Татарның затлы хәзинәсе

Флорид абый! Татарның затлы хәзинәсе  ул…

Башкалабызның үзәгендә урнашкан “Ногай” отеленең Тукай залына барып кергәндә күңел мең кат айкалып, мең кат түгелгән иде инде. Залга узуга  күзләрне тагын яшь пәрдәсе томалады. Флорид абый! Зал аның белән тулган. Кай тарафка карасаң да ул… – аның рәсеме! Беркемдә дә булмаган күз карашы… барыбызны үз иткән дәрьядай күңел һәм безнең, бөтен татар дөньясының кайгы-шатлыкларын сыйдыра алган шәфкать тулы йөрәк…

Сүрия МИНГАТИНА,

“Әтнә таңы” газетасы журналисты,

Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

   Күз карашыбызны Флорид абыйдан ала алмыйча, без, аның шәкертләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, танышлары, дуслары катып калдык. Кичерешләрне әйтеп аңлата ала торган түгел, һәммәбез дә аңа рәхмәтле! Беребез дә аның исеменә тап төшермәгән, беребез дә яхшылыкларын онытмаган! Аңа охшарга тырышып, аз гына юлдан тайпылсак та аның киңәшләрен искә алып, үзен сагынып, туры юлдан тайпылмаска тырышып (ә сәбәпләр бик күп) иҗат итүче матбугат әһелләре барысы да, юбилярны искә алырга ераклардан килгәннәр. Килми калып булмый торган олылау кичәсе бу! Онытып булмаган, онытасы килмәгән, үзе мәңгелеккә киткәннән соң да истән чыкмаган шәхес Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов! Әле дә гаҗәпләнәм, сокланам, ничек аның йөрәгенә  барлык студентлар да, аларның шатлык-мәшәкатьләре дә бердәй сыйган, ничекләр  аның җылысы барыбызга да бердәй җиткән… Ә без күбәү!  Менә шул күбәүнең гел исендә Флорид Имамәхмәт улы, ул гел   янәшәдә…

   Замана яшьләрен матбугатның серләренә төшендерүче Васил Гарифуллинның, Флорид абыйның безнең кебек үк укучысы: “Залга үтегез, урыннар калмас…” диюенә, аңга килеп залга уздык. Урындыкта — “Шәһри Казан”, “Татарстан”  журналы…, аларда да – Остаз! Укытучыбызның 80 яшьлегенә багышлап КФУ, Татарстан журналистлар союзы, АО “ТАТМЕДИА” тарафыннан оештырылган, 11 февральдә  булган  конференция башланганчы алган тәэсирләр әле болар. Ә аннан соңгысын… инде ничә көннәр, ничә төннәр буе уйлап йөрим. Истән чыкмый. Шатланам, моңсуланам. Горурлык хисе чиксез. Безнең буын журналистлары  Флорид абыйда укуы белән бәхетле,  аның  тирәсендә дә үзе кебек олы йөрәкле  укытучылар тупланган иде. Тәлгать абый Миңнебаев, Розалина апа Нурурллина,  Илдар абый Низамов…  –  барысы да Флорид абый үрнәгендә эшләгәннәр.  Бу чыннан да  зур бәхет булган, без ул чакта аңлап та җиткермәгәнбез. Алар укытучы гына түгел, педагог булганнар. Белем бирү белән бергә алар безне олы тормышта югалып калмаска, кирәк чакта үзебезне яклый белергә дә өйрәткәннәр. Безнең  тормыш белән яшәп, киләчәкне алдан күреп, бездә үзләренең каләмдәшләрен дә күрә алганнар. Лаеклы алмаш әзерләнгән.  Шуңадыр бу Остазлар укыткан укучылардан үз эшләрен яраткан белгечләр чыккан һәм алар Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә эшлиләр, һәркайсы хөрмәтле һәм дәрәҗәле. Күпме үзгәреш чорын күреп тә сынмаган, сынатмаган, бүген дә үзләре сайлаган һөнәргә тугры алар…

… Флорид абый яратып җырлаган ( ә ничек җырлый иде)  җыр белән башланды искә алу кичәсе.  Азат Абитов “Нишләргә соң дигән сорау белән киләм синең рәсемең каршына, үзең булсаң әгәр мондый  уйлар килер идемени башыма…”,   дип җырлый башлауга, зал моң белән тулды. Җан уйнады. Флорид абый җыры, Флорид абый моңы! Замананың тизләнүе, яңа технологияләр кулланышка  керү матбугат әһелләре алдына күп куя бу сорауны. Нишләргә? Татар матбугатын, татар әдәбиятын, ахыр чиктә туган телне  ничек саклап калырга? Кешеләрне бер-берсен яратырга ничек өйрәтергә? Кешелек сыйфатларын ничек тәрбияләргә? Үзең өчен генә яшәүдән ничек туктарга?..  Ничек үз йөзеңне, үз кыйблаңны  сакларга?  Флорид абый исән булса,  барына да җавап бирер иде… Ул һәр сорауга җавап бирә ала иде! Хатирәләр… ничек татлы алар.

          “Куй син билге! Куймасаң үзеңә оят булыр!”

  • Флорид абый бик төпле киңәшләр бирә белә иде, һәр очракка үз җавабы бар иде аның. Журналистика факультетын тәмамлап, аспирантурада укып йөргән чак. Студентлардан зачет, имтиханнар алам. Үземчә бик принципиаль булырга тырышам, бер кызга зачет куймыйм, сорауларга төгәл җавап бирә алмый. Шулай йөртә торгач,  комиссиягә калдырдым. Флорид Имамәхмәт улы мине үз янына чакырды да: “Син ник йөртәсең ул кызны? Синең бер тапкыр булса да уйлаганың бармы, бәлки ул баланың әтисе юктыр, бәлки гаиләсе тыныч түгелдер, бәлки йөргән егете белән ачуланышкандыр, бәлки ул син укыткан фәнне аңлап җиткерә алмыйдыр… син куй зачет, куймасаң үзенә бик оят булыр, чөнки ул кыздан бик әйбәт журналист чыгачак”,  диде. Куйдым. Еллар үтте. Чыннан да, укучым – әйбәт язучы журналист, күргән саен ерактан елмаеп исәнләшә, ул исәнләшкән саен миңа оят булып китә… – дип, остазын искә алды Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фаттахов. Ул сөйли, ә мине хатирәләр бөтереп алды. Барысы да Флорид абый белән бәйле…

“Кемнәр газета язар? Барысын  да кире чакыртам!”

   Мин университетны 1987 елда тәмамладым. Шулай килеп чыкты,  ул елны татар журналистикасыннан ике белгеч кенә  диплом алды. Кергәндә 15 идек. Без иләктән иләнгәннәрне дә бик күп иләделәр әле. Журналистика кафедрасы укытучыларыннан тыш башка кафедра укытучылары да укытты. Барысы да таләпчән, синең хәлеңдә берсенең дә эше юк.. Барысының да үз фәнен генә укытасы килә. Ә без, татар мәктәбен тәмамлап килүчеләр, белгәнебезне дә сөйләргә оялабыз. 50 кеше бергә укыдык. Күбесе – рус телен су кебек эчүче шәһәр балалары. Имтиханнан күңелсезләнеп чыккан вакытлар аз булмады.  Совет әдәбиятыннан 14 мәртәбә зачет бирүчеләр хәтерлидер, мин дә 12 тапкыр бардым… «Булмый инде, китәм», дип Флорид абый янына гариза күтәреп  кердем, ул безнең декан да, кафедра мөдире дә иде. «Ничек алай була инде, бөтен сәләтле укучылар китеп беткәч, кемнәр газета язар?» дип, Флорид абый минем белән совет әдәбиятыннан  зачетка керде. 3 сәгать утырдык. Укытучы сорый, мин җавап бирәм. Су кебек эчәм, 13 нче  тапкыр бит,  ә укытучы һаман катырак сорый.  Флорид абый маңгай тирләрен сөртеп, күлмәгенең өске төймәләрен чишеп җибәрде.  Әдәбиятчы һаман сорый, тәнкыйтьчеләр язган әсәрләр дә калмады. “Шул әсәрнең ничәнче  битендә”, дип сорауга, мәрхүмкәем, сикереп торды да: «Җитте, бу студентлардан көлү, ул филолог түгел, бу зачет кына… куегыз, мин купме студентларны сез билге куймаганга университеттан җибәрдем, барысын да кире чакыртам…»,  дип, миңа зачет куйдырып, үзе белән алып чыгып китте. Бер зачет тарихы гына әле бу! 
   «Татар мәктәбе» гел сиздерде, икенче курста  бер өчле алып, стипендия бирмәделәр. Эшкә кердем, гардеробта эшлим, кыш көне.  Флорид абый теш дәвалатырга килде. Мине күрде дә: «Син нишлисең монда?»– дип сораша башлады. Буем кечкенә. «Сәламәтлегеңне ник уйламадың?» дигәч, аңлатырга туры килде, күп балалы гаиләдән идем.  «Иртәгә миңа керерсең…, бүген үк эштән чык…» – дип китеп барды. Икенче көнне  мин аның янына керергә оялдым, бәлки оныткандыр, дип уйладым. Ә ул мине лекциядән алып чыгып китеп, гариза яздырды, үзе дә язды. Без  ректорга  бергә кердек. Флорид абый хәлне аңлатты. “Ул бик тырыш кыз, аннан бер дигән журналист чыгачак, стипендия бирик, бу юлы бирсәк, икенчесендә ул үзе дә бишле алачак”, — диде. Миңа стипендия бирделәр, стипендиягә өстәп ярдәм акчасы да алдым. Эштән чыктым.  Башка өчле алмадым. Флорид абыйның бәясенә лаек булырга тырыштым. Әле дә гел шулай…
     Диплом алгач, эшкә Сабага кайтырга теләгән идем. Флорид абый чакырып алды да: “Әгерҗегә белгеч кирәк, бер журналист та юк, дип килгән редакторы, тыңла сүземне…” диде. Ничек тыңламыйм, ул бит Флорид абый!. Киткәндә: “Бер ел эшләп тор, кабат чакыртам, теләгән җиреңдә эшләрсең”, — дип озатып калды. Ышанып җитмичә генә юллама буенча эшкә киттем, ул чакта эшкә билгелиләр иде. Урнаштым. Өч ай саен шалтыратып хәлемне сорашып торды декан. Бер елдан “Сабага кайтасыңмы?”– дип  шалтыратты. Мин рәхмәт кенә әйтә алдым. Ияләнгән идем. Онытмаганы өчен күземә яшь килде. Сөйләп бетерерлекмени аның, безнең укытучыларыбызның яхшылыкларын…  Бикмәт авылы ир-егете – Флорид абый әнә  шундый затлы, чын Кеше иде.  

                              “Минекеләр!” дип сөенә иде…

   1936 елда Башкортстан республикасы Чакмагыш районының Бикмәт авылында  туып, сугыш чорының бар авырлыгын күргән, әтисен сугышка озаткан, “Уфалла” арбасын җитәрлек тарткан, кирпеч суккан, яланнан салам, печән ташыган кеше генә әнә шундый кешелекле була аладыр. Алай гына да түгел, әтисенең үле хәбәрен өч туганы белән бергә ишеткән ул. Сынмаган, егылмаган, киресенчә, Яңа Каты  урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлап, Казанга укырга килгән, университетның татар бүлегенә укырга кергән. Тәмамлап, диплом алган. Эшчәнлеген Питрәч районы халкына хезмәт итүдән башлаган. Аннан соң “Социалистик Татарстан” газетасында эшләү, редактор урынбасары булу. 1968 елда Мәскәүдә журналистика буенча  аспирантурада уку, диссертация яклау. Кабат яраткан газетасына эшкә кайту… КДУ журналистика кафедрасын җитәкләү. Идел буе төбәге өчен журналист кадрлар әзерләүче үзәкне аякка бастыру!  Моңа өстәп тагын, күпме тырышлык куеп,  фәнни хезмәт язу… – искиткеч,  кабатланмас тормыш юлы бу!                     

   Аның улы Азамат  та хатирәләр өермәсен кузгатты. “Әти укучылары белән бик горурлана иде. Телевизордан берәр укучысын күрсә, аларның язганын укыса, “Минекеләр!” дип сөенә иде…  Без бу кичәне оештыручыларга бик рәхмәтле, әтине онытмаганыгыз өчен дә барыгызга рәхмәт…– дип туктап калды  Азамат Әгъзамов.  Тамакка утырган төерне тиз генә йотам димә. Укучыларына да әтиләре кебек терәк була алганын аңламыймыни ул…

  • Флорид абыйның бай китапханәсе бар. Мин аның тузаннарын сөртәм. Ә алар арасыннан кадерле ядкарьләр килеп чыга, студентларының аңа язган открыткалары, кәгазьләре. Үзегез оныткансыздыр да, ә бездә алар саклана. Бер укучысы бүләк иткән ”Еженедельник” бар, кызыл тышлы. Күп алар. Һәм барысын да Флорид абый  кадерләп сакланган. Без дә саклыйбыз.  Мин аларның тузаннарын сөртәм, ике арадагы бәйләнешне сизгәндәй булам….- ди  Азаматның хатыны Елена да.     

             Беренче машина  белән бүләкләнгән кеше ул!

   “Флорид абый бик тыйнак кеше иде. Бүләкләр сорап йөрмәде, ә хезмәтен күрделәр. Журналистларның иң югары бүләге – ХөсәенЯмашев исемендәге премия лауреаты булган кеше ул. “Бәллүр каләм”нең Гран-при иясен Татарстан Республикасы Президенты машина белән бүләкләде. Бу олы бүләкне  дә беренче мәртәбә Флорид абыйга тапшырдылар. Бүләкләгәндә үзе уңайсызланды, ә  зал аягүрә басып алкышлады. Менә шушындый олы бәягә лаек кеше иде Флорид абый. Мин дә аның укучысы…”- дип горурланып сөйләде ТР Дәүләт Советы вице-спикеры, Татарстан Журналистлар союзы рәисе  Римма  Атлас кызы Ратникова. Һәм ул Татарстан Журналистлар союзының  Флорид Имамәхмәт улы яшәгән Казан шәһәренең  Чистай урамында урнашкан йортына мемориаль такта кую  инициативасы белән  чыгуын әйтте.

   Бу хәбәрне дә конференциягә килгән бар кеше алкышлап  каршы алды. Сөенеп бетә алмадык. Флорид абый кебекләр булса да, мең елга берәү буладыр һәм аның исемен мәңгеләштерү бик кирәк. Әлеге мемориаль такта аңа гына түгел, бар татар матбугатына –бәя, ә кадерсезгә калып барган журналистларның хезмәтенә хөрмәт билгесе дә булыр иде…

   Сөйләүчеләр дә, хатирә яңартучылар да күп булды бу кичтә. Шагыйрь Роберт Миңнуллин сөйләгәнчә, бай кешеләр бар, бик әрсез нахал кешеләр бар. Бик зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр бар. Ләкин аларны үзе киткәннән соң без күбебез  хәтерләмибез. Флорид абыйның язмышы, эшчәнлеге бер генә хакыйкать турында сөйли, иң элек кеше булырга, кеше булып калырга кирәк. Шул вакытта гына җәмәгатьчелек, аның шәкертләре, хезмәттәшләре аны онытмаячак… Флорид абый – нәкъ шундый кешеләрнең берсе иде. Һәм аның исемен мәңгеләштерү  үзебезнең кеше икәнлегебезне раслау  белән бергә, әле   кеше кадере барын күрсәтү дә булыр иде!