Уйлар коллыгында

Кабатланмас кышкы кар

     Сабый чак. Өскә, сиңа кадәр бер өч кеше киеп тә тузмаган «текә» кара тунны киеп, каеш белән буып куясың да, ишек янына килеп басасың. Аннан әни башка бүрек киертә. Әни һәрвакыт ашыга инде. Шуңа бүрек резинкасы (әбиләрчә падмис) биткә атмасын өчен,  күзне шатырдатып йомасың да, имеш алай ук авырттырмый, булыша, “обезболивающее блин”

     Аннан торбада —  җылылык батареясы инде ул, заманча, радиатор —  җылынып, кибеп торган киез итекләрне киясең (яңа булса, каблуклы туфли сыман). Иии аяк майда инде. Кар тулмасын өчен ыштаныңны тышка чыгарып куясың, күзеңне генә калдырып, әтинең өч төсле йонлы шарфын артка тарттырып (ат мыни) әйләп куялар да… — гламурный булып, әбине җитәкләп мәдәният йортына юл тотасың.

     Як — якта резинкага тагылган, сарык йоныннан әби бәйләгән бияләйләр бутала. Аяк астында кар шыгырдый. Яңа ел якынлаша. Әби аксаклый — туксаклый ашыга, имеш,  урын калмый, алып бетерәләр .

     Яңа ел!.. Үз халкын гына түгел, якын-тирә авыл халкын да сыйдырган иске, җимерек,кечкенә генә мәдәният йорты, ә үзе шундый җылы. Баскан саен җавап биргән агач идән. Сәхнәдә түшәмгә кадәр тиеп торган чын чыршы, исееее… Мммм….  гуашь белән буялган гади лампочкалар бизи үзен. Рашат абыйның кинобудкасыннан төшкән ут шәүләсендә әкрен генә тузан күтәрелә.

     Гардеробны,утырырга урын булмаганда урындыкны алыштырган бильярд өстәле уен буенча «дөнья чемпионнарын» әзерли. Айлар буе «артистларны» репетициягә җыеп, тамашаны әзерләгән Зәлия апа сәхнәгә чыгып: «Исәнмесез, хөрмәтле авылдашлар!»- диюгә, залдагы ут сүнә. Урынсызлар, агач «эскәмия» күтәреп кереп, рәт арасына кысыла. Сәхнә яхшырак күренсен өчен, әти мине үз алдына утырта.

     Бииләр, җырлыйлар…  Ә мин Кыш бабай көтәм. Нәкъ менә тамашаның иң уртасында ишек шакыйлар. Елдагыча Кименең кабатланмас Кыш бабае Рамил абый көттереп, образга кереп, онытылган сценарийга үз сүзләрен өстәп, алга атлый. Кулында пластмасса, үрелгән кәрзин. Анда крекер печеньясы, каткан карамель конфетлар. Никтер алар шундый тәмле иде, нигә, белмим. Җәлләми өләшә иде, балаларга, әбиләргә, кемгәдер закускага.  Арткы рәтләр бөтенләй кәрзинне дә алып калырга мөмкиннәр иде.

     Тамаша ахырында, баянын кочаклап Ильяс абый җырлый:

Тулышып пешкәннәр, кып-кызыл чияләр…

     Әх… аңа кушылып ярты зал моңлана. Күрше урындыктан терсәге белән Камбил  абый әтигә төртә:  «Булдыра, энекәш, ә?» Әти елмая. Нинди кызыл катыргылы адәмнәр алыштыра ала икән шушы 75 төрле һөнәрне бер итеп, яши, эшли белгән авыл  үзэшчәннәрен? Андыйлар юктыр. Зал алкышларга күмелә. Тагын сорап җырлаталар, ә ул ялындырмый гына, салмак итеп моң суза. Халык ашыкмый, сөйләшә, серләшә, көлешә…

     Гади кыш, әллә ни белән аерылмый да, истә калырлык нәрсәсе дә юк сыман. Тик бар икән. Кабатланмас кышкы кар.

 

Хатирәләргә уелып, гадилек истә кала.
Кайтарасы иде…булдыра алмыйм.

 

Гөлнара ӘХМӘТШИНА

Казан — Күлле Киме 
декабрь, 2018 ел

Оставить комментарий

avatar
  Подписаться  
Уведомление о