Ялгыз каен

   Ялгыз каен сагышы
Минем тууым да бик сәер булды шул. Әниемнең кайсы якта икәнен дә белмим. Борын төртеп, Җир куеныннан күтәрелгәндә, ялгызлыгымны тоймадым шул мин. Янәшәмдә тармакланып үскән юкә – әбиләр ышыгында бернинди дә ятимлек сизеп үсмәдем. Көчле җилләрдән, хәвефле яңгырлардан үзләренең калын яшел шәлләре белән саклап, кадерләп үстерделәр алар мине.
Үсеп буйга җиткәндә, янәшәмнән узган һәр юлаучы минем гүзәллегемә сокланып китә иде.” Зифа буйлы, нечкә билле каен кызы ничек берүзе үсә икән монда?”- дип күп тапкырлар аптыраулы караш ташлаучылар да булды.
Ул вакытларда әйбәт булган икән шул. Азрак калынаеп, тармакланып киткәннән соң, башланды инде минем авыр язмышым. Яз җитү минем өчен үлем көтү белән бер иде. Азрак карда аяк батмаслык булгач, үткен балта тотып, яныма килүче кешеләрне күргәч, куркудан нинди хисләр кичерүемне үзем генә беләм. Юкә – әбиләрем андый чакларда, җилсез көнне дә ботакларын авыр кузгатып, хәлемә керәләр, тик ярдәм генә итә алмыйлар иде шул.
Беренче мәртәбә яралануым бер башкисәр малай кулыннан булды. Әтисе белән килгән иде ул урманга. Кулында – нәни балта. Әтисеннән күпкә алда килә. Үзе бертуктаусыз сызгырына.

Килүе булды — балтасы белән минем нәфис тәнемә чабып та җибәрде.

Кәүсәмнән ургылып аккан татлы суымны куеныннан шешә алып җыярга да кереште. Әтисе безнең янга якынлашканда, шешәдәге ширбәт яртыдан мул иде инде. Ә бу өлкән җан иясе ник бер сүз әйтсен шунда. Тәмәкесен көйрәтеп, елмаеп карап тик тора… Китте ата белән угыл минем яннан. Ә мин җәрәхәтемнең әрнүенә түзә алмыйча торып калдым. Ширбәтем агудан туктамый. Хәлем китә башлагач, күзләремне йомдым. Уяным киткәндә, таң беленә иде инде. Җәрәхәтемә күз салдым.Ә ул кан төсенә кереп кызарган. Юкә – әбиләрем уянганны көтәм. Ни диярләр икән инде миңа? “ Әй сине, каен кызы, без күпме саклап үстердек, үз — үзеңне карый алмадыңмы? “ — диярләр микән? Уяндылар. Лепердәшеп сөйләшеп алдылар. Җәлләүләре булгандыр инде күрәсең.
Шул фаҗига белән генә бетмәде шул. Күп еллар кабатланды минем бу яралануым. Елдан — ел ямьсезләндем, гарипләндем. Инде янәшәмдә юкә – әбиләрем дә юк хәзер. Алар да бакыйлыкка күчте.
Минем гәүдәмә балта чабып, җәрәхәтләүче башкисәр малай да ир уртасы кешедер. Үзеннән кечеләргә, агачларны сындырмагыз дип, бәлки, сабак та бирәдер әле.
Ә мин көннән – көн сулам. Юкә – әбиләремне юксынам. Аларны дәвамчысы була алмавыма оялам. Авыр, бик тә авыр миңа!

   Миләүшә Вәлиева,

Ары авылы