Туган як

   Кала тауның манарасы 
Соңгы вакытларда районыбыздагы тарихи ядкәрьләргә игътибар арта, кайсын районыбыз үзе яңарта, кайсына якташларыбыз–химаячеләр булыша.

Иске Мәңгәр зиратының яңартылганын язган идек, чираттагысы, яңа гына тәмамланганы – Кала тавындагы “Изгеләр каберлеге” янәшәсендә урнашкан Хан каберлегендәге манара. Бу ике тарихи ядкәрьне яңарту эшен берүк оешма – ПАО ”Таттелеком” башкарды.
Рәсемдә балкып торган әлеге Хан каберлегенә куелган манара якташыбыз, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсхәт Әхмәт улының матди ярдәме белән торгызылды, Әйшә ханның кабер ташы чардуган белән әйләндереп алынды. Мең ел буе тау башында узган чорларның дәлиле булып калкып торган өч кабер ташының берсе күрде әлеге хөрмәтне. Калган икесе тарих тузанында ашалып юкка чыкты. Манара сафка баскач, бу тирәдә яшәгән халык шатланып бетә алмады. Димәк, изгеләр онытылмый. Бездән соңгы буыннар да беләчәк аларны, дип сөенделәр. Тик мәгълүматны бар кеше дә хәтерләрме, дип тә борчылдык, күпме язсак та газеталар да еллар узгач онытыла, югала. Берәү дә мәңгелек түгел. Монысы да истә тотылды, быел гыйнвар аенда яңартылган

“Кала тау” манарасының эчке стенасына Күәм авылының мөхтәрәм аксакалы Мөбарәк Галиев белән тарих укытучысы Равил Садриевның берәмтекләп җыеп туплаган Кала тавы тарихы рәсми теркәлеп, “Кала тавы турында тарихи фактлар”, “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дип, ике телдә – татарча, русча язылып эленгән.

Манараның тышкы ягына да “Бакыйлыкка күчкән мөселман кардәшләребез рухына һәрвакыт догада булыйк!” – дип язып, элмә такта куелган. Манарадан тыш Хан каберлеге, кечкенә зират әйләнәсе дә яңадан бизәкләп эшләнгән тимер койма белән әйләндерелде, Әйшә ханга куелган бер чардуган яңага алыштырылды. Күңелне иң сөендергәне: Күлле Кимегә баручы олы юлның читенә Хан каберлегенә китәсе юлны күрсәтеп билге куелган. Бу изге эшләрнең барысы да ПАО “Таттелеком” генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин җитәкчелегендә эшләнеп, узган елның декабрь аенда төзекләндерелә башлап, агымдагы елның гыйнвар аенда төгәлләнде. Элек куелган манара да кадерле иде халыкка, ә монысы инде карап туйгысыз, милли бизәкләр, тарихи мәгълүматлар белән баетылган. Район халкы бик рәхмәтле бу изге эше башкаручыларга.
Әлеге изге урыннарда – Хан каберлегендә һәм “Изгеләр зираты”нда булган саен, күңелне тырмап, шом сала торган нәрсә бар: ул да булса, һәр икесендә бер-бер артлы куелган чардуганнар һәм чардуганнарны әйләндереп алынган күп катлы җепләр, агачларга эленгән яулыклар, калдырылган ярма, йомырма кебек ашамлыклар… Әле генә яңартылган Хан каберлегендә куелган чардуган белән ташларга гына бер игътибар итегез әле, барысы да бер кешегә – Әйшә ханга куелган. Куючылары гына төрле, берсеннән-берсе зур һәм матур, кемнең матди хәле ничек икәнен карауга аңлап була, нәрсә бу – байлыкта ярышумы?

Вафат булган бер кешегә ничә кабер казылырга һәм ничә таш, чардуган куелырга мөмкин?! Бер чардуган белән бер таш җитә, югыйсә. Кечкенә зират хасил булган Хан каберлегендә, әллә ничә чардуган, әллә ничә таш – барысы да бер ханга куелган, куркыныч булып китә.

Әле урыннар бар, алары да тулса нишләрбез… Дин әһелләре, бу уңайдан Сезнең сүзне дә ишетәсе килә. “Нәзер әйткәннәрдер, шуңа куйганнардыр”, дип күңел юатып карыйбыз. Ә ник нәзер әйтәбез, бар бит ханның ташы белән чардуганы. Изгеләр каберлегендә дә кабатлана бу; уйланыйк әле, җәмәгать, изге эшне башкача да эшләп була. Һичьюгы изге урыннарны чистарту турында уйларга кирәк, ел саен мәктәп укучылары башкара бу эшне, чишмәне дә балалар чистарта… бу изге эшкә дә һәркем кушыла ала, мәчетләргә кирәк ярдәм, имамнарның ничек яшәүләре турында уйлансак та начар булмас… туктыйк чардуган белән таш куюдан!
Хан каберлеге янәшәсендәге басулар сукалана, ел саен аз-азлап тик яткан җирләр алына. 1950–60 еллар арасында эшләгән җитәкче тарафыннан башкарылган ялгышны да кабатламасак иде, каберлекләр, зират урыннары байтак сукаланган инде. Берничә метр җирне арттырып әллә ни баемабыз. Истәлекле урыннарыбызны кадерләп сакларга өйрәник һәм балаларыбызга да өйрәтик…
   Сүрия Мингатина