Яратам

   “Димәк, яшим! Димәк, яратам!” — Ландыш сүзләре бу. Дөрес, бу сүзләрдә бернинди дә яңалык юк. Барыбыз да белә. Ярату белән дә таныш без. Ә менә Ландышның үзен, иҗатын беләбезме соң?!

  Ашы бетмәгәннең башы бетми!

 

  яратам Шундый гадәтем бар, шигырьләрне кайта-кайта укыйм. Ландыш Габдрахманованың “Яшим- димәк, Яратам!” дигән китабын да шулай укыдым. Бер тапкыр, ике, өч… Кулга эләккән саен… (ә ул эш өстәлемдә, алдымда ята…) Беренчесендә йөгереп кенә диярлек укып чыктым. Әйбәт шигырьләрне укыганда туктап буламыни, әле аның алда тагын да әйбәте көтәдер кебек. Укып бетердем. Төнге сәгать ике. Күздә йокының әсәре дә юк. Кулда – китап, яңадан ачам. Юк, ярамас, ятам. Шул тәме калсын…

   Ландышның үзен мин белмим, шигырьләрен социаль челтәр тарата. Бик якын курсташымны җирләдек. Гаиләсе, ике кызы калды. Вафаты алдыннан “Гомер шулкадәр кыска икән ул, кызларыма юньләп киңәш тә бирә алмадым, әнинең бик кирәк вакытлары шул әле, әнә шунысы гел уйда…”, дип өзгәләнде. Дустымның менә шул җөмләсе уелып калды. Йөрәктә калды. Кызлар белән язышабыз. Хәлне сорыйсы юк, иң авыр вакыт. (Әни киткәч, җиңел вакыт буламыни ул)… Шул вакытта, уйламаганда бер шигырьгә юлыктым.

 Әрнү

Син киткәннән бирле вакыт
Калды, гүя, калды, тукталып.
Үкси-үкси хәтер чоңгылында
Синле чакны эзлим югалып…
Синле чагым…
-Әнием, ә йолдызларның , бармы икән әниләре?
-Әйе, кызым, алар бар да айның бәбиләре.
— Ә нигә алар кайвакытта төнлә сибеләләр?
-Көчсезләре шулай, балам, җиргә түгеләләр…
— Әнием, ә минем бик тә көчле буласым килә!
— Син Аллаһыга сыен, балам, башыңны имә!!!
Синле чагым…
-Әнием, татлы шәраб икән бу сөю дигәннәре.
— Чама белеп эчсәң, көтә бәхет дигәннәре…
-Ә кайдан, ничек үлчәп була чамасын?
— Эзләмәсәң , шул шәрабның, кирәк, диеп, яңасын.
Агу булып ага җанга шәрабның яңалары…
— Син Аллаһка сыен, балам,
Төзәлер яраларың…
Синле чагым…
-Әнием, бигрәк әче бу тулгакның газабы.
— Түз балам, хәерлегә булсын , диген азагы.
-Мин әни булдым…, әнием! Куенымда- нәнием.
-Аллаһ бүләге ул, балам, сакла-якла бәбиен.

Синле чагым…

-Тынламыйлар оныкларың… мин начардыр, күрәсең…
-Кызым, өйрәт әле аларга «Әлхәм» сүрәсен!

Син киткәннән бирле вакыт
калды гүя , калды тукталып.
Кабер ташың сыйпый- сыйпый,
җавап көтәм синнән тын калып.

Тетрәнмәсен җаның, зинһар,
Туфрагыңа яшем тамгач.
Кайдан алдың сабырлыклар,
Әнием, әнисез калгач?!

Буран белән килә кайтавазың
Җанга якын һәр авазың:

«Гомер буена җитәрлек
Бу әрнү, газап, яраң…
Күз яшеңне сөрт тә,
Аллаһка сыен, балам!!!»

 

   Ландыш ГабдрахмановаЛандышның бу шигырен мин күпме укыганмындыр, күңелемә керде, йөрәгемдә йөрде. Мин бу шигырьне дустымның стенасына элеп куйдым. Кызлар укысын өчен, чөнки анда ул әйтәсе бар киңәш тә бар кебек тоелды. Ул вакытта Ландыш үзе читтәрәк калды, ул чакта шигырь иде уйда. Стенасында йөрү гадәткә керде, бер шигырь йөрәккә үттеме, инде ул автор синеке, һәр җөмләсен, һәр язмасын көтеп аласың. Китапны икенче тапкыр кулга алгач, әнә шул уйлар баш калкытты, күзгә яшьләр килде. Кызыксына башладым: кем, тормышы, гаиләсе, яшәеше… Инде хәзер шигырь укыган саен шагыйрәнең үзен уйладым…

 

   Аның белән яндым, аның белән көйдем. Мәхәббәт, хыянәт, сагыш, нәфрәт… анысы артында да ярату тоеп, Ландышка теләктәш тә, сердәш тә булдым… сагыш тулды. Ник? дигән сорау тынгы бирмәде.

 

   Җавап иҗатында табылгандай булды.

 

Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
Бер генә тапкыр минем
Юлыма чыгып кара.
Күрәсеңме, бәхет белән
Бик ерак минем ара!
Бер генә тапкыр көзләргә
Ялгызың кереп кара!
Сары яфрак сагышлары
Җаныма ничек сара!..
Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
бер генә тапкыр минем
йөрәкне ачып кара…
Тол хатынның күңелендә
Сулкылдый күпме яра!
Инде алай да аңламасаң…
“Әти!” дияргә тилмергән
Балам күзенә кара…

   Сулкылдап, әрнеп, ( Яшь бит әле, ике бала, ялгыз!”), урыны белән шатланып та, тагын укып чыктым. Шатландым, чөнки “Яраткандыр димә” шигыренә юлыктым.

Яраткандыр димә

Яратмадым…
Авыр чагым иде… сыендым…
Серләремне килде бүлешәсем,
Туктап калдым никтер, тыелдым.
(Аңламассың кебек тоелды…)
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Ярдәм көтеп бары төбәлдем.
Игътибарлы булдың, үзеңә тиң
Биеклеккә мине күтәрдең.
(Түбән төшердең дип үртәлдем…)
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Мөлдерәмә идем… түгелдем…
(Тулган чагы иде күңелнең.)

— дип язганын укыгач, ул кадәр үк өзгәләнмидер кебек тоелды. Шул кирәк, дип, ир заты белән дә булышып алдым. Шул рәвешле тагын укып чыктым китапны. “Чистай маружные”да бик дәва була алмады күңелгә. Чөнки, иң төп сорау интектерә: “Лирик героймы, Ландышмы?” Кайсы өзгәләнә шулкадәр. Кайсы кырыс… кайсы ялгыз…

 

Салабызмы битлекләрне?!
Тәмам
“Син – бердәнбер”, дигән әкият!
Ызанында яткан керле бәхет
Ымсындырмый мине. Ниһаять…

– ниһаять… тынычлана күңел, тик алай түгел икән шул, соңгы юллары бар икән әле…

Тик төннәрен генә саташтырыр
“Син — бердәнбер!” дигән әкият…

   Булмады. Мәхәббәт бар җирдә сөелү дә, көенү дә, сызу да җитәрлек. Ә китап тоташы белән мәхәббәткә багышланган. Яңа Чишмә районының Акбүре авылында дөньяга килгән, Казан дәүләт педагогика университетында белем алган, бүгенге көндә Казанда яшәүче шагыйрә менә шулай һәркемнең күңелен сүтә…

   Бу китапны ничәнчедер кат укыганда (исәп онытылды) төшендем, чөнки укыган саен дуслар белән уртаклашасың әле ул шигырьләрне, автор турында сорашасың; мәгълүмат та сөйләшкән саен арта, лирик герой интегә икән. Шагыйрә башкаларның, танышларының дусларының тормышына кереп яза, образ тудыра икән. Ландыш гаиләсе белән бәхетле, балалары үсә. И куандым да соң… китапны алып куеп күпме сөенеп йөргәнмендер. Дөнья түгәрәкләнде. Күпмедер вакыт узгач, тагын тоттым китапны, ничек шулай язып була, язу стиле исемә төште. Тагын укыйм. Шигырьдә – әңгәмә…

 

Чүл…
Ком тузаны бәргәләнеп
Учларымнан ага…
— Бик тирән бугай күңел яраң…
— Сөюемнән китеп барам..
Чүл…
Кәрлә куаклар шәүләсе
Кочагыма ава…
— Димәк, үзеңнән качып барыш?
— Калдыр, дәрвиш, минем язмыш…
“Исәнме!” шигырен укыйк.
-Исәнме, бу бит син!
Исәнме, әйе, мин!
(“Юл чатында еллар аша килеп
Басып торабыз… өн бу, өн!”)
-Ә син үзгәрмәгән… шул ук күзләр…
-Олыгайдык… җыерчыклы йөзләр…
(“Ел саен шул сагыш өстәп китә
Синсез килгән көзләр”)

   80 биттән торган китаптагы 77 шигырьне укыганда үзгә рәхәтлек тоясың. Серле, тирән, үзенчәлекле… хисләр ышандыра, ара-тирә үзеңнеке кебек тоела, тәңгәллек сизәсең…

” Аңа ышанасың. Хисләренә, кичерешләренә…Ул абстракт төшенчәләр белән эш итми, берни дә аңлатмый торган гомуми сүзләр кулланмый. Гади генә сүзләрдә дә мәгънә төсмерләре. Шуларда үзенчәлекле шагыйрәне таныйсың… Ландышның ритмикасында Такташның, бөек шагыйрьнең тәэсире бар сыман. Ландыш та, аның кебек үк, иҗек санының юлларда тәңгәл килүенә артык игътибар итми. Әмма вәзен бар, ритм саклана. Моның өчен осталык кына түгел, табигатьтән килгән талант кирәк. Поэзияне самимилек кенә тәэсирле итә. Сурәтләү чаралары шул тәэсирне көчәйтеп кенә җибәрә. Куаныч-сөенечләр әсәрләргә яктылык бөркеп тора. Табышлар аларны дәртле итә…”- дип яза шагыйрь Ркаил Зәйдулла китапның кереш өлешендә.

 

   Мин Ландышны әллә ничә мәртәбәләр укып йөргәндә, аның китабын тәкъдир итү кичәләре дә оештырдылар, шигырь сөючеләр рәхмәтләрен дә әйттеләр. Һәркайсы белән танышып бардым, һәркайсына күңел сөенде. Шигырьне укыйбыз, шигырьне яратабыз әле. Ландыш шигырьләре белән бергә үзен дә яраттыра белә. Кешелеклелек, кечелеклелек сыйфатлары ярылып ята. Нечкә күңеле бар аның, психолог та ул, укучының хисләрен дә тоемлап, шигырьгә алып кереп китә белә. Яза белә! Беренче китабыңдагы шигырьләреңнең күпчелеге инде күңелдән сөйләнә, чөнки аларда минем кичерешләрем дә бар; Ландыш, бу китабың гына җитмәде, тагын кирәк. Сөю гөлләреннән күпер үреп, шулардан үткәнеңне дә күрәсем килә. Укыйсым килә! Иҗат уңышлары, гаилә бәхете телим… Гел яратып, яратылып яшә!

 

   Сүрия Мингатина