Юк!..Өр-яңадан!

«Мизгелләр балкый да югала».
Зөлфәт Хәким.

Ә кайчакта кабатлана мизгел.
Нәкъ элеккечә! Юк!..Өр-яңадан!

Милләтемнең кабат каны тама
Биш гасырны кичкән яралардан.

Кабатлана.Кабат туды сорау.
Сайла: Малмы?Җанмы?Телме?Билме?
Көрәшчеләр биле бөгелерме?
Җырларбызмы кабат «Туган тел»не?

Кабатлана. Лаеклымы, юкмы
Яңартылган бәя-ярлыклары?!
…Тәүбәләргә килми насыйп булмас,
Булмас Аллаһының ярлыкавы!..

Зөһрә Хәкимуллина-Хафизова
16.11.2017.