Тукталышларым

Язмыш буйлап атлап барам,
Тукталышлары төрле.
«Балачагым»а тукталдым,
Бу тукталыш бик серле.

Үзе ямьле, үзе гамьсез,
Балачагым пыр тузды.
Йөгәнемне тарталмадым,
Ул чаклар инде узды.
Килеп җиттем тукталышка,
Исеме «Үсмер чагым».
Бар да җитеш, бар да бөтен,
Миңа ни кирәк тагын.
Монда да озак тормадым,
«Яшьлек» кә утеп киттем.
Ошады бу тукталышым,
Калам дип өмет иттем.
Гомер атым юртып чаба,
«Яшьлек»не узып бара.
Акрын-акрын чабышкы ат,
Атлый көзләргә таба.
Борылып карыйм уткәнемә,
Ул чаклар сагындыра.
«Тукта атым, ял итикче,
«Яшьлегем» болынында».
Дилбегәмне нык тоталмыйм,
Атым ашкына алга.
Көзләрдә яшәргә риза,
Бәрелми генә ярга.

Гөлусә Галимҗанова

13.10.17