Тукай якташы

   «Ачтым күңелем пәрдәсен»
   Дөньяга мәшһүр Тукаебызны биргән данлы Арча якларында туып — үс тә, шигьри җанлы була алма, имеш! Туган төбәгебезнең гүзәл табигате, шифалы сулары, җәйрәп яткан иркен басу-кырлары, җиләкле аланнары һәм «гаскәр кеби тезелеп киткән чыршы-нарат»лы урманнары ничек инде илһам чишмәсе була алмасын ди?!

Шушы гүзәл табигатьле районыбызның Урта Бирәзә авылында 1961 нче елда Бөек Ватан сугышы ветераны — күп кенә орден-медальләр иясе Нуриәхмәтов Фәтхрахман һәм авыл халкының ихтирамын яулаган укытучы Суфия гаиләсендә Дамир дөньяга тәүге авазын сала. Ә гаиләдә барысы — 7 бала! Әти-әнисе бик тыйнак, авылның иң абруйлы кешеләре булгангамы, Дамир үзе дә тәртипле, белемгә омтылучан, күзәтүчән, тырыш бала булып үсә. 1978 нче елда Арчаның 3нче урта мәктәбен тәмамлый. Менә шушы мәктәптә укыган елларда ук каләм тибрәтә башлый. 

  «Кем соң ул Дамир Нуриәхмәтов?» дисезме… Без агымдагы елның 28 нче июлендә аның күңел пәрдәсен ачканын белеп, Арча үзәкләштерелгән китапханәсенә җыйналган идек. «Беренче карлыгачы» — иҗат җимешләреннән торган «Ачтым күңелем пәрдәсен» шигырьләр җыентыгы дөнья күрде бу көнне!

Күпме дуслары, якын туганнары, гаиләсе җыйналды бу кичәгә. Әле Казан шәһәреннән мәртәбәле кунаклар да кайткан иде —Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, бизәүче-рәссам Фәйзрахман Камалов, профессор, якташыбыз, шагыйрь Рифат Җамал.
Районыбыз хакимияте башлыгы урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улының кичәбезне ачып җибәрүе ямь өстенә ямь бирде.
Дөрестән дә, безнең Арчабызда район хакимияте тарафыннан бик нык игьтибар бирелә шул, әдәбияткә, сәнгатькә, шигьрияткә гашыйк булучыларга. Үзләренең ныклы киңәшләрен дә биреп, «күтәреп», үстереп җибәрергә һәрчак әзер булган җитәкчеләребез дә булгангадыр—безнең төбәгебездән, зыялы, мәгьрифәтле, белемле шәхесләр елдан-ел «туып», ачылып,танылып кына торалар.
Менә, дуслар,кулда, ниһаять, Дамирның беренче «нарасые» —иҗат җимеше!
Кулга алып, әле буяу исе дә бетмәгән, яңа туган баладай саф та, серле дә тоелган китапның беренче битләрен ачам.

Хуплау сүзләрен дә шәгыйрә Шәмсия Җиһангирова үзе язган!..»Мин үземне шагыйрь дип түгел, алардан үрнәк алучы дип саныйм»… дип язган сүзләрен укыгач, күңелдә ышаныч уяна —ниндидер ачышлар булырга тиеш бит бу кешенең күңел пәрдәсе артында. Йотлыгып укый башлыйм. Һәм,шөкер, һәр шигыре саен диярлек күңел кылларын «чиртеп алучы»ачышлар таба барам.»—дип бәясен бирә шагыйрә.

Ә беләсезме Дамирның беренче шигыре Бөек шагыйребез Г.Тукайның юбилеена багышлап язылган «Мин бит Тукай якташы» исемле икәнен?! Менә, сезне дә таныштырып үтим әле :

…Төбәлгән Кырлай ягына
Татарның күз карашы.
Бәхетле тоям үземне —
Мин бит Тукай якташы! …

дип башланып китә ул. Һәм аның бу шигыре район һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында урын алгач, «Бу минем өчен бик зур сөенеч булды,иҗатымда алга этәргеч булды дисәм дә буладыр», — дип яза ул.
Дамирның беренче китабын тәкьдир итү кичәсе шулкадәр күңелгә якын булды— җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге,киләчәккә өмет һәм якты хыяллар, тормышны, яшәешне ярату хисләре яңарды. Изге теләкләр дә мул булды, моңлы җырлар белән үрелеп баруы күңелләрне нечкәртте. Дамирның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, таныштырып китүләрне дә барыбыз да яратып тыңладык. Яратмаслык мыни – менә аның «Хәтер сукмагы » дигән шигыреннән юллар:

«Хәтер дулкыннары кочагында
Балачакка кайтып барышым.
Якынайтып үткән юлларымның
Чакырымнарын, һәрбер карышын.»…

Ә инде «Иң зур байлык» дигән шигыреннән бер генә куплетын укып карыйк:

…»Бәхет байлыкта түгелгә
Ышансын иде халык.
Рухи мирас, телебезгә
Мәңгегә тугры калыйк!»…

  Туган телебезне саклауның нинди әһәмиятле булуын үз сүзләре белән әйтеп бирә ала ул!
 Безнең бит китапханә каршында оешкан «Каурый каләм » иҗат берләшмәбез бик матур итеп эшләп килә .Без бу оешмабызда каләмнәребезне «чарлыйбыз», шомартабыз,күренекле язучылар, шагыйрьләр белән һәрдаим очрашып торабыз. Алардан киңәшләр сорыйбыз, тәнкыйтьләр дә кабул итеп җитешсезлекләребезне бетерү өстендә эшлибез. Даими рәвештә җыелып, бер-беребезнең шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен анализлыйбыз, төзәтәбез, рифма, ритм аксамыймы, башкаларны кабатламыйбызмы- һ.б. бик күп кызыксындырган сорауларга җавап эзлибез, кыскасы,шулай иҗат белән шөгыльләнәбез. Бу мәкаләмнең төп герое-Дамир Нуриәхмәтов-безнең»Каурый каләм»ебезнең иң актив әгьзасы! Ул безне үзенең матур,мәгьнәле шигырьләре белән таң калдыра!
Әле безнең «Каурый каләм»леләр ТНВ каналында баручы «Башваткыч» тапшыруна да барып, матур гына чыгыш ясап кайттылар. Ә бу тапшыруда кем җиңүче булды дисезме– безнең Дамир Нуриәхмәтов, билгеле! Җиңүче булырлыгы да бар шул аның—ул шулкадәр күп белә,чөнки, балачактан китаплар укырга яраткан, «аяклы энциклопедия» инде менә! Чын-чын, мәгәр!
Әле, өстәвенә, ул аучы да, балыкчы да, табигать күренешләрен күзәтеп, оста итеп фотога да төшерә белә.
Юкка гына Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, кырчылык бригадасын җитәкләмәгән ул–күп шигырьләрен табигатькә, туган җиргә багышлап язган һәм туган якка мәхәббәт, тормыш гүзәллеге турында яза алган ул.
Әлбәттә, ата-анага булган ихтирамы шигырьләрендә чагыла –»Анага мәдхия», «Тетрәнү».һ.б.

. ..Наздан үргән җылы ояларда
Сабый чагы үтсен баланың.
Өйнең күрке алар, урыннары
Түрдән булсын ата-ананың!…(«Тетрәнү» шигыреннән.)

Ә мәхәббәт, сөю-сәгадәт берәүне дә битараф калдырмый торгандыр инде ул.
Дамирның да мәхәббәткә багышлап язылган шигырьләре «Хуш дип әйтә алмыйм сөюгә»дигән бүлектә урын алган:

…»Йокысыз үтсә дә төннәрем,
Түзәм барыбер яну-көюгә.
Өмет белән тулы күңелем,
Хуш дип әйтә алмыйм сөюгә…»

«Туган җир сулышы»дигән бүлектә табигатьне күзәтеп язган шигырьләре тупланган. Ул алсу таңны да, җәйге төнне дә, яшьлек чишмәсен дә,шаян буранны да, киек каз юлын да, язгы күкрәүне дә ишетә һәм күрә белә һәм шигырь юлларына төшерә. (санап чыкканнар-барысы да аның шигырьләре исеме).

Яңа көн туган бу мизгел
Әсир итә күңелне.
Газиз җир сулышын тою
Иң зур бәхет түгелме?! —

Әйе, дуслар! Дамир Нуриәхмәтовның «күңел пәрдәсе»нең әле бер читен генә «ачтык».Тик шулай да ул безне күпме мәгьнәле, ихлас шигырьләр дөньясына алып кереп китә алды! Дәвамлы булсын, Дамир,иҗатың!
Шигьри тәлгәшләрең өлгереп,күңелең чишмәсеннән ургылып чыксыннар да, «челтерәп агып» торсыннар!
Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова сүзләре белән тәмамлыйсы килә язмамны:
…»Уңышлар телик Дамир Нуриәхмәтовка.
Киләчәктә дә күңеле пәрдәсен ачып, безне яңадан-яңа иҗади уңышлары белән куандырсын! «
Амин,шулай булсын дигән изге теләкләрдә калабыз без дә– Дамирның– безнең Дамирның каләмдәш дуслары!
   Факия Шәрәфетдинова,
Арча шәһәре