Язмышмы, ялгышмы

  Язмышмы, ялгышмы…

   Көзге иртә. Әкрен генә яңгыр сибәли, аяк асты пычрак. Болай да телгәләнгән йөрәкне тагын меңгә теләрдәй булып ачы җил исә. Ара-тирә берсен-берсе күздән югалткан каргалар тавышы ишетелгәли. Ямансудыр аларга да, туган якларын калдырып, җылы якларга китәргә җыеналар. Беләсе иде, ни уйлыйлар икән: бөтенләй саубуллашалармы, әллә вакытлыча гынамы? Алда үзләрен ни көтәселәрен беләләр микән? Ни генә димәсеннәр, язмышлары охшаш аларның Рәмилә белән. Бик охшаш. Онытып бетерә язган иде бит инде Рәмилә үзенең яшьлеген. Онытылмаса да, йөрәге элеккечә авыртмый, туган нигезен сагынып өзгәләнми иде инде.

   Туганнарыннан “Әти авыр хәлдә кайт…”, дип бер-бер артлы килгән телеграммалар гына күңелен әллә нишләтте. 


   Бәхетсез…

   Айкады, чайкады… Ялгыз агач ботагында әнә төшәм, менә төшәм дип, алдагы язмышына буйсынган сары яфракка карап, әллә ни гомер басып торганын да онытты. Үтәселәр үтте, төрткәләп тә киттеләр, сәерсенеп караучылар да булды. “Апа, ярдәм кирәкмиме сезгә?” , дип сораучы миһербанлылары да табылды. Күзен тоташ яшь пәрдәсе каплады. Күңеле үкси, ятим. Йөрәге үзенә урын таба алмый җәфалана. Барысын онытып, туган нигезенә кайтып егыласы килә. Бәлки шулай дөресрәк тә булыр, кем ялгышмый. Нишләсәң дә әтисе бит. Үз әтисе. 16 яшь тулыр-тулмас нигезеннән куып чыгаручы да үз әтисе иде, ләбаса.

язмыш

   Гомер онытасы юк Рәмиләнең. 30 елдан артык вакыт үтсә дә, рәхимсез, кан баскан, вәхшиләрчә аңа караган ул күзләрне. Үз өстенә килгән әтисе дә янында гына кебек. Өстенә килә-килә: “Эзең булмасын өйдә, чыгып кит, олак, күземә күренәсе булма, син минем кызым түгел…” дип кычкырган кебек. Йөрәге янә кысылгандай булды Рәмиләнең. Юк. Нинди почмакларда этеп-төртеп йөртсәләр дә, чит җирләрдә гомер кичерсә дә, бүтән ишетмәде Рәмилә андый зәһәр тавышны… Күпме генә кыерсытылса да, йөрәге туган нигезеннән чыгып киткәндәгечә кимсенмәде аның. Нәрсә эшләде ул шуның кадәр: бикләнгән базны ачып, бал белән бер касә чәй генә эчте. Бүген әнә өстәленә әллә ничә касә бал куйсалар да, ашый алмый ул аны, тамагыннан үтми. Үзе баллы, үзе ачы…

   Таза, көчле иде ул вакытта әтисе. Аңа тиңләшердәй ирләр аз иде авылда. Кеше янында бик юмарт кыланса да, саран, эчкерле булды. Авыру әнисе яткан кроватка ярсып тибә-тибә: ”Бәхетсез…” дип акырулары йөрәгенә сеңешкән. Ни уйлады икән әнисе, ник туганына үкенде микән, бәхетсез язмышын каргадымы, әллә инде аның да йөрәге ташка әйләнгән булдымы икән? Озак ятты шул мәрхүмә. Аягына баса алмады. Аны бәхетсез итүче дә шул ук әтисе, ләбаса. Күпме кыйнамады, күпме газапламады. Ничек түзде икән мескен?! Балаларына сиздермәскә тырышты. Эчтән сызды. Шуңадыр да, 40 яшьтән аяктан егылды. Ә әтиләре киенде-ясанды да чыгып китте. Кайтмаган, өйдә йокламаган төннәре күп булды аның. Шуңа күрә әниләре үлгәч тә алай борчылмады. Киресенчә дә булмадымы икән әле…

  Балачак

   Балачак… Бер генә дә сагынып искә ала торган җирең юк бит синең. Рәхәтләнеп бер туйганчы ашаган, уйнаган, онытылган вакытларын, күпме генә тырышса да, хәтерли алмады Рәмилә. Эш аты булып үсте алар. Тик тормаска тырыштылар. Ә эшнең иң авырлары, үч иткәндәй аларга кушыла иде. Каршы дәшеп тору юк. Мескен апасы сыер саварга йоклап калмас өчен җәй көннәрендә, урындык куеп, ишек төбендә йоклый иде. Әтисе ишек ачуга, урындыкка тибеп җибәрә дә, урындык әйләнгәләгәнче апасы торып йөгерә. Ул да мәрхүм инде.

   Әниләре вафатыннан соң күп тә үтмәде, өйгә яшь әни килде. Болай да шыксыз өй тагын да шыксызланды. Юклы-барлы ашау тагын да кысылды. Бер шакмак шикәр дүрткә бүленде. Вак алмаларга кадәр сандыкка бикләнде. Кисмәк-кисмәк баллар да йозакка алынды. Май, йомырка базарга китте. Балалар…  алар турында уйлаучы калмады.

 

“Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас”, дип белеп әйткәннәр.

 

Ә ашыйсы бик килә иде. Тамагы тук булса, Рәмилә дә бер касә бал өчен базга төшмәгән булыр иде дә бит. Ашыйсы бик килгән иде шул. Хет туйганчы ашый да алмады шул балны, әтисе кайтып керде. Аяк астындагы җир тоташ убылып киткәндәй тоелды. Ул туган нигезеннән чыгып киткәндә дә нәкъ менә бүгенгедәй көз иде. Төнгә каршы куып чыгарды әтисе. Ул төнне әнисе кабере янында үткәрде кыз. Кабер өстенә ятып: “Әни, кайларга барыйм?” дип елаганы бүгенгедәй хәтердә. Саубуллашты да бугай әнисе белән. Ә төшендә әнисе аңа бер кисәк икмәк бирде. Дәшмичә генә башыннан сыйпады. Шулкадәр рәхәт иде.

 

балачак

  Кичер мине, кызым…

   Әнисенең шулай ризаллыгын алып, мәңге әйләнеп кайтмаска ант итеп, туган авылыннан чыгып китте. Берара туктап торганы да хәтердә. Туганнары, абыйсы, апалары нишләрләр ансыз. Яраталар иде бит алар бер-берсен. Өстендә юньле киеме дә юк иде. Кайларда гына этенеп-төртенеп йөрмәде ул. Бернинди документсыз чыгып киткәнгәдер. Кешегә дә санамадылар. Бер кимсетелгән гел кимсетелә икән. Үләм дигән минутлары да аз булмады аның. Дөньяның миһербанлы бәндәләре булышты. Сикәлтәле юллар аны җылы якларга алып киттеләр. Эшкә урнашты, документлар алды. Тормышка чыкты, балалар үстерде. Бүген оныкларын карый. Бары да җитеш. Ашарга ни теләсәң, шул бар. Алда торгач, ашыйсы да килми. Өстәл тулы ризыкка караган саен йөрәге телгәләнеп, күзенә яшьләр килеп йөдәтә. Туган нигезенә кайтканы булмаса да, туганнары белән хәбәрләшеп яшәде. Менә бүген кулында телеграмма: “Әти авыр хәлдә кайт!”.

    Юлга җыенды Рәмилә. Әкрен генә атлап өеннән чыкты, тик аяклары башка атламады. Көзге суык караңгы төндә салкыннан, аннан битәр рәхимсезлектән өшегән йөрәге әле дә булса җылына алмаган, күрәсең. Әтисе дә аның өчен күптәннән юк ич инде. Хушлашырга иртәрәк булса да, 16 яшьлек вакытында ук саубуллашты бит ул алар белән.

   Әкрен генә почтага атлады. Кеше-кара бик күренми. Телеграмма бланкасын кулына алгач та, азрак туктап торды.

Аннан соң гына ”Әти үлгәч хәбәр итегез…” дип язып, кабул итүче кызга сузды.


Бер мәлгә югалып калган кыз бала: “Апа, бәлки кире уйларсыз?”,- дип сорады. Ә Рәмилә эндәшмәде, бары: “Хәбәр ит, сеңелем”, — генә дия алды.

 

кичер мине

 

   Авыр уйларга батып өенә атлады. Тирә-юнендә генә түгел, җанында да бушлык иде аның. Кинәт аяклары баскан урында катып калды. Ул бая озак карап торган ялгыз агач ботагындагы яфрак, җилдә бөтерелә-бөтерелә, Рәмиләнең аяк астына төшеп ятты. Йөрәгенең бер кылы өзелгәндәй булды.”Булдыра алсаң, кичер мине, кызым…” дигән әтисенең тавышы ишетелгән күк тоелды. Рәмиләнең бугазына төер тыгылды, күзләрен яшь каплады. Рәхәтләнеп бер елап җиңеләясе килде, тик елый да алмады. Гафу итәргә дә соң, бик соң иде шул инде…

 

Сүрия МИНГАТИНА