрбер кешенең бу тормышта үз роле. Кеше – көчле. Кеше үз гомерен һәм хәтта бүтән кешенең тормышын үзгәртергә сәләтле…

Күңелмә килгән уйларны, кешегә җиткерергә теләгән фикерләремне мин шигырь формасына салырга яратам. Язу өлкәсендә үземне дилетантка саныйм, бәлки шуңададыр, шигырьләремә карата тәнкыйтьне тыныч кабул итәм. Әйе, шигырь язу җиңел эш үгел, ул тик торганда гына күңелдә тумы  й, нинди дә булса этәргеч кирәк. Хәер, минем белән килешмәүчеләр дә булыр, бу, шәхсән, минем фикерем.