Тәмле төш

Әниемне төштә күрдем,
Үләнле чәй эчерде,
Үзе пешергән икмәккә
Каймагын ягып бирде.

Гүя мин кайтканны көткән —
Коймагын да пешергән,
Самавыры чыжлап тора,
Белмим, кайчан өлгергән?!

Нинди бәхет татый алу
Сый-хөрмәтен әнинең!
Уянгач та телдә иде
Тәме хуш исле чәйнең.

Күзем йомдым күрергә дип
Дәвамын тәмле төшнең,
Йокым качты, аңлагач та
Аның мөмкин түгелен.

Нур АХУНОВ