Укып туеп булмый


…2010 елның марты. Районыбызның Олы Мәңгәр авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугышта катнашучыларны, тыл хезмәткәрләрен олылыйлар. Илсур абый Шакиров ветераннар советы рәисе буларак чыгыш ясый. Ә мин күз яшемне сөртәм, сугыш елы баласының күргәннәренә йөрәк әрни, үскәннәр бит, ничек түзгәннәр…– күз алдыннан бәләкәй Илсур да, яшүсмер егет тә, ахыр килеп укытучы Илсур Гариф улы да узды… Күңел үрсәләнүенә түзеп булмый, ә үзе моның кадәр әрнү-яра белән ничек яши диген. Җыелыш тәмамлангач, бар кыюлыгымны җыеп, Илсур абый янына киттем. “Илсур абый, менә бүген сөйләгәннәрегезне безнең район газетасына да языйк әле, мәкаләгез әзер, үзем карап бетерәм, ризалашсагыз “Әтнә таңы”ның алыштыргысыз, укып туеп булмаслык хәбәрчесе булыр идегез…”, – дим. Ә Илсур абый каршы килә, азрак уйланып тора да, “Булыр микән соң, язып карармын…”– дип сөйләшүгә нокта куя.

   Моның күңеле булсын, тынычлап китсен, дип кенә әйткәндер, язса ярар иде, дип мин кайтам. Озак та үтми, безнең бәхеткә Илсур абый мәкаләләр яза башлады. Нәкъ менә шулай бәхет итеп кабул иттек без аның “Әтнә таңы”на килеп керүен, туктый гына күрмәсен, дип теләдек. Язмаларын түземсезлек белән көтеп алабыз, килүгә бер сулыштан укыйбыз, кая ул кыскарту-үзгәртүләр, Илсур абый бит ул, аны үзгәртеп–төзәтеп буламыни…. Камиллекнең үзе ул, дип әйтсәм, артык булыр, чөнки кеше яшәгән саен камилләшә генә, осталыкның чиге булмаган кебек өйрәнүнең дә чиге юк… Илсур абый да яза-яза остара гына…
   Хәзер елмаеп искә ала торган мизгелләр дә булмады түгел, азрак көнләшү хисләре дә юк–юк та чеметкәләде. Берара Илсур абыебыз республика матбугатына яза башлады. “Илсур абыйның язмаларын “Татарстан яшьләре” газетасы басты, “Безнең газетага аннан соң гына җибәрә бугай ул, соңга кала, кабатлангач укыйсы килми”,– дип шалтыраттылар газета укучыларыбыз. Югалтасыбыз, башкаларга бирәсебез килмичә, Илсур абыйга шалтыраттым да, ничек бар шулай әйттем. Үпкәләр, дип уйлаган идем. Юк, Илсур абый бик көчле кеше булып чыкты. Ул безгә дә, республика газеталарына да язудан туктамады, темалар гына кабатланмады.
   Акыллы, кешелекле, кечелекле, аек карашлы, үз сүзен әйтә белүче, гадел, олы йөрәкле…– аның кешелек сыйфатларын мин тасвирлап та бетерә алмам. Язу осталыгы да әнә шул сыйфатларына тәңгәл аның.

Иясез этләр нишләсеннәр,
Берләшәләр төркемгә.
Ачлы-туклы булсалар да,
Сер бирмиләр беркемгә.
Ник син, татар, берләшмисең,
Маэмай кебек тешләшмисең?!
Кыюлык җитми үзеңә,
Койрык болгап, өмет белән
Карый Мәскәү күзенә…– дип тә язды хәбәрчебез.

   Мәкаләләр язу белән беррәттән шигырьләр дә яза ул. Һәм бердәй көчле, каләме үткен. Мин аның тагын бер сыйфатына сокланам: Илсур абый – авыл җанлы язучы. Олы Мәңгәр авылының тарихын чыгару өчен янып йөрүче дә. Кирәк булса архив материалларын өйрәнүче, туплаучы да ул. Бу китапка кергән язмалары да моңа ачык дәлил.
Китапның бер сулыштан укылачагына минем иманым камил. Илсур абыйны тәүге китабы белән котлап, “Илсур абый, исән-сау бул, язып кына тор, соңгы китабын булмасын. Гел менә шулай кешеләргә шатлык бүләк итеп яшәргә насыйп булсын”, – дип кенә әйтәсем килә. Хәерле сәгатьтә!

Сүрия МИНГАТИНА,
“Әтнә таңы” газетасының редактор урынбасары, Татарстан журналистлар союзы әгъзасы, “Бәллүр каләм” иясе, “Татар рухы һәм каләм” 5нче Бөтенсоюз Журналистлар бәйгесе җиңүчесе.