Тимерүзәклеләр

   “Синең әтиең кайтты,
минеке, апайныкы кайтасы бар”

“Бер дә яратмадым әтине, яратырга дип килә башласа, гел кача идем”, –дип искә төшерә 1940 елгы хәзерге вакытта Күәм авылында яшәүче әнием Һиндия Батталова әтисе Хәбибулла Вәлиев белән тәүге тапкыр очрашуны.

– Әтине 1907 елгы дип хәтерлим. Сугыш башлануга алганнар аны, Ключи -Сап авылыннан башка ир-егетләр белән бергә фронтка киткән ул, әти киткәндә мин, 1940 елның 2 декабрендә туган 6 айлык бала булып, бишектә калганмын. Әти шул китүдән ике мәртәбә авыр яраланып, 5,5 ел йөреп кайтты. Аллага шөкер, безнең бәхеткә исән-сау кайтты. Сугыш беткәннән соң да, кайдадыр эшләткәннәр аларны, менә шунысы бик авыр булды, дип сөйли иде. Өйдә мин кечкенә бала, миннән азрак дәүрәк Мәнсурә, Зәйтүнә апайлар бар. Алар әтине хәтерлиләр иде. Нишләптер җәй көне төнлә кайтты ул. Мин тәрәзәдән кергән көнгә туры килде аның кайтуы. Кич утырабыз шулай, тәрәзә шакыйлар, “Менә син тәрәзәдән кергәнгә шакыйлар аны”, дип, мине куркытырга иде исәпләре, солдат киеменнән ишектән кергән әтине күргәч мин онытылдым, баштарак бар да ышанмыйча тордылар, аннан барып кочакларга тотындылар, мин куркып читкәрәк киттем. Солдат котелогы белән күчтәнәчләр дә алып кайткан иде. Бер дә яратмадым әтине, яратырга килә башласа да, гел кача идем, әниләр белән йоклыйм, әнием Гарифәбану иртән сыер саварга торса, мин дә әни итәгенә ябышып, сыер саварга чыгам. “Йокла, әтиең бит ул синең, тими…”, -дия торган иде әни.

“Ул синең әтиең. Синең әтиең кайтты инде, минем әти кайтасы бар, Мәнсурә апайның әтисе кайтасы бар, Зәйтунә апайның әтисе кайтасы бар әле”, дип җавап биргәнемне хәтерлим.

Озак ияләндем әтигә, чөнки ул минем өчен урамнан килеп кергән кеше белән бер иде. Сугышның менә шундый фаҗигәләре дә бик күп булган аның. Әти ике мәртәбә бик авыр яралана, Кырымның Керчь шәһәрендә керә ул сугышка, “Мәхшәр иде анда”, дип сөйли иде, 1941 елда шул сугышларның берсендә пуля бер чигәсеннән кереп икенче чигәсеннән чыга аның. Үлде дип, үлеләр белән бергә өеп куялар аны. Ыңгырашкан тавышын ишетеп госпитальгә озаталар. Хәле авыр булгандыр, кайткач та 10 метр ара барса, хәле бетеп, иелеп утыра иде. Врачлар әнигә баш мие кипкән дип, сары май салырга кушканнар, әни гел әтинең башына сары май эретеп яба иде. Шул май белэн рәтләнде әти. 1942 елда Ленинград янында, Нева елгасында якташы Зарипов Идрис абый белән дә очраша әле ул. Идрис абый кайта алмады. Шул Нева елгасында дип аңлыйм инде мин, 6–7 кеше камалышта калып, су астында 45 көн утыралар. “Ашарга ярый торган әйберләрне ашап бетергәч, итек балтырларын, итек балдакларын, каешларын кисеп ашап бетердек”, дип сөйли иде әти, шуннан соң аларны коткарганнар. Сугыштан кайткач та дәваланды әле ул, ашказаны белән җәфаланды. Аннан соң эшләде дә эшләде. Башлы иде, кибеттә дә , ындыр табагында да, авыл советында да, ферма мөдире булып та эшләде. Бик акыллы, бик юмарт иде. “Кешелекле булды”, дип искә алалар аны әле дә. Фермада май атлаганда, чиләк төбендә калган майлар, май суларын карап тормаган ул.

“Кала инде”, дип тә чагучылар булган аңа. “Беләм инде мин аның калганын, алсыннар, яшиселәре бар бит”, дигән әти.

Тылда калган халыкның хәле бик авыр булган шул, ашарга юк, кием юк. Бөтенесен сугышка җибәргәннәр. Без бик юк булып калмаганбыз әле, мин кечкенә булып калгач, ашатырга, тәрбияләргә тырышканнар инде, шулай булса да эләкте ул кузгалаклар миңа да. Төрлесен ашадык. Ат кузгалаклары, чыпчык орлыгы, анысының ачылыгы, аннан күмәч пешерә торганнар иде. Мин үземә биргәнне, тәмле түгел дип, башкаларга бирә идем, апайлар мине сүгәләр иде, ник бирәсең, үзебез ашыйбыз ич без аны дип. Безнең 5 баш умарта кортыбыз бар иде, Хәким абый килеп карый иде ул умарта кортларын. Әни үзе дә бик тырыш булды, сыер асрады, сыер белән умарта булгач, без алай ач булмадык. Солы белән бал да бутап бирәләр иде миңа, катык белән буталган балны да ашадык, солыны каян алганнардыр инде, бәлки электән калган запасларны саклагандыр әни. Черек бәрәңге җыярга бара идек, ул аяк тездән бозда була, кияргә юк, ничек түзелгәндер инде. Ул черек бәрәңге кумәченең тәмлелекләре… Җыеп кайткач бәрәңгеләрне җәеп киптерәбез, әрчибез, төябез, ул ап-ак була. Әни он белән туглап коймак пешереп бирә, шул коймакның тәме әле дә истә. Бәрәңге күп була иде, басуы белән кала иде ул чакта. Ул черемәгән дә, өшегән бәрәңге була иде, череге дә җыйналды инде, кайсы бәрәңгенең кортлары да була иде, аларын чүпли идек. Тормышлар әйбәтләнгәч тә пешереп карадым мин ул бәрәңге күмәчен, маен да салдым, тик ашап булмады. Ә сугыш вакытында тәмле иде.
8 яшь тулганда укырга кергәнмен. Китап, дәфтәрләр юк инде, китап араларына яздык. Адәм баласы бөтенесенә дә түзә икән, хәзер дә аптырап уйлап утырам. Үсә төшкәч фермада эшләдем мин. Наил абыеңның әнисе Фәймә апа Әхмәтханова фермада бригадир иде. Ул чыгып апага әйткәч, Мәнсурә апа “Дуңгыз караганчы, бала карыйм”, дигәч, әни апайны Казанга илтте. Мәнсурәне керттеләр дә, ишекне шалт итеп ябып куйдылар, дип әнинең елап кайтканын хәтерлим. Ул бала да караган, кибеттә дә эшләгән. Бер мәрхәмәтлесе паспорт юнәтеп, аны эшкә урнаштырган…

Әни сөйли, мин тыңлыйм. Сабый бала әкият тыңлаган кебек, кайбер өлешләре куркыта, безнең аң кабул итә алмастай урыннары да бар. Тик бу минем халкымның үткәне, ачлы–туклы көн иткәне, шул килеш тә бәяләп бетермәслек батырлык күрсәткән көннәре. Без буыннардан буынга җиткерергә тиешле хатирәләр бу. Җиңү көнен күз яшьле бәйрәм дип искә алабыз, безгә түгел, нәкъ менә шул чорны үткәннәргә күз яшьле ул. Сугыш башланганда 8 яшьлек булып калган әтием Мәхмүтнең күз яшьле балачагы, буе җитмәгәннән аяк астына агач ящиклар өеп менеп басып, токарь булып эшләгән ачлы-туклы чагы. Бабам Габдерәүф Батталовның сугышка китеп, авыр сугышларның берсендә фашистларга пленга төшеп, әсирлекнең бөтен авырлыгын, аннан соң тыныч тормышта бөтен хурлыгын күтәргән үткәне. Аның кебек гөнаһсызга кыйналучылары тагын күпме кеше булмагандыр. Бу – безнең тарих, ә минем гаиләм аның бер кыйпылчыгы гына. Ничә еллар узса да, бабамнар, әтием дөньялыктан мәңгелеккә күчсәләр дә, йөрәкне тырнап, авырттырып, әрнетеп торган кыйпылчык. Мең ярым көн көтелгән Җиңүнең, 72 ел буена да онытылмаган, онытып булмаган, сабак ала торган хатирәсе.

   Сүрия МИНГАТИНА