Тормышка ашсын хыял

Тулган айның  нуры төшә җиргә
Мин гашыйкмын бүген дөньяга…
Йолдызы да якты яна кебек,
Һич сокланып туймыйм мин аңа…

Очыраттым да,тынсыз калып тордым,
Белмим,өнемме бу — әллә төшемме?
Янып торган зәнгәр күзләреңдә,
Керфекләрең «курчак»шикелле!..

,,Яратамын сине», — диеп анлагач,
Ярсып типте кайнар йөрәгем…
Хәләл җефет булып килерсеңме —-
Булырсыңмы өзелеп сөйгәнем?

Ярәшкән көнгә бүләк итәр идем,
Ап — ак төстә роза бәйләмен…
Дус — туганнар бергә җыелышкан,
Алар көтә никах бәйрәмен…

Сөйгән ярым янда булган чакта,
Мин көчлемен, горур, бәхетле!!!
Ярсып тибә йөрәк, нидер сизә сыман
Күрсәм икән андый бәхетне!!!

Илдар Мөбәрәкшин,

Әйшияз-Казан