Тукай якташы мин

Төннең карасына каләм манып,
Язам әле шигырь юлларын.
Яздым, язам, һәрчак язачакмын,
Каләм генә тотсын кулларым.

Язам әле, Тукай якташы мин,
Илһам алам бөек Тукайдан.
Җәйләр җитсә, көй сорармын әле
Һаваларда очкан тургайдан.
Әтнә ягы, Әтнә төбәге без,
Бездә талантлылар җитәрлек.
Талантларны алгы сафка куеп,
Әтнә даны ерак китәрлек.
Без — Тукайлы, Сибгат Хәкимле без,
Шиһабетдин — безнең горурлык.
Алардан соң килгән буыннар без —
Әтнә данын саклап торырлык.
Каләмдәшләр, иҗат итик әле,
Калсын эзләр безнең тарихта.
Бездән соңгы буын горурлансын,
Әтнәлеләр, диеп, гел сафта.

19.04.17.

Гөлүсә Галимҗанова,

Күшәр авылы