Ялгыз…

ялгыз

Ике яфрак ята карда,
Кул сузымы ике язмыш.
Өзелепләр төшкән җиргә
Чыдый алмый ачы җилгә,
Берсе – сөю, берсе– сагыш…
Икесе дә инде ялгыз.

Ике яфрак ята җирдә,
Берсе – каен, берсе – имән.
Берсен –берсе аңламыйлар,
Берсен-берсе санламыйлар,
Аерым үзәк – түзә йөрәк…
Яшиләр тик булып өйдәш.

Ике яфрак– ике күңел,
Якынаю мөмкин түгел…–
Катнаш никах.
Аерылган нигезеннән,
Ыруыннан чыгып киткән.
Дине үзгә, юлы үзгә…

Бәргәләнә үзе генә:
Бата-калка гомер итә,
Чит-ят ыру таптап китә.
Үз тиңнәре янәшәдә,
Тик алар да читкә этә…–
Бәхет һаман читләп үтә.

Ике яфрак кул сузымы
Сыктап-сыкрап гомер итә.
Мәхәббәттән җилләр искән…
Акылы да соңлап кергән,
Бәхетеңне табыйм дисәң,
Кавемеңнән китмә икән.

Ике яфрак ята җирдә…

 

Сүрия МИНГАТИНА