Хатын үзе үк дәрәҗә

   Дога кылдым

   Хатын үзе үк дәрәҗә Үрнәк гаиләләр турында еш язабыз. Тагын берсен, башкалардан аерылып торганын – Сабитовлар гаиләсен сезнең игътибарга тәкъдим итәсем килә. Бу гаиләдә ир дә, хатын да бер берсен яратып шәригать кануннары буенча яши.

   Өч-дүрт ел буе кызыксынып күзәтәм аларны. Эченэ кереп белмәсәм дә, дини киемнән йөргән Гөлгенәгә сокланып карап калам. Башта үзе генә булса, хәзер кунакка кайтканда ике кызын ияртә. Мөселман Сабантуена да кызларын алып төшкән иде ул, күпләр “Сөбханалла”, диеп күз салды аларга. Газетабыз оештырган бәйгегә катнашкан бу ике кызчыкның токмач җәйгән рәсемнәре дә басылды газетабызда. Ике яшьлек Сәгыйдәнең пәрәмәч ясаганын да күрдек. Башта – ак яулык, билдә – алъяпкыч. Аңлагансыздыр, Гөлгенә – Олы Әтнә кызы, ә Раил – Кама Тамагы егете. Икесе ике төбәктән, ничек танышканнар соң? Әнә шул сорауга җавап табудан башладык сөйләшүне. Раил, үзалдына елмаеп алды да, сүз башлады:

   – Гөлгенәнең туган көненә кәрәзле телефон бүләк иткәннәр, ул чакта ул күп кешедә юк әле. Телефон булгач, кем беләндер аралашырга да кирәк. Гөлгенә ул вакыттагы “ТНВ–Яңа гасыр” радиосына “Акыллы татар егетләре белән танышырга телим”, дип язып җибәрә. Мин инде үземне акыллылар рәтенә салып, Гөлгенәгә шалтыраттым. Сөйләшеп киттек. 4 август көнне Гөлгенәнең “Чулпан” лагеренда ял итүчеләр белән елга портына киләсе билгеле булды, очрашырга сүз куештык. Ә мин 3 август көнне дустымның туенда булдым, ак кәстүм чалбар сатып алган идем, шуны кидем. Билгеле инде туйдан туры елга портына кайттым. Җомга көн иде, Я, Раббым, мине хәерле хатын булырдай кыз белән таныштырсаң иде, дип дога кылдым.

  Яшь әле 

   Очраштык, бер күрүдә ошаттым. Тыйнаклыгы күренеп тора, уйлап кына сөйләшә. Алар теплоход белән сәяхәткә китте. Мин – җомга намазына. Кире аларны каршы алырга килгәндә шул ук ак кәстүм чалбардан чәчәк тотып төштем, танышларым “Раил, өйләнәсеңме әллә?” дип тә сорадылар әле, -дип искә ала Раил очрашкан вакытларын. Ул чакта аңа 20 яшь була. Гөлгенә елмаеп, тыйнак кына аңа карап тора. Билгеле инде ул да ошата Раилне. “Мәктәптә укыганда ук дини гаиләгә кызыга идем, мин-мин булып, мактанып, тәмәке тартып, эчеп йөргән егетләрне яратмадым. Тәртипле егет белән танышасым килде, тик ул чакта дин тоткан егет белән танышырмын дип уйламадым. Дәү әнием Фирая өйрәткән догаларны белсәм дә, намаз укый белмим, өйрәнәсем килә.

   8 сыйныфта укыганда санаторийга баргач, бүлмәдә ике кыз белән туры килдем, алар намаз укый, мин кызыгып карап торам. Раил танышкан көнне үк, кайткач, ошаткан булгандыр инде, “Мин ничек кенә яратсам да, намазда булмаган кызны хатынлыкка алмыйм”,– диде. Бу мине куркытмады, ул вакытка намазның догаларын өйрәнеп беткән идем. Аның дин тотуына куандым да хәтта, чөнки намазда булгач, тәртипле, эчми, тартмый. Ул вакытта Әтнә техникумының бухгалтерия факультетында укыйм. Ныклы карарга килеп, III курска барганда мөселман киемнәреннән киенеп, башка яулык ябып бардым. Төрле кеше төрле фикер әйтте, “Син яшь әле болай төренергә”, “Чәчләрең бик матур бит, ник каплыйсың?”… – Минем фикерем үзгәрмәде”,– дип сөйли Гөлгенә. Әнисе Гөлнур да башта хупламый аның бу адымын, тик каршы да килми. Хәзер куанып бетә алмый. Очрашканнарына бер ел дигәндә, нәкь менә 4 августта сәгать 11 дә Әтнә мәчетендә никах укыйлар ике гашыйкка. Вакытны да, мәчетне дә үзләре сайлыйлар.

  Хатын дип дәшәм

   Раил диндә булса да, дини гаиләдә үсми, башка гаиләләрдәге кебек әтисе Наил белән әнисе Илһамия динне хөрмәт итеп яшәсәләр дә, гаетләргә мәчеткә бару, сәдака бирү, коръән ашлары укыту белән чикләнәләр. “Миңа 15–16 яшь булгандыр, районда мәчет ачылганда Буа районы мөхтәсибе килде безгә. Аның белән бергә Буа мәдрәсәсе ректоры да бар иде. Туганнан туганым Илнур белән безне мәдрәсәгә укырга чакырдылар. Без Илнур белән сөйләштек тә барырга булдык, ул вакытта намаз укый белмим, өйрәнә генә башлаган чак. Мәдрәсә тәмамлагач, Россия Ислам институтына укырга кердем. Бу уку йортында мин икенче мәртәбә укыйм инде, башта дини белем алдым, хәзер лингвистиканы өйрәнәм”,- ди Раил. Хәзерге вакытта ул Кама Тамагы мәчетендә имам булып тора, беррәттән шундагы татар мәктәбендә балаларга инглиз теле һәм физкультура укыта.

Сорарга кайттым, бирмәделәр

   – Бер-берегезгә кем дип дәшәсез, дин тоткан гаиләнең яшәеше нинди, балалар ничек тәрбияләнә? – дип кызыксынам. Гадәттәгечә сүзне Раил башлады, монысы да гаиләдә ирнең хуҗа, хөрмәтле икәнен күрсәтә.

   – Гөлгенә миңа “Бәгырем”, ди. Мин исә Гөлгенәгә хатын дип дәшәм. Хатын үзе үк дәрәҗә ул. Чөнки мин аны үземнеке итү өчен зур тырышлык куйдым. Мөселман егетенә кыз белән озак йөрергә ярамый, өч айдан соң Гөлгенәне сорарга кайттым. Никах укытыйк, дидем. Ул алар өчен көтелмәгән хәл булган инде, хәзер аңлыйм, “17 яшь кенә бит, укып бетерсең”, диделәр. Бирмәделәр. 18 яшь тулгач, тагын сорый кайттым. Аннан соң диплом алганын көттем. Рәхмәт әнигә, каршы килмәде, бердәнбер кызын 18 яшендә миңа ышанып тапшырды. Без өйләнештек. Гөлгенә миңа терәк, таяныч. Гаиләбез шәригать кануннарына нигезләнгән. Аллаһы Тәгалә әйткән, Пәйгамбәребез с.г.в. аңлатканча, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз.

   Зур бәхет

   Мөселман гаиләсенә хәрам керергә тиеш түгел. Биш вакыт намаз уку, сәламәтлеге булган кешегә рамазан аенда ураза тоту гадәти күренеш. Ислам дине күзлегеннән караганда хатын-кыз ирләр күп булган җирдә булырга тиеш түгел, өйдә гаилә учагын сакласа яхшы. Матди якны ир кеше тәэмин итәргә тиеш. Хатын-кыз өйгә кайтканны саклаучы, тәмле ризык пешереп, балалар тәрбияләүче. Эштән өйгә кайтасы килеп торса, кайтышыңа өең чиста, тәмле исләр чыгарып аш пешкән булса, елмаеп хатының каршы алса, балаларың синең каршыга йөгереп килсә, моннан да зур бәхет бармы?

   Гөлгенә өйдә хуҗабикә, балалар тәрбияли, мин аңа эшләмә димим, мәҗбүр дә итмим, аңа шулай ошый, өйдә торганга карап ул эшсез тормый, сораучыларга – сабын, чәч кыстыргычлар, бантлар ясый, токмачлар җәеп кисеп бирә, аның шөгыле күп, ул үз өстендә күп эшли. Аның белән бергә кызлар да эшкә өйрәнә. Бала тәрбияләү өчен дә әллә ниләр эшләргә кирәкми, бары үзеңә балаларга үрнәк булу кирәк. Мәдрәсә гыйлемен балага әти-әни дә бирә ала. Бер яшькә якынлашып килгән, идәндә мүкәләгән бала намазлык күреп, намазлыкка ята. Бер яшьтә ул намазлыкны белә. Әти-әнисеннән күреп тәһарәт ала башлый. Намазлыкка басып, намаз хәрәкәтләрен кабатлый.

   Кызларыбыз Газизә белән Сәгыйдәнең икесенең дә кечкенә намазлыклары бар. Газизә, аңа 6 яшь, тәһарәт ала, намазның берничә догасын белә, үзе кызыксынып өйрәнә. Апасыннан күреп 2 яшьлеге дә колготкиларын салып, аякларын юа, – дип әйтеп бетерүе булды, Газизә “Нәс” сурәсен укый да башлады. “Ул безнең бик кызыксынучан, мин нәрсә эшләсәм, шуны эшли, доганы да үзе теләп өйрәнә, камырга тотынсам алъяпкыч белән яулыгын күтәреп килеп җитә, токмачны да бергә җәеп, бергә кисәбез. Шулай берсендә “Әни, колобок пешерик әле”, ди. Кем колобок пешереп караган, эзләп таптык рецептын, пешердек. Мин нәрсә эшлим, ул шуны кабатлый. Хәзер үзе салатлар ясап куя, байтак эш кулыннан килә. Газизә эшли башласа, Сәгыйдәсе кушыла, мәш киләбез өчәүләп. Әтине менә шулай өчәүләп аш әзерләп каршы алабыз. Ул безгә бик кадерле, гомерлек кенә булсын”,– дип куана-куана сөйли Гөлгенә.

  Шөкерана итә белергә кирәк

   – Раил, үзең генә эшләгәч, тормыш алып бару читен түгелме?– дип кабат кызыксынам.

   – Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Ярлылыктан куркып өйләнмичә ятмагыз”, ди.

   Өйләнешкән гаиләгә Аллаһы Тәгалә бәрәкәтне ике тапкыр арттырып бирермен, ди. Мин моны үзебезнең гаилә мисалында да күрдем. Әти-әнинең ярдәме аз булды, алар өстендә ятмадык. Мин төрле эшләрдә эшләдем, аз гына вакыт булса шабашка китәм. Евро ремонт ясатучылар күп хәзер, эше чыгып тора, фатир өчен түләргә дә, яшәргә дә җитә. Уйламаганда фатир бирделәр, бу үзе үк Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, ярдәме. Мин беләм бер гаиләне, ире эшли, хатыны эшли, аена 40–50 мең сум акча керә, бер балалары бар, үзләре һаман ”Акча җитми”, диләр. Чөнки бу акчаның бәрәкәте юк, бәрәкәт булса, акча да җитә, ризык та . Хәрам керсә, бәрәкәт югала. Без акчаны кысып тотабыз, дип әйтә алмыйм. Киенәбез дә, ашарга да бар, балаларга да кирәген, сораганнарын алабыз. Алда санап үттем, Гөлгенә үзе дә акча эшли, аның заказлары бар. Шөкерана итә белергә кирәк – ди Раил.

   Күп сөйләштек. Дингә мөнәсәбәткә дә тукталдык, дөньялыктагы хәлләргә дә бәя бирдек. Бозыклыкка да борчылдык. Ә сәбәбе бер – “Халык дин тотмый. Әхлагы да шуңа күрә зәгыйфь, эчкечелек тә, зинасы да, башкасы да шуннан. Ирләр җаваплылыктан качкан, хатын-кыз нишләсен, гаилә тормышын үз кулына алырга мәҗбүр, аның бала тәрбияләп утырырга вакыты юк. Дин тотарга да, намаз укыр өчен пенсиягә чыкканын көтә, ярый да сау-сәламәт булып ул көнен күрә алса… гаилә өчен дә үзеңә көч куярга кирәк. Бәхет тә, бәхетсезлек тә, кайгы-хәсрәт тә Аллаһы Тәгаләдән. Без үзебез сайлыйбыз. Сорый белеп сорарга тиешбез. Ә сорау өчен үзебезгә тыйганнан тыелырга кирәк”, — дип аңлата имам.

   Уйланырга урын бар. Үрнәк алырга да. Гөлгенәнең “Тавышны беребез дә яратмыйбыз, шуңа күрә тавышланмыйбыз, без тыныч кына аралашабыз, бөтен серләребез дә уртак, Раил миңа ир генә түгел, дус та киңәшче дә, укытучы да. Мин аннан өйрәнәм. Мин генә түгел, әниләр дә өйрәнә аннан, акрынлап намазга басалар. Ул үзе бер”, – дигән сүзләрен истә тотып йөрим. Ә бит алар яшьләр. Халык юкка гына, бер картларның, бер яшьләрнең сүзен тот, димәгәндер. Чынлап та алар икесе дә үзләре бер! Бәхетләрен Ходай күпсенмәсен.

Сүрия МИНГАТИНА