Жыр

 «Бирче яртысын…»

Илдар шау чәчәккә күмелгән алмагачлар арасында… Аңа бик рәхәт… Янында ак алъяпкыч кигән Сиринә бөтерелеп йөри… Җыр ишетелә, шундый матур җыр.
Алъяпкычың, дустым, ак икән,
Ак булса да, салыр чак җиткән…
Илдар, җырның кайсы яктан ишетелгәнен беләсе килеп, борылып карамакчы була. Тик нигәдер башын бора алмый, әйтерсең, башы үзенеке түгел, әйтерсең, бер казыкка элеп куйганнар.
Нигә алай икәнен егет аңлый алмый. Әнә Сиринә нинди чибәр, көлеп кенә тора. Ул аны күзе белән озатырга тели, барып чыкмый. Башы нигәдер бер якка да борылмый.
Ник берәү дә юк икән алма бакчасында? Алар икәү генә. Ике ел буе көтте ул шулай кыз белән күзгә-күз калып сөйләшүне. Юк бит, баш кына түгел, аяклар да атламый. Нәрсә соң бу, ә? Кызның чишмә кебек челтерәп көлгән тавышы ишетелде:
—Нәрсә, нәрсә, тота алмыйсыңмы? Алмассың да. Мин хәзер ак күгәрчен булам да алма чәчәкләре арасына кереп качам, таба алмыйсың мине! — дип, кыз, үчекләп, телен чыгарды.
—Сиринә, тукта әле, зинһар өчен, сиңа әйтер сүзем бар минем, зинһар өчен, бүген соңгы кыңгырау, сине башка күрә алмаячакмын бит, тукта инде!
—Әйт, әйдә, әйт, куып тот та әйт!
Шул арада кыз, күгәрченгә әйләнеп, алма агачы ботагына килеп кунды. Хәзер алма чәчәкләре арасына кереп югала бит Сиринә.
Ул, кыз артыннан омтылып, бар тәне белән тартылып куйды. Кинәт аның аркасына, баш артына меңләгән инә кадагандай булды. Адәм чыдый алмаслык авырту.
—Мммм…
Егет ыңгырашып куйды.
Каяндыр хатын-кыз тавышы ишетелде. Юк, Сиринә тавышы түгел, аныкын меңләгән тавыш арасыннан да таный бит ул. Бу бөтенләй чит тавыш, бик ерактан килә:
—Доктор, авыру тавыш бирә, аңына килә, ахыры.
Табиб пациенты өстенә иелде.

Бишенче көн инде авыру аңсыз хәлдә ята. Яшәргә көч бирүче аппаратлар ярдәмендә генә йөрәге тибүдән туктамады. Бикмурзин шулар ягына борылып карады. Әйе, егеткә көч кергән, теге дөньядан кайтып ята икән. Тик кирәк микән ул сиңа?

Бар гомереңне тоташ газапта үткәрү өчен кайтасың бит. Табиб шулай уйласа да, үзе бар сәләтен егетне аңына китерүгә куйды. Ул хәл итми, кемнең кайчан китәсе Ходай кулында. Табиб, киресенчә, кешеләргә икенче җан бирүче, яшәр өчен өмет бирүче. Аның кулында инде егерме биш ел эчендә меңләгән авырулар булды. Һәрберсенең тормышы өчен бар сәләтен, бар тырышлыгын куеп көрәште, аякка бастырды. Менә бу унсигез яшьлек егетне дә вакытсыз китәргә ирек бирми алып калды, җан кертте. Юк, газапка салды. Тик табиб башкача булдыра алмый. Гиппократ анты шундый: барысына да ярдәм итәргә.
—Аның нерв системасы уянган, шулар тәнендәге авыртулар аркылы егетне уянырга мәҗбүр итәләр, бөтенләй өметсез үк түгел икән әле. Тикшереп карыйк, рефлекслары ничек икән? Аз гына су биреп карагыз, йота алырмы?
—Хәзер, Фәтих Кәримович.
Шәфкать туташы Рәйсә ханым, кружкага аз гына су алып, егет өстенә иелде.
Чишмә тавышы ишетелә, Илдар борынына су исе килеп керде. Аның тамаклары кипкән икән бит.
—Сссууу…
Егет, йотылып, су эчәргә кереште. Бетте дә мени, ник алай бик аз гына? Бер-ике йотым гына эчеп калды бит ул. Чишмә дә каядыр юкка чыкты.
Томан аркылы аның күзенә өстенә иелгән Сиринәсе күренә, тоташ актан киенгән. Чибәр шул син, Сиринәм, бик чибәр. Томан тарала башлады. Юк, бу Сиринә түгел бит, ак халат кигән ниндирер бер апа карап тора. Бу кем? Мин кайда соң? Ә нигә башны борып булмый, күзгә бары ап-ак түшәм генә күренә. Тәне дә аны тыңламый.
—Фәтих Кәримович, күзләрен ачты. Әйдә, әйдә, уян, энем, бик озак яттың бит. Юк, юк, күзләреңне кабат йомма, җитәр инде сиңа, үскәнем!
—Ссссуу…
Илдар кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатты.
—Юк, ярамый, акыллым. Доктор аз гына бирергә кушты шул, җаным.
—Тагын аз гына бирегез, эчсен, зыян булмас, үзе тәрәт итә алыр микән, белергә дә кирәк.
Авыру тагын онытылып су эчте, аннары башын бормакчы булды. Тагын аркасына меңләгән инәләр килеп кадалды. Тән сызлауга чыдарлык түгел.
—Ммммм…
—Селкенмә, энем, ярамый сиңа, тик кенә кузгалмый ят инде, хәер, син бит кузга….
Бикмурзиның утлы карашы астында туктап калды Рәйсә.
—Ач әйдә күзеңне энем, үзегезне ничек тоясыз, Сабиров? – дип, табиб егет өстенә иелде.
—Аркам бик сызлый, башым да бик каты шаулый, күңелем болгана минем, укшыйсым килә…
Егет көчкә тын ала-ала тавыш бирде:
—Доктор, мин бер җиремне дә хәрәкәтләндерә алмыйм. Мин ничек хәстәханәгә эләктем?
—Ә сез берни дә хәтерләмисезме, Сабиров?
—Чыгарылыш көне иде, сыйныфташлар белән таң каршыларга бардык. Мин монда ничек эләктем соң?..
* * *
Әйе, соңгы кыңгырау көне иде. “Алмагачлар чәчәк ата, майның унбишләрендә,“ — дип җырлый халык. Тик быел алма агачлары майның егерме бишләрендә атты. Бик азга гына соңга калып килде яз. Туксанынчы еллар ахырында утырткан мәктәп бакчасындагы алмагачлар инде картайганнар. Алманы бик аз бирәләр. Тик менә ел саен шау чәчәк атуларыннан туктамыйлар. Бәйрәм. Көндезге линейка бетте инде. Ак бантик таккан беренче сыйныф укучысы чыгарылыш сыйныф өчен соңгы тапкыр кыңгырауны да чыңлатты. Инде унберенче сыйныфны тәмамлаган кызлар- егетләр, аерылышып китәсе килмичә, мәктәп бакчасына таралды. Карт-коры “шалапайлар” дип йөртә торган малайлар бүген кәчтүм-чалбардан, галстук такканар, егет булганнар. Кызлар, ел саен килә торган йола буенча, мәктәп формасы һәм ак алъяпкычтан. Кызык, ак алъяпкычлар инде кимиләр, тик менә соңгы кыңгырауга кызлар барыбер шуларны сайлый. Таныш-белешләр аркылы сакланып калган мәктәп формаларын эзләп табалар. Яхшылап юалар, төзекләндерәләр дә бәйрәмгә киеп киләләр. Ел саен шул хәл. Әле соңгы кыңгырауга бер кызның да ак алъяпкычсыз килгәне юк. Алма агачлары арасында, яз шатлыгына бирелеп, шаулап алалар. Ә инде алма чәчәкләре арасына кереп китсәләр, бөтенләй аерып алып булмый үзләрен. Кызлар — яз чәчәкләре, яшьлек, чибәрлек.
Сыйныфташ кызлар арасында Сиринә иң чибәр кыз булып саналып килде. Укуы да бары тик яхшы билгеләргә генә булды аның. Билгеле инде, кызның авылда калырга исәбе юк. Имтиханнар бетүгә, шәһәргә китеп барачак.
Хуш исле алмагачка сөялеп, гашыйк күзләре белән Илдар Сиринәне күзәтте. Ул күптән гашыйк инде кызга. Тик менә серен чишәргә генә батырлыгы җитмәде. Сиринә шулай китеп тә барыр микәнни? Үзен җаныннан да кадерлерәк итеп сөйгән егет барлыгын белде микән ул? Юктыр, кыз беркайчан егеткә игътибар бирмәде. Бар аралашу сыйныфташ буларак “исәнме, сау бул” иде. Кыз күбрәк Хәйдәр янында кайнашты. Һәр сыйныфта иң чибәр кыз булган кебек, бар кызларның күзен яндыручы егет тә була. Укуы әллә ни булмаса да, егет таза гәүдәле. Өс-баш – соңгы мода буенча. Шулай булмый ни, әти-әнисенең авылда үз кибетләре бар. Өстәвенә, сыйныфташлардан бер яшькә олырак. Яңа еллар узгач, егет кулына машина йөртү хокукын биргән документ та алды, мәктәпкә үз машинасы белән килеп йөри башлады. Бу инде кызлар күзе алдында дәрәҗә тагын да үсү дигән сүз. Сыйныфташ малайлар арасында үзен лидер итеп тотты егет. Танымасалар, каршы әйтсәләр, аларга акылны бик тиз кертте. Кулы да бик җитез . Тик торганда да берәрсенә менеп төшә ала. Әнә, ничек кенә бер кирәкмәгәнгә, оста итеп, мәктәп коймасын тибеп сындырды. Таза егет. Кызлар аның янында чуалдылар, һәркайсы үзенә ярарга тырышты, аның көен көйләде. Хәйдәргә бу, билгеле, бик ошый .
Хәйдәр сыйныфташ малайларны үз янына чакырды:
—Әй, монда килегез әле! Бүген таң каршыларга барабыз. Буш барып булмас, берәр ярты алырбыз.
Сыйныфташ малайлар аракы белән таныш түгелләр, тик Хәйдәргә каршы әйтергә ярамый. Аннары укучылар түгел бит, кем орышсын хәзер аларны. Бераз егет булып, аракы да эчеп карыйсы да килә. Олылар әйткәнчә, соңгы кыңгырауны юарга кирәк.
—Күпмедән җыелабыз соң?
Бусы Шамил, ул гел Хәйдәр янында булды, һәрвакыт аның йомышын үтәп килде.
Бер бишәр йөз дип торам .
Илдарның әнисе сыер савучы булып эшли, әтисе дә колхозда. Яртышар ел акча күргәннәре юк. Билгеле, биш йөз сум чыгарып сала алмый егет.
—Мин аракы эчмим, – дип каршы төште Илдар.
—Мин сиңа аз акыл керттем, әйеме, турысын әйт инде акчам юк, диген. Ярар, булмаса бирмәссең, Хәйдәр абзаң коткарыр, – дип, Илдарның эченә төртеп алды.
Илдар бөгелеп төште. Кырыйдан карап торган кызлар егетне жәлләп куйдылар. Аларның карашын күрүгә, Илдар җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Их, сез, кызлар, белсәгез икән, егет кешегә хатын-кыз каршында көчсез булып күренүнең никадәр хурлык икәнен!
—Сигезгә шушында җыелабыз. Барыбыз да. Аннары су буена китәрбез. Сиринә, син сигезенче яртыга әзер бул, машина белән кереп алырмын, – дип дәвам итте Хәйдәр.
Моны ишеткәч, кызның йөзе балкып китте. “Күрдегезме, мине машина белән килеп алачаклар, мин җиңүче!” – дигәндәй, сыйныфташ кызларга масаюлы караш ташлады. Кызлар дәшмәде. Кичкә кадәр сыйныфташлар өйләренә таралды.
Су буйлары элек матур булган. Авылдан ярты чакрым гына ераклыкта. Кечкенә генә инеш, чишмәләр бик күп. “У-у-у, аларның саны иллегә җитә иде”, — дип сөйлиләр картлар. Инешкә терәлгән әрәмәлек. Билгә җиткән ямь-яшел печән. Авыл халкының малы, көтүгә чыгып, җәй буе рәхәт чигә. Ашатам дисәң — яшел печән, эчәренә суы да шунда гына, җәйге челләдән качыйм дисәң — күләгәле әрәмәлек. Сандугачлар тавышы авылга кадәр ишетелеп торган.
Совет вакытында мелиорация программасы күтәрелеп чыкты. Имеш, кырларны сугарырга кирәк. Менә шул программа буенча чишмәле инешләрне зур итеп буып куйдылар. Язгы ташу китә алмыйча, көтүлек җирләрен, чишмәләрне, сандугачлы әрәмәлекләрне су астында калдырды. Хәзер андый плотиналар күп . Башта алар чөгендер җирләрен сугардылар, СССР беткәч, берәүгә дә кирәге калмады аларның. Су үткәргеч торбаларны халык хуҗалыкка ташып бетерде.
Алай да табигать адәм баласы салган зыянны үзенчә көйли алды. Ул плотиналарда балык яхшы үрчеде. Моңарчы авыл халкы күрә алмаган кошлар очып йөри башлады, зур сулыкка җирле халык та тартылды. Балыкчылар күбәйде. Җәен, колач җәеп, су коендылар. Төрле бәйрәмнәрдә халык, бу зур плотиналар янында бәйрәм итеп, күңел ачарга ияләнде.
Яшьләр җыелып килгәнче, плотинага эңгер-меңгер иңә башлаган иде. Су өстендә берничә аккош күренә. Кемнәрдер әзерләгән өстәл янына килеп туктады яшьләр. Кызлар, билгеле, табын әзерләде. Егетләр кайсы учак тергезде, кайсы матаен карады, кайсы кармак салды. Табын янында Хәйдәр аракыга тотынды.
—Тә-ә-әк, башлыйбыз. Әйдәгез, егетләр, берәрне тотып куярга кирәк!
Стаканны бушаткач, аракыга ияләнмәгән егетләр укшып алды. Кызлар борын җыерып аларга текәлде. Яшь тәннәр агуга каршы тора алмады, билгеле. Табын өстендә төрле шаян сүзләр ява башлады. Хәйдәргә аларны күзәтү кызык, ул инде аракы белән күптән таныш. Аннары әнә Сиринә дә аңа елышып утырган. Башка кызлар да күзен алмый, ни теләсә шуны, табыннан ашыга-ашыга, бер-берсен уздырып алып бирә. Моңа Сиринәнең эче пошты. “Кызлар, нишлисез инде, ул бит монда машина белән мине алып килде, сезне түгел,”— дип әйтә иде аның карашы. Бераздан биеп алган булдылар. Тагын берәр стакан бушаттылар. Икенче стакан бушагач, егетләр бөтенләй мәлҗерәп төште. Аннары кайсы кая таралышты. Табын янында егетләрдән Хәйдәр белән Шамил генә утырып калды. Аларга әле тулы бер ярты кереп утырырга тиеш, шунсыз кузгалмыйлар. Егетләр исерешеп беткән сыйныфташларына күз салдылар.
—Салагалар, ике йөз грамм җитте боларга.
Шамил ялагайланып кеткелдәп куйды. Илдарны да: “Син нәрсә, мужик түгелме әллә?” — дип көчләп эчерттеләр.
—Хәйдәр абзаң барында күңел ачып кал, энем, – дип, масаеп эндәште аңа сыйныфташы, ул бит бүгенге көн герое.
Аракыга ияләшмәгән организм тиз биреште. Илдарга дөнья тубыктан тоела башлады. “Менә хәзер барын да әйтәм”, — дип уйлады аракы белән көче арткан егет. Ул Сиринә янына килде дә акрын гына аның җилкәсенә кагылды:
—Сиринә.
Хәйдәрнең һәр сүзеннән шырык-шырык көлеп утырган кыз Илдарга борылып карады:
—Нәрсә, Илдар?
—Сиңа әйтәсе сүзем бар минем.
—Ой, Илдар, әйдә иртәгә, яме?
Кызның Хәйдәр яныннан китәсе килми, көндәшләр янда гына чуалып йөри бит.
—Юк, бүген, менә хәзер әйтәм!
—Ну, ярар алайса, тик тиз генә әйт, ярыймы? – Кыз, урыныннан торып, Илдар белән читкәрәк китте. — Нәрсә инде?
Аракы көч бирсә дә, егет кыз каршында кабат каушап айнып китте.
—Сиринә, беләсеңме,теге… ни…
—Әйт инде, Илдар.
Кыз борчыла башлады, чөнки көндәшләр Хәйдәр янына килеп утырдылар. Кызлар белән булышып, Хәйдәр Сиринәнең киткәнен сизми дә калды.

—Сиринә, ассаң – ас, киссәң – кис, тик мин сине яратам, өзелеп яратам, беләсеңме, мин сине күрми бер көн тора алмыйм!.. — диде дә Илдар үз сүзләреннән үзе куркып тынып калды.

Сиринә, башын артка ташлап, йолдызларга карап тора башлады. Рәхәт иде кызга. Бер егет аны машина белән өеннән килеп алды, каршысында икенче егет тезлән дисәң тезләнергә тора. Кыз үзенең чибәрлегеннән дә, сыйныфташ егетләренең игътибарын тоеп та кинәнеп куйды. Менә аңа беренче тапкыр мәхәббәт аңлаталар. Рәхәт, бик рәхәт кызга! Башка сыйныфташ кызларга мондый сүзләр ишетергә бик ерак әле. Тик Сиринә мәхәббәт сүзләрен бу юаш егеттән түгел, ә пәһлеван, чибәр Хәйдәрдән көтә бит.
—Илдар, син минем сыйныфташым, мин сине хөрмәт итәм. Зинһар өчен авырга алма, дуслар гына булып калыйк, ярыймы? – диде кыз, егеткә артык каты кагылмыйча.
Сиринә, башын артка ташлагач, инде кычкырып көләр дип уйлаган иде Илдар. Алай булмады, кыз бик ипле генә җавап бирде. Барыбер җанга җиңеллек килмәде. Аның мәхәббәтен кире кактылар. Авыр иде, бик авыр иде егеткә.
Шамил боларны беренче күреп алды да, бармагы белән Сиринә һәм Илдар ягына төртеп күрсәтеп, дустына эндәште:
—Ахир, кара әле теге йолкышны, кая үрелә ул?
—Ни фига себе!.. Сиңа аз эләккән икән әле, сука!

Хәйдәр чайкалып торып басты, аннан соң, ава-түнә Илдарның артыннан килеп, аягы белән аның бил турысына каты итеп тибеп җибәрде. Илдар тәгәрәп китте.

—Ай!..
Хәйдәр тагын типмәкче иде, тик Сиринә аны тотып калды.
—Хәйдәр, тимә, ул бит укырга кая керүемне генә сорады.
—Аның анда ни эше бар? Шул ата-анасы кебек сасы колхозыннан китә алмый бит ул барыбер, хәерче тәре. Хәзер торсын әле, сөйләшеп алам мин аның белән.
Тик Илдар егылган җиреннән кузгалмады.
—Әй, син, тор әйдә, нәрсә ятасың, абзаңның акыл кертәсе бар, – дип кычкырды аңа Хәйдәр.
Тик Илдар тормады да, тавыш та бирмәде. Сыйныфташлар, йөгерешеп килеп, аның янына җыелды. Йөзенә суккаладылар, кызлар, кулъяулыкларын чылатып, битен сөртеп карадылар. Илдар берни дә сизми ята бирде.
—Син аны нишләттең? – дип, йөрәк өзгеч тавыш белән Сиринә яр буйларын яңгыратты.
Сыйныфташларының йөзенә курку йөгерде. Караңгы яр буе, каршыларында җансыз сыйныфташлары…
Хәйдәр дә айнып китте, нәрсә эшләгәнен аңлаудан түгел, аны кылган этлеге өчен җавап тотарга кирәклеге куркытты.
—Мин, мин бит аңа каты типмәдем, уйнап кына бит.
Тик каршында җансыз яткан сыйныфташы киресен сөйли шул. Бетте, бар да бетте, студент та булмаячак, кыйбатлы машиналар да, көтүе белән кочакка сикерәчәк кызлар да. Хәйдәр катып калды. Бар хыяллар җимерелде. Их, нигә кызды инде, ә?
* * *
Илдар исенә төшереп табибка эндәште:
—Минем бил турысына арттан кемдер бик каты типте.
—Кемдер түгел, ә сыйныфташың Хәсәнов арттан сиңа каты итеп типкән. Соңгы кыңгырау дип, аракыга тотынасың юк иде, энем, – диде Бикмурзин ачулы тавыш белән.
—Мин бер генә стакан эчтем, анысын да эчеп бетерә алмадым.
—Сезгә күп кирәкме инде ул? Син аз эчкәнсең, Хәсәнов әнә кеше имгәтерлек булганчы лыкынган. Аның машинасына салып алып килделәр сине, егет үзе руль артына утырырлык түгел иде.
—Доктор, мин гәүдәмнне селкетә алмыйм.
—Аңыңа килгәнгә рәхмәт әйт әле, энем, синең умыртка сөягең каты чатнаган, бармакларың авыруны тоя, үз вакыты белән башың да борылыр, кулың да йөри башлар, тик менә аяклар белән башкача. Сиңа бер ел буе, селкенмичә, каты ятакта чалкан ятарга кирәк. Менә иң зур дәва шул әлегә. Белмим, чыдый алырсың микән?
—Доктор, мин беркайчан да аякка баса алмаячакмынмыни?
—Мин алай дип әйтмәдем, бары тик озак дәваланырга кирәк булачак дидем.
—Минем монда икәнне туганнар беләләрме соң?
—Әниең төнлә үк килеп җитте, бишенче көне инде коридорда куна, куып та карадык, юк, китмәде.
* * *
Фәридә апа белән Рәйхан абзыйга ике бала алар — Илдар һәм сеңлесе Алсу. Мәктәпне тәмамлагач, улларын берәр техникумда укытырбыз дип сөенеп йөргәннәр иде. Акчасызлык инде аларны туйдырды. Менә хәзер булышчы үсеп җитте дигәндә генә… Имансыз Рәфкать малае улларын урыннан тора алмаслык итеп имгәткән. Доктор бик җайлап аңлатырга тырышты улларының хәлен. Аякка басар дигән ышаныч бик аз икән. Тормыш йөген тартып, күпне кичереп гомер иткән Райхан абзый белән Фәридә апа, бу хәбәрне ишеткәч, тынсыз калдылар. Ничек инде, төн йокылары күрми тапкан, баккан балалары гомерен урын өстендә үткәрәчәк?.. Язмыш сынавы бик ачы шул. Бала кайгысыннан да авыр кайгы бар микән ата-ана өчен?
—Фәридә апа, – дип, сак кына эндәшкәнгә сискәнеп китте әни кеше.
Шәфкать туташы Рәйсә икән. Ул башта кайгыдан нишләргә белмәгән ананы палатага кертмәде. Аннары көне буе коридордан куды. Инде булмагач, кичке якта Фәридә апага чәй кайнатып чыгарып бирде. Юк, усал хатын түгел ул Рәйсә, бары вазифасын гына башкара.
—Фәридә апа, улыгыз аңына килде. Фәтих Кәримович керергә мөмкин диде , аннары улыгызны карарга да кеше кирәк булачак, сезгә рөхсәт язуы бирергә кушты.
Ничә көн җылы ризык, йокы күрмәгән ана, аңладым дигәндәй, башын какты да, сакланып, палатага атлады. Илдар ятакта чалкан ята, карашы түшәмгә төбәлгән. Агарып калган бала йөзендә нур калмаган.
—Улым…
—Әни, — дип эндәште егет, тик башын бора алмады, дөресрәге, әнисенә борырга тырышып караган иде, авыртудан ыңгырашып кына куйды.
—Мммм…
—Тик кенә ят, улым, доктор тик ятарга кушты, авыртуы бетәр, диде.
—Әни, мин йөри алмам инде…
—Нигә алай дисең инде, улым, доктор, селкенмичә ятсаң, тазарасың диде бит.
Илдар, күзләрен йомып, бераз тынып торды.
—Әни, әти белән Алсу ничек анда?
—Ярый, улым, бар да яхшы. Әтиең “Москвич”ны төзәткән,бүген кич шуның белән килербез диде.
—Әни, Сиринә килмәдеме?
—Килде, улым, сыйныфташларың барысы да көн саен килеп хәлеңне белешеп торалар, – диде ана, үз кайгысы белән баласы күңелен аңлый алмыйча.
Алар берара сүзсез тордылар.
—Әни!
—Нәрсә улым?
—Әни, син бар, кайт инде, яме, арып та беткәнсеңдер, бар, кайт инде, бераз булса да йоклап ал.
—Юк, юк, улым, минем йокым килми, карыным ач түгел, Аллага шөкер.
—Әни, кайт инде, арыганың күзеңә үк чыккан бит. Син авырып китсәң, без нишләрбез, әни?
—Апа, барыгыз кайтыгыз инде, – дип сүзгә кушылды Рәйсә дә. — Улыгызга инде берни дә янамый. Иртәгә кадәр үзебез карап торырбыз, берни булмас, аннары Фәтих Кәримович аңа укол ясарга кушты, иртәгә кадәр уянмый йоклаячак ул.
Шулай бала белән шәфкать туташы, үгетләп, алҗыган ананы өенә озаттылар. Илдар түшәккә береккән беренче көне белән үзе генә калды. Тик аның җанын әнисенең хәбәре җылытып тора. Сиринә дә килгән икән бит аның хәлен белергә.
Больница авылдан ерак түгел, юл уңаена машина очрап, Фәридә апа өенә тиз кайтып җитте. Хуҗалыкның әллә ни байлыгы юк, алты почмаклы авыл йорты. Гади генә сарай, бер баш сыер, бер баш кыш чыгасы үгез бар. Элек күбрәк була торган иде. Фураж кыйбатланды хәзер, мал тотуы авыр. Сарайдан ерак түгел мунча, аннары машина өчен тактадан гына әзерләгән гараж.
Фәридә апа бик арыган, хәле китеп болдыр баскычына утырды. Аны көтеп, сагынып беткән әтәч белән тавыклар болдыр янына җыелдылар. Таныйлар инде алар Фәридә апаларын.
—Сезгә ашарга бирүче булмадымы әллә?
Аның тавышын ишетеп болдырга өйдән кызы Алсу йөгереп чыкты.
—Әни!
—Әйе, кайттым ,кызым, тавыкларга җим сипмәдеңме әллә?
—Бирдем инде ашарларына, бирдем, тик аларга мин биргән ошамый, сине көттеләр.
Кыз әнисе янына чүгәләде дә алдына башын салды. Кызы да сагынган әнисен. Фәридә апа уң кулы белән аның чәченнән сыйпый башлады. Шулай бераз утыргач, Алсу тынлыкны бозып сорап куйды:
—Әни, Илдар абый ничек?
—Аңына килде, кызым, сөйләшеп ята.
—Авылда абыйны башка йөри алмаячак дип сөйлиләр.
Чыбыксыз телефон бик тиз эшли шул.
—Тыңлама син аларны, кызым, белеп сөйләмиләр алар, Илдарга дәва гына кирәк. Әле без барыбер аны аякка бастырырбыз, шулаймы?
Кыз әнисенең алдыннан күтәрелми генә башын кагып куйды. Ярата шул абыйсын Алсу. Абыйлы булгач, рәхәт, малайлар да кыерсытмыйлар. Аны абыйсы үзе белән кая барса, шунда алып йөрде. Балык та тоттылар, суда да йөзәргә өйрәтте. Кыз көрсенеп авыр сулап куйды:
—Әни, әйдә, өйгә, мин аш та пешердем инде, әти дә кайтып җитәр. Кичә безгә Суфия апа килде, сине сорады.
Суфия ханым — Хәйдәрнең әнисе.
—Нәрсә кирәк аңа бездән, кызым?
—Белмим, әти аны капкадан да кертмәде. Тагын бер килсәң, аягыңны бәреп сындырам дип кычкырды. Мин курыктым, әни.
Рәйхан абзый табигате белән коры кеше. Алдын — артын бик уйлап тормый, башындагысын әйтә дә сала.
Алсу әнисенә яңа пешкән аш китереп куйды. Ачлы-туклы йөргән Фәридә апаның аш исеннән башы әйләнеп китте.
—Әни…
—Хәзер үтә, кызым, карыным гына ачкан.
Кыз инде ашап алган, аның тамагы тук, шуңа ул әнисе каршысына утырды да, кулларына таянып, аның ашаганын шыпырт кына күзәтеп тора башлады. Шулай сөйләшми генә ашады Фәридә апа, аннары кызы кайнар чәй ясап китереп куйды.
— Булды кызым, рәхмәт. Зур шул инде син, менә миңа эш тә калдырмагансың. Идәннәрне юып чыккансың икән. Сыерны сава алмагансыңдыр инде. Чуаркай усалрак шул.
—Саудым, әни, бер дә усал түгел ул. Әти алдына яшел печән салгач, мине күрми дә ул, ашавын гына белә.
Фәридә апа кызының аркасыннан кагып куйды:
—Менә, кызым да зур инде хәзер.
Зур инде Алсу да, сигезенче сыйныфта укый, Сиринәнең энесе Марат белән сыйныфташлар. Алар белән тагын күрше кызы Рәсимә дә укый. Үзара бик дуслар. Сыйныфлары белән татулар.
Шул вакыт капка ачылган тавыш ишетелде.
—Әти кайтты, – дип, кыз тәрәзәгә капланды.
Көне буе йортта үзе генә булгач, кыз бераз шүрләде. Шуңа күрә әтисе кайтканын тәрәзәгә капланып көтәргә ияләнде.
Юк, әтисе түгел. Хәйдәрнең әнисе Суфия апа икән.
—Әни, теге хатын тагын кереп килә.
—Нәрсә кирәк аларга бездән. Атаң кайтып керә күрмәсен, холкы бик коры, Аллам сакласын.
Суфия ханым җыйнак кына гәүдәле, заманча матур итеп киенгән. Куллары да сөялләнмәнгән. Кибет прилавкасы артында тору — сыер саву түгел инде. Йорт эшләрен дә авыл исерекләре эшләп бетереп бара.
Ишектән керә-керешкә, ханым Фәридәнең аягына егылды:
—Фәридә, җаным, бетермәгез улыбызның башын, аны бит хәзер утыртачаклар. Бердәнбер бала бит ул безнең. Ас мине, кис, улыма гына тимәгез, зинһар өчен!
Алсу, бу хәлдән шүрләп, әнисе артына сыенды.
—Бетермә башын, дисеңме, ә менә синең улың минем Илдарымны жәлләгәнме соң? Бала ел буе кузгалмый урында ятарга тиеш. Аягына баса аламы, юкмы, билгесез… Нигә синең улыңны жәлләргә тиеш соң без?..
—Фәридә, бердәнбер бала бит ул безнең, аны утыртсалар, төрмәләрдән кем булып кайтыр ул?
—Хәйдәрнең буласы булган инде, дөньяга бер дигән имансыз тәрбияләп биргәнсез.
Суфия ханым идәнгә капланып елап җибәрде.
—Мә, Фәридә, сиңа акча, — дип сумкасыннан ул бер төргәк акча чыгарып өстәлгә куйды.
—Акча биреп котылырга исәбегез инде, тикшерүчеләр белән дә килешеп куйгансыздыр, шулаймы?
Фәридә акчаны кулына алып санап карады:
—Утыз мең? Син минем малайны утыз меңгә сатып алмакчы буласың! Нигә әле кимендә йөз мең түгел, ә?
—Соң бит сатулар бик начар бара, аның кадәр акча миндә юк.
—Имансыз улыңа биш йөз меңлек машина өчен бар. Ә минем инде гарип калган улым өчен юк. Синең малаең гарип итте бит аны. Ал акчаларыңны да Рәйхан кайтып кергәнче чыгып ычкын моннан, имансыз. Юкса, аягыңны да бәреп сындыруы бар, син аны беләсең.
Шулчак ишек ачылып китте, ишектән Рәйхан абый килеп керде. Басынкы гәүдә булса да, таза кеше Рәйхан абзый. Андыйларны төптән таза диләр. Яшь вакытларында мәйдан тоткан кеше. Ул башта өйдәгеләргә күз йөртеп чыкты:
—Монда нишлисез сез?
—Менә Илдарны дәвалар өчен акча китергән Суфия, – дип җавап бирде Фәридә апа. Аның исәбе булачак давылны ничектер читкә җибәрү иде.
—Ә-ә-ә, акча тотып килгәнмени, кая, бир әле монда аларны, –дип, Рәйхан абый акчаларны кулына алды.
Аннары санап тормый Суфиянең битенә ыргытты:
—Нәрсә, акча биреп котылырга идеме исәбең? Малаең ник үзе килмәде соң, ә? Кая малаең?
—Ул шәһәргә китте, синнән курка ул, Рәйхан.
—Качып калырга инде исәбе. Арттан килеп тибәргә курыкмаган, җавап бирүдән курка. Әйт малаеңа, кайда күземә очрый, шунда башын сугып ярам мин аның.
Суфия тагын үксеп елап җибәрде.
—Үкереп утырма монда, мин сиңа әйттем бит, аягыңны бәреп сындырам дип, үпкәләмә, яме.
Ул мич арасыннан утын агачы күтәреп чыкты.
—Әти, тимә…
Алсу, елап, атасының беләгенә, Фәридә икенче кулына асылынды.
—Суфия, чыгып кит тизрәк, зинһар!
Суфия тиз генә торды да чыгып йөгерде.
Рәйхан абый урындыкка утырды да сүзсез генә карашын идәнгә төбәде. Ян бүлмәдән Алсуның елаган тавыш ишетелә. Кайгы баскан йортның тынлыгын кызның сулкылдап алганы гына боза иде.

Айдан артык больница палатасында аунады Илдар. Каты ятакта селкенми генә ятарга куштылар. Унсигез яшьлек егет өчен бу газап.

Яшьтәшләре җәйнең бар матурлыгын тоя алдылар: җыелышып, капка төпләрендә утырдылар, су керделәр, урманнарга барып йөрделәр. Гашыйклар сөйгәннәренә айлы җылы кичләрдә бер –берсенә булган мәхәббәт серләрен чиштеләр . Боларның барысыннан да мәхрүм калды Илдар. Аңа бары ап-ак түшәмгә генә карап яту насыйп… Озак ятканнан аркасы бозыла башлады. Аның аркасын, сак кына кузгатып, спирт белән чистарттылар. Ул үзе бер газап, арка кайчак чыдамаслык булып кычыта башлый. Иң читене — йомышын больница чүлмәгенә йомышлау. Аны күбрәк Фәридә апа төн куна саклады, кайчак әнисен ял иттерү өчен сеңлесе Алсу да калгалады. Яшь булса да, тормыш итәргә өйрәнде кыз. Авылның бар хуҗалык эше шул кыз өстенә төште. Сыйныфташлары Марат белән Рәсимә кулдан килгән кадәр булыштылар, билгеле. Тик алар да авыл балалары, үз хуҗалыкларында әти-әниләре эшне табып кына тора. Әнә шулай бер ай вакыт узды. Илдар янына берничә тапкыр тикшерүче килеп китте.
Тик Илдар кул селтәде, Хәйдәргә шикаять язмады.
—Ярар инде, улым, кадалып китсеннәр, – диде Фәридә апа.
Илдарга утырырга ярамагач, Бикмурзин ашыгыч ярдәм машинасы белән кайтарырга кушты. Малаен алырга килгән Рәйхан абзый аңа турыдан сорау бирде:
—Доктор, малай ничек буласы минем, тик боргаланмый, турысын әйтегез, кыек-мыек сөйләгәнне яратмыйм, үзем дә сөйләмим.
Бикмурзин Рәйхан абзыйның күзләренә карады. Ул инде, күп кешеләр белән аралашып, психолог булып беткән. Әйе, мин нинди генә хәбәр ишетсәм, аякта басып калачакмын доктор, дип әйтәләр иде Рәйхан абзыйның күзләре.
—Абзый, улыгызның кабат аягына басар дигән ышаныч бары 20 процент кына.
—Егерме булса да бар, димәк.
—Бар.
—Булды, миңа шул җитә, димәк, ышаныч бар, рәхмәт сезгә, доктор. Авылга килсәгез, безгә дә сугылыгыз.
—Авылыгызга ике атнага бер киләчәкмен, әле күзәтергә кирәк егетне. Суык тидермәгез. Башы, куллары эшли башлады, аяк бармаклары авыртуны сизә. Өзлекмәсен, кирегә китүе бар.
—Аңладым. Сау булыгыз.
—Сау булыгыз.
* * *
Илдарны түр бүлмәгә урнаштырдар. Сарайда электән сакланып калган агач ятак бар иде. Бик ярап куйды. Бер-ике көн күрше-тирә кергәләп хәл белешеп алды да аннары бер төрле көннәр башланды. Фәридә апа, пенсия яшендә булса да, акча кирәккә эшләп йөри иде. Эшен ташлады, аннары ярты ел буе Илдарга группа артыннан чапты. Аның нинди газап икәнен группа алырга йөргәннәр генә белә инде.
Күрше тирәләрдән бары Рәсимә генә, Алсу янына кергәч, Илдар бүлмәсенә сугылды.
—Исәнмесез, Илдар абый.
Кызның һәрвакыт йөзе көләч була.
—Менә дигән, синең белән танцага барырга торам әле,–дип шаярткан була Илдар.
—Барам, Илдар абый, бары синең белән генә барам, яме! Бар егеткә шулай диярмен, яме,–дип көлә кыз.
—Син аларга әйт, Илдар абый кирәгегезне бирә юкса, диген.
—Ярар, шулай диярмен.
Рәсимә күренеп алгач, Илдар өчен ниндидер бер ямь кала бүлмәдә. Егет урыннан тора алмаса да, кызлар игътибары барыбер кызлар игътибары инде. Тик селкенмичә, бары өй түшәмен атналар ,айлар буе күреп яту — яшь егет өчен авыр газап. Урамнан төрле тавышлар килә, машиналар үтеп китә, күрше-тирә кычкырып сөйләшеп ала. Кич белән авыл егетләре – кызлары, шаярышып — көлешеп, өй каршыннан үтәләр. Илдарның җаны шулар янына омтыла. Ә тәне хәрәкәтсез тора бирә. Тәрәзә каршында кунып чыркылдаган чыпчыгына кадәр күрергә сагына авыру егет. Тик бу мөмкин түгел. Ә белсәгез иде астыңа куйган тәрәт чүлмәгенә үз йомышыңны йомышлауны?!. Яшь егет өчен бу күтәрә алмаслык хурлык. Их, тыңламый шул әле аны үз аяклары. Зинһар өчен мине кабат аякка бастыр дип, төннәр буе Ходайга ялварып, мендәр почмагын чәйнәп елады яшь егет.
Гыйнвар ае иде. Тышта буран. Рәйхан абый эшкә чыкмады. Фәридә апа кибеткә киткән. Әтисе ,борылып, Алсу кызына эндәште.
—Бар, өйдә утырма, Рәсимә янына кереп, өй эшен әзерләп чык.
—Әти, кичкәрәк керермен инде.
Рәйхан абзый кызына яндырып карап куйды. Алсу белә: әтисе ике сөйләшми.
Ул тиз генә җыенды да күршегә йөгерде.
—Үскән саен каршы әйтәләр. Иртә әле сезгә атагыз белән бәхәсләшергә.
Юк, ачуланып әйтмәде ул. Тиз кабынса да, тиз суына Рәйхан абзый. Борын астыннан көлемсерәп кенә куйды. Балалар үсеп җиттеләр бит. Аннары ул Илдар яткан бүлмәгә килеп керде. Малайның урыннан тора алмаганына эчтән сызланса да, тыштан күрсәтмәде. Көйләүгә калса, бала шуңа ияләшәчәк, үзен көйләтәчәк бит.
—Ничек синең хәлләр?
—Ярый әти, менә ятам.
—Күпме ятарга җыенасың инде шулай?
—Әлегә бер ел диделәр бит.
—Әлегә бер ел. Бил турысы ничек?
—Сызламый инде, әти.
—Ярар, сызламагач бик яхшы, — дип, әти кеше ятакка утырды, аннары сакланып кына малаеның аркасына кулын кертте. — Авыртамы ?
—Юк, әти.
Рәйхан абзый көчле кулы белән курчак кебек кенә ябык гәүдәне өскә сак кына күтәрә башлады.
—Әти…
—Авыртамы?
—Юк.
—Шулай булгач, нәрсә дип шыңшыйсың?
—Ярамый диделәр бит.
—Алтмыш килолы егеткә ярамый инде, кырык килолы скелетка ярый, шыңшыма!
Илдар үзе дә күптән туйган инде тик ятып. Аның, аз гына булса да, күтәреләсе килде тагын.
—Әй, үзең көчәнмә, иртә әле, малай актыгы, сине генә күтәрер егәр бар әле минем.
Шулай сакланып кына улын күтәреп утыртты Рәйхан абый, аннары аркасына мендәр кыстырып куйды.
—Авыртамы?
—Юк, әти.
Илдарның, гел ятып торган җирдән күтәрелгәч, башы әйләнә. Тик аның күптән утырып карыйсы килә иде инде. Шуңа күңеле күтәренке.
—Менә атна буе шулай, әлегә көн саен, бишәр минут утырачаксың. Тик үзең көчәнәсе булма!
—Ярар, әти, – дип, бала рәхмәтле күзе белән атасына карады.
—Тәк, әйдә балавыз да сыкмыйбыз, сине балавыз сыгып урында ятсын өчен үстермәдем мин.
Ике ир шулай килештеләр. Фәридә апага да, Алсуга да бер сүз әйтмәделәр.
Сер озак тора алмады, билгеле. Малайны күтәреп азапланган Рәйханны күргәч:
—Рәйхан, нишлисең син? Бетерәсең бит баланы, – дип кычкырды Фәридә апа.
—Бетәсе булса, беткән булыр иде , атнадан артык утырып тора малай.
Менә сиңа яңалык. Тавышка йөгереп кергән Алсу, абыйсына яшьле күзләрен күрсәтмәс өчен, Фәридә апа артына сыенды.
Март башында йортка Бикмурзин килеп керде.
—Кая, ничек сез, Сабиров? – дип, бүлмәгә узды.
Илдар утырып тора иде.
—Хм… Менә сиңа кирәк булса… Кем торгызды инде сине?
—Әти торгыза, үземә көчәнергә кушмый.
—Анысы яраган икән әле, — диде табиб һәм янында басып торган Рәйхан абзыйга борылып эндәште:
—Кая, абзый, сак кына йөзтүбән әйләндерик әле, мин карарга тиеш, зыян булмаган микән?
Авыруны карап чыккач:
—Бар да тәртиптә. Утыра башлагач, утыр инде син, үзең көчәнмә, атаң сүзен тыңла, энем.
Бикмурзинны капкага кадәр Рәйхан абзый озата чыкты.
—Димәк, егерме процентка ышаныч куйдың инде, абзый.
—Куймадым — куям. Ышаныч булмаса, адәм баласы ышанычсыз-өметсез нигә яши?
—Абзый, зинһар, бик сак булыгыз.
—Беләм «пытыр Рәйхан» булсам да, җүләр түгел мин.
Доктор Рәйхан абзыйның җилкәсеннән какты да саубуллашып чыгып китте.
Кырыс булса да, сак кына кагылды балага. Бердәнбер улы бит, нәсел дәвамы. Ул инде Илдарга тезләрен дә бөгәргә куша башлады. Ни гаҗәп, аяклары егетне тыңлады. Шулай ата белән баланың тырышлыгы үзенекен итте. Илдар май башында капка төбендә кинәнеп утыра иде инде. Билгеле, үз аягы белән чыкмады. Аны Рәйхан абзый күтәреп чыгарды.
—Утыр әйдә монда, өйдә ятасың юк.
Май ае. Бер ел вакыт узып киткән икән. Нинди газаплы ел узды. Илдар мондый бәхет тәтемәс инде дигән иде. Менә атасы тырышлыгы белән насыйп булды бит. Сиринә исенә төште. Ел буена бер тапкыр да, аның янына килеп, хәлен белмәде кыз. Шәһәргә укырга кергән диделәр. Гарип егет нигә инде аңа? Җавапсыз мәхәбәттән йөрәге кысылып куйды егетнең.
—Ай, Илдар абый, танцага иртә бит әле, кич килерсең, нигә көндез көтеп утырасың әле мине?
Рәсимә Илдарны капка төбендә күрү шатлыгын яшерми, йөзе балкыган кызның.
—Миңа кадәр башка егетләр күреп өлгермәсен , алдан ук чыктым, – дип ,егет тә авызын ерды.
—Юк, килмәсләр. Мин аларга Илдар абый кирәгегезне бирә дидем инде күптән. Кич чыгар җай юк әле монда. Имтиханнар борын төбендә. Алсу өйдәме, Илдар абый?
—Өйдә, сине көтә.
Кыз капкадан кереп китте.
Җәй айларын капка төбендә үткәрде егет. Үзең генә бүлмәдә яту түгел инде ул, ара- тирә күрше-күлән үткәләп китә. Туктап сөйләшеп тә алалар. Бераз вакыт үткәч юл уңае, тагын Бикмурзин килеп чыкты. Авыруны карап чыккач, Рәйхан абзыйга борылды:
Нәрсә дим инде, абзый, тәртип әлегә бар да.
—Доктор, малайны аякка бастырырга кирәк.
—Мин култык таякларын китерергә кушармын. Инде елдан артык вакыт үтте, чатнаган җир төзәлеп беткән. Йөрәкле кеше икәнсез, Рәйхан абзый, минем сезгә хөрмәтем зур.
—Сезгә рәхмәт, Фәтих Кәримович, сез карап, ышаныч биреп тормаган булсагыз, көчем җитмәс иде алай.
—Аллага тапшырдыкмы?
—Әйдәгез, доктор.
Алар ике яклап утырып торган Илдарны култыклап алдылар да аягына бастырдылар.
Аяклар, калтырап торсалар да, басып калырга тырышып көчәнәләр. Димәк, атлап китәргә теләкләре бар, егәр генә кирәк.
—Ничек? — Бикмурзин егеткә карады.
—Көч юк, доктор.
—Көче килер тик ятмасаң, инде үзеңә тырышырга кирәк булыр. Тик яткан ташка мүк үсә.
—Мин аңладым сезне.
—Бик яхшы, аңлагач. Рәйхан абзый, берәр ай шулай ярдәм итеп, бастырып торыгыз, аннары үзе басып тора башласын.
—Тик ятарга ирек бирмәм, доктор.
—Кемгә-кемгә, сезгә ышанам.
Аякка басу озак барды. Башта аяклары, арып, кире урынга төшәргә теләде. Тик янында басып торган Рәйхан абый ирек бирмәде.
—Бас, бас малай актыгы. Утырырга тизрәк, алтмыштагы атаң муенына менеп утыр тагын…
Шулай вакыт узган саен, Илдар, култык таякларын да ташлап, бары бер таякка гына таянып йөреп китте.

”Менә кайда ул бәхет әдәм баласы өчен,- дип уйлады егет ул вакытта.- Таякка таянып булса да, якты дөньяны күзәтеп йөрү”

. Әтисенең көчле рухы аның өчен үрнәк булды. Юк, мин башка беркайчан да өметсезлеккә бирелмәм дип, үз-үзенә сүз бирде Илдар.
* * *
Тормыш шулай акрын гына ага торды. Алсу белән Рәсимә дә, шәһәргә барып, укырга керделәр. Программист булырга исәпләре. Шәһәр ерак түгел, бары унбиш чакырым гына. Илдар да алардан калышмады, читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укый башлады. Зоотехника бүлегендә. Шулай яз айлары иде. Илдар дәресләрен карап утыра. Өйгә Рәйхан абзый килеп керде дә Илдарны күзе белән эзләп табып эндәште:
—Малай!
Илдар күтәрелеп карады.
—Әйдә әле минем белән.
Өйдә әтигә каршы эндәшү юк. Илдар торып атасы артыннан тышка чыкты. Ата кеше малаен көтеп тормады, сарайга кереп китте. Илдар, аннан калышмыйча, артыннан атлады.
—Менә кара!
Кышкы сарай идәнендә өч баш куян кайнаша иде.
—Әти, ник алып кайттың аларны?
—Өйдә тик кенә утырмассың бит инде, менә карарсың.
—Тик утырма дип инде, әти, мин бәрәңге бакчасының бераз җиренә ике парник ясап куймакчы идем, син ничек уйлыйсың?
—Начар фикер түгел, колхозда эшләп, ыштан киеп булмый хәзер. Алсуны да укытып бетерергә кирәк. Ул кыз кеше, әнә ноутбук сорый. Ссуда алдым бүген. Базарга сугылган идем, берсе куян сатып тора. Кызыгып алып кайттым. Такта, брусларга да заказ бирдем, иртәгә китерәселәр. Тотынып карыйк әле, улым.
—Тик менә бу таякны ташлап бетереп буламы, юкмы?
—Ташларсың, муеннан эшкә батсаң, таяк түгел, тамак та онытыла,–диде киңәшер кешесе барлыгына күңеле булып Рәйхан абзый.
Шулай иттеләр дә. Билгеле, Рәйхан абзый такта, брусларны үзе ташыды. Барыбер малайга артык күтәртергә курыкты. Шуның кадәр тырышып аягына бастырды.Тик менә электр пычкысы булса да, кулына ике куллы пычкы алды, икенче башын Илдарга тоттырды. Кадак- чүкеч тә малай кулында булды.
Шулай итеп, хуҗалыкта куяннар өчен оялар да булды, ике зур гына парник та үз урынын алды. Фәридә апа, борчылса да, Рәйхан абзыйга каршы төшмәде.
—Тәк, әнисе, бар, ашыңны кара әле, монда ирләр өстендә торма!
Әни кеше йортка кереп китсә дә, тәрәзәгә күз салгалап торды.
Бердәм эш таркалмас, ди. Илдар җәй буе парниклар, куяннар белән булышты. Укуын да ташламады. Алсу да каникулда абыйсына ярдәм итте. Ике баланың шланг белән бер-берсенә су чәчрәтеп уйнавын карап тору күңелле иде ата-анага. Аннары Илдар, якын-тирәдән әйбер барып алу өчен, таякка тотынмый башлады. Таяк онытыла төште. Физик хезмәт Илдарны аягына бастырып бетерде. Беләгендә көч тә иңде. Көрәшче «пытыр Рәйхан малаена» атасы төсе йогуы сизелде. Шулай итеп, гаилә өстендә торган кайгы аларны калдырып китеп барды. Рәйхан абыйны җиңә аламады, кайгы җиңелде. Йортка ямь иңде, күз яшьләрен яшьләрнең көлгән тавышлары алыштырды. Алсу, Рәсимә, ике яктан басып, Илдарны компьютер серләренә өйрәтергә тотынды.
Әле җәй башы гына булуга карамастан, күрше авыл кибетләренә Илдар үстергән кыяр, помидорлар сатуга чыкты .Үз авылындагы Суфия кибетенә яшелчәне илтмәде ул. Алай да җәй буе саткан яшелчәдән кергән акча яхшы гына мая тупларга ирек бирде.
Алсу да инде көзгә, мода буенча киенеп, кабат укырга китә алды. Авыл кызы димәссең. Аның артыннан сыйныфташы Марат атлады, ул да укый, геолог булырга. Ике яшь йөрәкне мәхәббәт җепләре бәйләп килә. Ярар, ата-аналар каршы түгел. Маратның апасы Сиринә әнә Суфия малаена кияүгә чыкты. Шәһәрдә торалар икән. Суфия фатир алып биргән. Илдар, Сиринәнең кияүгә чыгуын ишеткәч, йөрәге кысылып куйса да, ничек бар, шулай кабул итте. «Мин дә сине яратам, Илдар җаным», — димәде бит егеткә.
Шулай итеп, кара көз дә җитте. Ата белән малай керем белән чыгымны исәпләде.
—Әти, бу куяннар үрчесә дә, әллә ни файда булмады.
—Шулай икән шул, аларны үрчетеп файда юк.
—Яз башында биш үгез алсак, ничек булыр икән, аннары мин авыл советыннан яныбыздагы буш җирне сорадым әле. Тагын өч парник куярга исәп.
—Нәрсә диделәр соң?
—Салымын түләсәң ал, диделәр.
—Шулай инде, тик яткан җиргә берәү дә игътибар итми, кешегә булса, акча бир аларга.
Кичке ашны ашагач, Илдар капка төбенә чыкты. Таяк күптән онытылды. Шул вакыт арасында, укып, права да алды. Бер “Газель» машинасы алырга иде исәбе Илдарның. Хуҗалык зурайган саен, техника кирәге үзен ныграк сиздерә башлады. Парниклар да арткач, яшелчәне төяп илтергә кирәк, тирә-як кибет хуҗалары әнә, әле кыш та җитмәгән, Сабантуйга яшелчә булмас микән, дип сораштыргалыйлар. Үз уйларына чумып чыгып килгән Илдар караңгыда капка төбендә утырган карачкыны күреп сискәнеп китте.
—Абау…
—Нәрсә, кызлардан куркасыңмыни, Илдар абый?
Күрше кызы Рәсимә икән.
—Кара телогрейка киеп чыккансың да.
Кыз рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
—И-и-и, мине танцага чакырган булды, кайтканда, каршыга мәче чыкса, ташлап качарсың син.
Аңа кушылып Илдар да көлде.
—Юк, качмыйм.
—Ярар, сүздә батыр инде сез шулай.
—Ник берүзең генә утырасың?
—Кем белән утырыйм инде мин тагын, Алсу белән Марат клубка киттеләр.
—Ник син бармадың?
—Мине алып барырга кеше юк бит. Бер егет бар да, тик ул караңгыда өеннән чыгарга курка, – дип, Рәсимә тагын көлеп җибәрде. – Менә, мин әйтәм, капка төбеннән керергә куркыр, болдырына кадәр озатмыйча булмас инде, дим.
—Үчекләшмә инде.
—Үчекләшсәм, нәрсә булган. Бәлки, сиңа ачуым килеп утырамдыр.
—Миңа? Ни өчен?
Рәсимә торып басты да егеткә туры карап эндәште:
—Син больницада ятканда, төнлә, кемдер килеп, Хәйдәр абый машинасының бар тәрәзә пыяласын коеп төшергән иде.
—Ишеттем мин аны, кем ватканын белә алмадылар бит.
—Мин коеп төшердем аны, караңгы дип куркып тормадым, әти-әни йоклап калды, тәрәзәдән сикереп төштем дә…
Рәсимә кырт итеп борылды да үз йортларына таба атлап китте.
Илдар авызын ачкан килеш аны карашы белән озатып калды. Башта аякка басарга дип тырышты, аннары менә хуҗалыкны күтәрәм дип чапты. Баксаң, әнә нинди кыз үсеп җиткән күршедә генә. Рәсимәнең башын туры тотып атлап барганын сокланып күзәтте. Кара нинди сылу! Буй-сыны нинди төз! Аның Сиринәдән соң бер кызга да күз салганы юк икән бит! Илдар кызны капкаларыннан югалганчы күзәтеп торды да өйгә кереп китте.
Кыш буе хуҗалыкта эш кайнады.
Яз башында инде сарайда дүрт үгез тора иде. Ике парникка өстәп, авыл башында тагын да зуррак, заманча эшләнелгән дүрт теплица калкып чыкты. Аларны карарга, билгеле, үзләренең генә көче җитмәде, дүрт авыл хатыны ялларга туры килде. Кредит аласы булды, тик кире кайтару авыр булмаячак, керем яхшы.
“Мин нәрсә, тик утыраммыни?”–дип Фәридә апа зарлангач, хуҗалыкка йөз баш каз бәбкәләре өстәлде. Көчеңне кызганмый эшләсәң, тормыш авылда да яхшы бара. Илдар кызык өчен , авыл башына койма тотып, бераз виктория дә утыртты.
Авыл халкы да күрде инде бу үзгәрешне. Шуңа күрә чирле Рәйхан малаен “Морза Илдар”дип атый башладылар.
—Кара син бу малайны, аякка басмас дигәннәр иде. Нинди басмаган! Әнә хуҗалыклары ничек үсеп килә, тик тормый бер дә. Чып-чын Морза !
Алсу белән Рәсимәнең компьютерга өйрәтүе ярады Илдарга. Компьютер белән исәп–хисап алып баруы җиңел икән. Яшелчә ташырга “ГАЗель» машинасы да алып җибәрде.
* * *
Шәһәр квартирасында бүген инде дүртенче көн ялгызы, кечкенә Рамил белән үзе генә куна Сиринә. Ир канаты — Хәйдәр — әнисе Суфия апаны озатырга чыгып киткәннән бирле өйгә кайтып кергәне юк. Бу хәлләргә ияләште инде Сиринә. Хәйдәр тартып керәм дип чыгып киткән җиреннән дә шулай икешәр көн юкка чыгып тора. Аннары сакалга батып, шешенеп кайтып керә. Бик каты махмырдан була. Баш төзәтергә акча сорый башлый, таптыра, булмаса, кул да күтәрергә күп сорамый. Болай ул югында өйдә тынычрак та әле. Ичмасам, чыгып киткән җиреннән башка кайтмаслык булып юкка чыксын иде дип, аз гына теләмәде хатын.
Күпме көндәшләрне узып, авылның бер дигән егетен кулына төшерде бит Сиринә. Бик бәхетле итеп сизде үзен. Менә дигән таза гәүдәле, мода буенча киенгән, машиналы егет иде бит Хәйдәр. Үзен җиңүче итеп тану Сиринәгә тагын да горурлык өстәде. Их, тиле яшьлек! Яшьлекнең күзе сукыр була икән, аңлады моны хатын, тик соңга калып аңлады.
Башта бар да яхшы иде кебек. Хәйдәрнең әти-әнисе фатир алып бирде. Авылдан чыгып китеп, кемнең шулай тиз генә фатирлы булганы бар? Сиринә каршыдагы мәктәпкә укытучы булып урнашты. Бераздан Хәйдәрнең сәер яклары күренә башлады. Ул никтер эшкә урнаша алмады. Шәһәр буйлап эзләп йөргән булды, урнашып та карады, хәтта берничә җиргә, тик эшли алмады. Әллә нинди сәбәпләр табып бетерде: кайсында эше авыр, аз түлиләр, кайда коллективта җыен җүләрләр җыелган була. Шулай өйдә генә утыра бирде. Сиринә эшкә дә чапты, гаиләне дә карады. Ул кайтышка ,Хәйдәр ашарга пешереп кую түгел, савыт-саба да юмаган була. Әле мәхәббәт парыннан айнып бетмәгән Сиринә, кайтуга ирен көйләргә тотына:
—Көне буе ач утырдыңмыни, җаным, хәзер ашарга пешерәм, чәй куеп җибәрәм.
Сиринә ул вакытта Хәйдәрнең бөтенләй тормыш итәргә яраксыз кеше икәнен аңлап бетерми иде шул. Бай гаиләдә бердәнбер бала кадер-хөрмәттә үсте. Башка авыл балаларына эләккән кебек, аңа хәтта бакча чүбе дә тәтемәде. Ашыйсы килсә, ашарына пешкән, өсте-башы һәрчак чиста. Шуңа ул ничек тә булса тормыш алып барырга кирәген бөтенләй уйлый белмәде. Ике атнага бер әнисе килеп торды. Малаеның кулына учлап акча тоттырды. Тик ул акчалар инде үзенә генә түгел, ә гаиләсенә кирәк дип башына да китермәде ир кисәге. Ул шулай өйрәнгән, әти-әни кулына акча тоттыра һәм ул акчаларны бары үзе генә туздыра. Бу турыда Сиринәгә бер сүз әйтмәделәр. Шулай булмый ни, киленгә акча турында әйтсәң, үзенә тартып алыр. Хәзерге киленнәр барын булдыра.
Шулай барган тормыш, Сиринә бәбәй алып кайткач, тагын да авырайды. Инде иргә игътибар кимеде, күп вакытны бала алды. Вакытында ашарга да пешми кала, декрет акчасы да күп түгел. Ашамлык, квартира өчен түләү дә кыенлашты. Сиринә Хәйдәргә эш турында әйтә башлады. Тик бу Хәйдәргә ошамады:
—Нәрсә, минем муенда утырыргамыни исәбең?–дип җавап кайтарды.
Билгеле, елдан артык хатын җилкәсендә утырдым дип уйлый белмәде. Хәйдәр әти-әнисе һәм янында бөтерелеп йөргән кызлар тарафыннан үзен генә көйләргә ияләнгән шул. Сиринәгә дә ул бар кызларга караганда үзен яхшырак көйләгән өчен генә өйләнде, монда мәхәббәтнең бер катнашы юк. Тик менә хатынның игътибарын бала хәзер күбрәк үзенә тарта. Ул моңа риза түгел инде, билгеле. Хәйдәрнең Сиринәгә карашы үзгәрде.
Бала төн уртасында да елап уяна. Сиринә торып баласын карый, кабат йоклатыр өчен, бишек җырын көйли. Бу ирнең ачуын гына кабарта.
—Бар әле, кухняга кереп шыңшы! – дип кенә җикеренә.
Шулай тормыш акрын гына артка тәгәри башлады. Бервакыт алдына пешкән ит китереп куймаган өчен дә Хәйдәр тавыш чыгарды:
—Мужикмы мин, юкмы, ботка ашап утырырга. Нәрсә миннән көләсең?–дип кычкырды.
Мужик булгач эшләргә, ит алырлык акча табарга кирәк.Ул аны уйлый белмәде.
Авылда яшәгән әнисеннән ярдәм сорарга оялды хатын. Бөтен авылга таралыр, элеккеге Хәйдәрне эләктерә алмый калган көндәшләр бот чабып көләрләр дип уйлады. Ризыкны чак җиткереп килгән чибәр Сиринә бик биреште, ябыкты, элеккеге чибәрлек юып алган кебек юкка чыкты. Балага да ими сөтен җиткерә алмады. Ир бала тамакка таза. Ясалма сөт алып кайтасы иде, аннары төрле җиләк-җимеш каптырасы иде дә Рамилгә, тик акчасы юк бит, каян аласың ди аларны?
Ишек ачылып китте, башта фатир эченә сасы махмыр исе таралды, аннары ир канаты килеп керде. Суфия биргән акчаларны туздырып бетергән, шешенеп, сакалга батып беткән. Бик зур эш майтарган кебек кайтып керде. Дөресрәге, ашыйсы килгәч, хатын исенә төшкән. Исәнме-саумы юк, бала турында да сорамады.
—Ашарга бармы?
—Бар, кухняда.
Аз булса да тамак ялгап алырмын дип, Сиринә калган ярмадан ботка пешергән иде.
—Тагын ботка, әйеме, кайчан аш була инде өйдә? Бөтенләй ялкауга әйләндең әле син, аш та пешерә белмисең.
—Итен, бәрәңгесен алырга акча юк, иртәнге якта суд приставлары белән коммунальщиклар килделәр. Әҗәт күп җыелган, түләмәсәгез, опись ясыйбыз, диделәр.
—Түлә шулай булгач, ник түләмисең?
Хәйдәр минут эчендә ботканы сыпыртып куйды. Үзең ашадыңмы, баланың карыны ач түгелме диеп сорау юк.
—Каян, нинди акчалар алып түлим ди мин аны?
—Кешеләрнең хатыннары ничек түли, син дә шулай түлә.
—Кеше хатыннарына ирләре уч тутырып акча алып кайтып бирә.
—Тагын тотынасыңмы? Нигә әле мин сиңа акча табарга тиеш, ә? Син кем шулкадәр ир муенында утырырга?
—Ничек ир муенында утырыйм ди мин, декрет акчасына яшисең бит син үзең дә.
—Ә алаймыни, син баймыни әле? Кая, алайса, баш авырта, бер яртылык акча бир.
—Ул акча алган көнне үк тотылып бетә бит!
—Мин сине әле жәлләп килә идем, мә алайса!
Хәйдәр, кизәнеп, Сиринәгә сугып җибәрде.
Әйләнеп барып төште хатын, ул мондый кыйнауларны күп күрде инде.

Исеңдәме, Сиринә, сыйныфташ малайларга ул шулай сугып җибәрә иде, нинди көчле дип, Хәйдәргә сокланып карый идең. Мәктәп коймасын тибеп сындырганда көлеп тордың. Берәүне дә кызганмаган бәндә сине кызганыр дип белдеңме? Башың кайда иде синең, башың?

Ни уйлап, шушы Хәйдәр артыннан чаптың? Сыйныфташың Илдарны нишләтте ул? Урыныннан тора алмаслык итеп имгәтте, башта куркып йөрсә дә, соңыннан ни диде? “Бик яхшы акыл керттем мин аңа,”–дидеме? Хәлсез хатын, торып, аягына басты.
—Алай да аңламасаң, әйдә киен, Рамилне дә киендер.
Сиринә куркып сорады:
—Нигә?
—Менә хәзер икегез дә чыгып ычкыныгыз моннан, бер ярты тапмыйча кайтып керәсе булмагыз! Алга таба менә шулай булыр өйдә.
—Нишлисең, Хәйдәр, кич якынлаша бит инде, нинди ярты ди ул, каян табыйм мин аны?
Хәйдәр тагын сугып җибәрде.
—Ике минут, юкса якагыздан тотып болгыйм ишектән, бер яртысыз кайтып керәсе булмагыз!
Сиринә тиз-тиз өстенә элде, аннан баланы киендерде, буш ими суырган кечкенә Рамил көйсезләнә, елый ук башлады.
—Ычкыныгыз тизрәк, махмыр өстенә тагын аның шыңшыганы гына җитми монда.
Шулай итеп, кич якынлашуга карамый, ач бала белән ач ананы урамга куып чыгарды җәфа ир.
* * *
Шәһәр буйлап баласын күкрәгенә кыскан килеш хәлсез хатын атлый. Аның кулында баласыннан башка берни дә юк. Бар байлыгы — өсләренә кигән киеме. Барлык көчен җыеп, авылга кайтасы була. Юл чатына таба атлаган ханым, баласын күкрәгенә кыскан да, саташкан кеше кебек сөйләнә, карыны ач бала аның күкрәген талкып елый.
—Елама улым, елама, менә хәзер әби янына кайтабыз. Анда барысы да бар, тәмле сөт тә, алмалар да күп анда… Ууу… безнең әбинең алмалары шундый күп, тәмле. Улым рәхәтләнеп ашар менә, еламас та улым. Әбисе тәмле итеп ботка да пешереп бирер, матур күлмәкләр дә күп булыр, Алла боерса.
Сиринә шулай сөйләнде, әллә үзен юатты, әллә баласын. Тик инде ул бер карарга килгән, башка ире янына әйләнеп кайтмаячак. Ул бары арттан Хәйдәр куа чыкмасын дип кенә курыкты, шуңа күрә, кызу–кызу атлап, юл чатына чыгып җитәргә ашыкты.
—Менә, улым, килеп җиттек, хәзер берәр машиналы абыйны туктатабыз да…
Бала елап арган, ара-тирә сулкылдап кына куя.
Кичкә таба шәһәр белән авыл арасында машина аз йөри. Сиринә кулын күтәреп озак басып торса да, ара-тирә узып киткән машиналар туктамыйлар гына бит. Законнар катгый, сабыйлар өчен махсус утыргыч булмаса, зур гына штраф түлисе. Берәүнең дә алай юкка гына акча чыгарып саласы килми. Озак торды хатын шулай. Кулдагы баланы куярга урыны да юк бит, ичмасам. Сиринәнең беләкләре арып бетте. Инде менә егылам–егылам дип торганда, каршысына кыйбатлы чит ил машинасы килеп туктады. Руль артында кырык биш–илле яшьлек ир:
—Кая кайтасыз, кайсы якка? –дип сорады.
Сиринә аңлатып биргәч:
—Ул якка түгел шул, район үзәгенә кадәр генә идем. Ярар, утырыгыз әйдә, ерак авыл түгел икән, кич бала белән кайчан кайтып җитәсең әле, — диде.
Сиринә рәхмәтле күзләре белән иргә карады:
—Рәхмәт абый, бик зур рәхмәт сезгә, — диде кабинага кереп утыргач.
—Абый дип, алай картайтма инде мине, бер дә абый буласы килми эле, — дип көлеп куйды ир. – Гомәр исемле булам мин, Гомәр диген.
—Юк инде, ничек сезгә алай дип әйтим?
Сиринәнең шаярыр җае юк. Үтереп карыны ачкан. Ботканы Хәйдәр ашап бетерде, кечкенә Рамил дә кабат борчыла башлады.
—Ярар, әйтмәсәң үпкәләмим,–дип, тагын авыз ерды ир,–бу бандит нигә еларга маташа әле монда?
—Ашыйсы килә аның.
—Шулаймыни, кая әле менә сумкамда яңа алган батон бар иде, каты җирен сындырып бирик әле, тик суырсын шунда. Курыкма, без менә тастар башын суырып үстек, пычак та булмады, — дип, сумкасын ачып җибәрде ир.
Яңа пешкән ипи исе кабинага таралды, ул Сиринәне кызганмый: борынына ук үтеп керде. Ачлыктан хәлсезләнгән хатын, бу искә башы әйләнеп, аңын җуйды.
—Сеңлем, сеңлем ни булды? Балаң төшеп китә бит.
Гомәр ана кулыннан төшеп барган баланы күтәреп алды.
Чит кеше кулына килеп кергәнен Рамил сизде дә елый башлады.
—Ай, Аллам, ни булды соң? – Гомәр, аяк астыннан үрелеп, су алды да хатын авызына салды.
Сиринә йотылып су эчте, аннары күзләрен ачты:
—Абый, аз гына шул ипи кисәген миңа сындырып бирегезче, зинһар өчен.
—Сеңлем, синең ашаганың юкмыни бүген?
Сиринә башын селкеде, бүген аның ризык капканы юк.
—Алайса, мә, сеңлем, суны тагын эч, моннан ике километр кафе булырга тиеш, шунда тукталырбыз.
—Минем анда керерлек акчам юк.
—Кирәкми, сеңлем, акчам бар минем.
—Аны кабат кайтарып бирә дә алмам әле, абый.
—Тәк, сеңелем, сөйләшми генә тик утыр, яме!
Гомәр, бер кулы белән бала тоткан килеш, машинасын кабызды, аннары бер кулы белән генә идәрә итеп кузгалып китте. Баланы кабат әнисе кулына тоттырырга шикләнде. Бу хәлсез хатын аяк астына төшереп җибәрер тагын.
Кафе янына ук килеп туктатты ул машинаны.
—Тәк, кая әле, егет, – Гомәр баланы арткы утыргычка салып куйды, – тик кенә ят ,яме? Сеңлем, карап тор, төшеп китмәсен, — дип кафега кереп китте.
Кире чыкканда, бер кулына җылы шулпа гына салган пластмасса тәлинкә белән ике кашык, икенче кулында балалар өчен кечкенә савытта җимеш пюресе иде.
—Мә әле, сеңлем ашап ал, — дип Сиринә кулына шулпа тотырды да, кабат кафедан әйләнеп, чәй күтәреп чыкты.
Аннары, пюрене тотып, арткы утыргычтагы бала янына кереп утырды, Рамилне алдына алды:
—Кая әле, егет, бер ашап алыйк.
Сиринә, шулпага ябышкан җиреннән туктап, Гомәргә эндәште:
—Абый, мин аны үзем ашатыр идем.
—Хе, сеңлем, мине бала карый белми дисеңме әллә? Ике тишек борын үстердем инде мин. Ике кызым бар, кияүдә инде алар икесе дә, берәр оныгым бар. Бала бакканым бар минем, сеңлем. Син, әйдә, аша, аша. Сумкадан батон да сындырып ал.
Сиринә батон сындырып алды да кабат ашарга тотынды. Рамил Гомәр абзый аз-азлап каптырган пюрене сыпырта барды.
—Хоо, егет, вәт аппетит синдә, таза егет булып үсәрсең, болай булгач.
Шулпа ашап, кайнар чәй эчеп алган Сиринә, Гомәр абыйга чиксез рәхмәтләр әйтеп, машина утыргычы артына сөялде. Бар тәне белән тоеп торды, аның ике күкрәгенә дә шаулап сөт килеп төште. Ике күкрәк тә тыгызлап тула башлады, аларның инде күптән болай тулганнары юк, сызлый ук башладылар.
—Абый, мөмкин булса, мин балага ими ашатып алыр идем.
—Шулаймы, ярар алайса, тәмле әйбер бетте, егет әле туймады да, кая, кашыкны бир егет, әнә әниең ими ашата хәзер, – дип, баланы әнисе алдына куеп, тышка чыгып басты. Рамил ике кулы белән әнисенең тыгыз күкрәген эләктереп алды. Аннары ими ашарга кереште. Ник шунда дөньясы җимерелми, Рамил имине тиз генә ычкындырмаячак инде хәзер.
* * *
Гомәргә кырык сигез яшь, тормыш иптәше белән ике кыз үстерде. Балалар инде үсеп буйга җиткән, кызлар күптән кияүдә. Тик менә әби–бабай булып тигез картаю насыйп булмаган икән шул. Ике ел элек аның хатыны йөрәк өянәгеннән ике кызын, хәләлен калдырып китеп барды. Парлы тормышлары төрлечә булгандыр. Гомәр үзе район үзәгендә туып–үсте. Менә шунда авылдан техникумга укырга килгән кызга өйләнде. Туксанынчы елларда тормышлар чуалып китте. Тик Гомәр җеп очын эләктереп алды, башта үзләренең урам якка карап торган гаражларыннан кечкенә генә автомастерской ачып җибәрде. Халык машина сатып ала башлады, клиентлар күбәйде. Бераз акча кергәч, инде зур автомастерской ачты. Башта үзе эшләде, аннары эш белүче егетләр җыйды. Менә шулай алга китте бизнес. Аның хәзер район үзәгендә өч шундый машина төзекләндерә торган мастерскойлары һәм райондагы зуррак авылларда запчасть сата торган өч кибете, шәһәрдә автосалоны бар. Барын булдырганчы бик күп чабарга туры килде аңа. Ике кызы үскәнен күрми дә калды. Өйгә бик соң гына кайтты. Хатыны тәрбияләде кызларны, аңа алдына бала утыртып сөю аз эләкте. Менә хәзер инде алай ашыгып чабасы да юк, бар да көйләнгән. Кызлар кияүгә чыгып киткәч, ике катлы йортта да берүзе торып калды. Шуңа өйгә кайтасы да килми аның. Их, улы булмады бит, бик теләде ул малайны, ходай насыйп итмәде. Менә хәзер барысы да бар. Ике катлы йорт, район үзәгендә берничә фатир, шәһәрдә өч бүлмәлесе тагын. Акча ишелеп керә. Нишли инде ул хәзер акча белән? Кызларга ярдәм итәр иде, кияүләр үзләре дә эшмәкәрләр, бабай ярдәменә мохтаҗ түгелләр. Акыллы, төпле кияүләр икесе дә, ике кызы да балда, майда йөзә. Тормышы җитеш.
Менә аның каршысына ике җан иясен чыгарып куйды язмыш. Ул күз кырые белән кабинага карап алды. Бала анасының күкрәгенә ябышкан да ими ашый. Гомәр күтәрелеп күккә карады, рәхәт булып китте. Шул рәхәтлек аңа шушы ике җаннан аерылырга ирек бирми. Ул үзен җаваплы итеп тойды алар өчен …
—Абый, без булдык, тамак туйды безнең.
—Шулаймы, бик яхшы алайса, — дип, Гомәр машина эченә кереп утырды. Баланың тамагы тук, йоклап киткән.
Алар юлга кузгалды. Гомәр күз кырые белән күзәтеп барды. Сиринә, тамагы туйгач, җылы машина эчендә йокы белән көрәшә. Баланы төшереп җибәрермен дип курка.
—Сеңлем, исемең кем әле синең?
—Сиринә исемле мин.
—Менә нәрсә, Сиринә. Инде соң, авылга кайтып җитә алмассың. Хәзер бер кибеттә туктап сөт алабыз, чәй-шикәр, чәй эчәргә берәр нәрсә. Менә бу егеткә дә подгузниклар белән ясалма сөт юнәтербез. Минем монда бер бүлмәле фатирым бар, бүген шунда кунарсыз. Анда барысы да бар, курыкма.
—Кирәкмәс, Гомәр абый, авылга кайтырмын инде.
—Нинди авыл, әнә хәзер үк балаңны төшереп җибәрергә торасың. Бүгенгә ял итегез. Иртәгә калганын уйларбыз. Бу күз төпләреңдәге күгәргән эзләрнең тарихын да сөйләрсең, бәлки.
Гомәр аларны бер бүлмәле фатирда калдырып китте. Ике сумка әйбер алып кертеп бирде. Урын-җир кайда икәнен күрсәтеп чыгып китте. Ул, билгеле, үз фатирына да алып кайта ала иде аларны, тик сүз чыгудан шикләнде. Район үзәге, халык бер–берсен белә.
Шулай итеп, ана белән бала чит кеше фатирында төн куна калды. Юк, курыкмады алар, куркырлык та түгел иде, икесе дә алҗыган, чиста урын-җиргә ятып йокыга талдылар. Тамагы тук, асты коры, Рамил дә төнлә әнисен борчымады.
Икенче көнне соң гына уяндылар. Сиринә баланы имезгәч, чәй куеп җибәрде, башта баланы юындырды, аннары үзе юынып алды. Шулай иркенләп чәй эчеп утырганда, ишектән Гомәр килеп керде:
—Я, ничек сез монда?
—Бик әйбәт йокладык, Гомәр абый, еламадык та.
—Бик яхшы, дәү малайлар еламыйлар.
—Авылга кайтып китәрбез инде, Гомәр абый, сезгә бик зур рәхмәт, хәлебезгә кердегез. Безгә әби янына кайтырга кирәк, әйеме, улым?
Гомәр уйга калды, аның нигәдер бу чит хатынны үзеннән ерак җибәрәсе килми башлады.
—Авылга кайтарып куярмын, анысы. Тик син, сеңлем, ничек шул хәлдә бала күтәреп, бер нәрсәсез, акчасыз юлга чыгып киттең?
Сиринә авыр сулап куйды да, бөтенләй чит кешегә үзенең бар тормышын бер тын белән сөйләде дә бирде.
—Алай, тормышта андый хәлләр дә була, син, билгеле, ирең янына кайтмаячаксың?
Сиринә: «—Юк», — дип башын селкеде.
—Ә авылга чынлап та кайтасың киләме?
Дөресен генә әйткәндә, Сиринәнең болай авылга кайтып бер дә халык каршысында егыласы килми, тик тормыш син теләгәнчә бармый шул, чарасызлыктан шулай эшләргә мәҗбүр, бала хакына горурлыкны җиңәргә. Яшь ханымның уйга калып утырганын, үзенчә хәл итте Гомәр.
—Сеңлем, мондый кыяфәт белән, әйдә, кайтма әле син авылга.
—Кая барыйм абый, минем башка барыр җирем юк.
—Бар, торуың монда булыр.
—Гафу итегез, Гомәр абый. Ир иртән иртүк торып киткәндә, аның мендәр астында калдырган акчаларына риза булып торган хатын түгел мин. Авылга кайтам, – дип җыена башлады Сиринә, — ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, бурычларымны түләрмен.
—Тукта әле, сеңлем, алай кызма, акчага килгәндә, мин беренче аен, зинһар каршы килмә, булышырмын. Эшкә килгәндә, сезнең авылдан Сабиров дигән эшмәкәр район үзәгендә кибет ачып йөри, аның инде сатучылары бар, тик бер ышанычлы директор кирәк дигән иде.
—Сабиров дисезме, абый? Сабиров Илдар түгелме?
Сиринә Илдарның кабат аякка басканын да, эшмәкәр булып киткәне турында да хәбәрдар булып торды. Тик аңарда Илдарга карата мәхәббәт хисе булмады, булмас та инде. Ходай язмаган икән, күкләр никах укымый.
—Әйе, Илдар исемле, бик акыллы кеше ул, аны гомер буе урында гына ятарга тиеш дигән булган табиблар, бик каты кыйнаган булганнар икән аны, ул әнә аягында йөри, эше дә яхшы гына бара. Ярты авылыгыз аңа эшли дип сөйлиләр.
Илдар кебек кешеләрне хөрмәт итә белде Гомәр, шуңа да кибет ачам дип йөргән егеткә бераз үзенең танышлары аркылы булышып торды.
—Классташым ул минем.
Сиринә Илдарның ничек итеп кыйналганын сөйләп бирде.
—Алай икән. Әйтәм бит, бик көчле шәхес ул егет. Ну, ничек, Илдар белән сөйләшеп карыйммы? Авылга кайтып сөйләп йөрмәс, андый кешегә охшамаган. Сыйныфташлар да булгач, бик яхшы инде, килешеп эшләп китү уңай булыр.
—Ни бит, кибет эшен белмим.
—Эшләп карамый кем белә инде аны? Өйрәнерсең, мин дә менә бераз ярдәм итәрмен.
—Гомәр абый, минем бит документлар кулымда юк. Өйдән баланы гына кулыма алдым да чыгып йөгердем. Анда кире барырга куркам мин.
—Тә-әк, болай итәбез, сеңелем, менә сиңа акча, юк, башыңны селкемә, эшли башлагач кайтарып бирерсең. Бу борын тишегеңә кирәк ул акча. Ул идәндә нәрсә беләндер уйнап, юанып утырган Рамилгә төртеп күрсәтте. – Эшең барып чыкса, аны да көндезгә урнаштырып торырга урын табарбыз. Борчылма, монда минем сүз бар җирдә дә үтә. Документлар дисең, уйлап алырга кирәк булыр, җае чыгарга тиеш. Миңа шәһәрдәге адресыңны язып бирә алмассың микән?
—Нәрсәгә ул сезгә, Гомәр абый?
—Яз, курыкма. Әйтәм бит, уйлап карыйм дип, җае чыкмый калмас.
Сиринә аның кулына адрес язып тоттырды.
Ул шулай саубуллашып чыгып китте.
Гомәр, машинасына кереп утыргач, кәрәзле телефонын алып, каядыр шалтыратты.
—Әйдә, икәү әзерләнеп торыгыз, шәһәргә барып кайтасы бар, эш чыкты.
Хәйдәр ишек төймәсенә баскан тавышка уянып китте. Кабат башы авырта, кичә хатын кайтмады, ул, шуңа иркенләп, тузан суырткычын бер литр аракыга алыштырып, эчеп егылган иде. Уф, кем инде ул туктамый шалтырата, башка гына бәрә.
—Кем ул анда?
Җавап бирүче юк, һаман шалтырата бирәләр. Ул барып фатир ишеген ачты.
Нәрсә кирәк сезгә?
Ишектән, аны кырыйга этеп, ике таза гәүдәле егет килеп керде, алар артыннан бер абзый үтте.
—Хәйдәр синме инде ул?
—Әйе, мин булам.
—Фу, икенче якка карап сөйләш әле.
—Сиңа ни кирәк?
—Сиңа түгел, сезгә ни кирәк дияргә кирәк, энем, анаң бер дә өйрәтмәдемени сине?
—Юк, туктагыз әле, сез шулай, кеше фатирына бәреп кереп, нишләмәкче буласыз?
—Миңа Сиринә белән малаең Рамилнең документлары кирәк, паспорт, туу турында таныклык дигәндәй. Ә, загс кәгазен дә бир, кирәге чыгар.
Нәрсә, нинди документ ди сиңа, чыгып ычкын моннан!
Гомәр янында торган егетләргә ым какты. Нишләргә белми торган Хәйдәрнең колак артына яхшы гына итеп тамыздылар. Ул идәнгә барып төште. Нәрсә бу, аны кыйныйлар түгелме соң? Юк, алай булырга тиеш түгел, ул гына кыйнап килде барын да. Каушап китте Хәйдәр, эченә курку йөгерде. Аның үзенә беркайчан сукканары юк бит. Аңа сугарга түгел, ә куркырга тиешләр. Хәйдәр, элеккечә гәйрәт чәчеп, чакырылмаган кунакларны куркытырга исәпләде.
—Сез нишлисез, ә? Кеше фатирына кереп, кеше кыйныйсыз.
Аны якасыннан тартып торгыздылар да касыгына китереп суктылар. Хәйдәр бөгелеп төште. Юк, курыкмыйлар аннан, имгәтеп ташлаулары бар боларның.
Абзый кеше аның өстенә иелде:
—Менә шул, энем. Мин ике кабатларга яратмыйм, кайда документлар?
—Әнә стенкада, өске тартмада, – дип, Хәйдәр башы белән төртеп күрсәтте.
Юк, үзеннән көчсезләрне генә тубәнсетергә өйрәнгән Хәйдәр бу өчкә каршы торырлык көч үзендә таба алмады. Куркак та икәнсең бит әле ир кисәге.
Дөрес аңлады ул, абзый ике сөйләшми, боларга каршы килмәү яхшырак.
Бер егет ,документларны алып, Гомәр абый каршысына куйды.
—Менә бит, булды бу, монда икән барысы да, – диде Гомәр, кирәкле документларны табып алгач, һәм Хәйдәр каршына килеп басты. — Энем, син полиция чакыртма инде, аңладыңмы?
—Аңладым.
—Бик авыртмадымы, энем?
—Колак арты сызлый.
—Ну, ярар инде, ачуланма. Егетләр кайнар холыклы минем, катырак тамызганнар. Мә, дәваланып алырсың, – дип, идәнгә бер мең сум акча ташлады.
—Сиринә кайда?
—Сиңа, энем, иң яхшысы, Сиринәне эзләү түгел, хәтта кайда икәне турында да уйламаска кирәк, аңладыңмы?
—Аңладым.
—Бик яхшы. Әйдәгез, егетләр.
Алар чыгып киткәч, Хәйдәр идәннән акчаны алды да кибеткә чапты. Бүген яшәп була, болай булгач.
Кич белән документлар Сиринә кулында иде инде. Аның сораулы карашына Гомәр:
—Участковый алып бирде, таныш егет ул, – дип җавап бирде.
—Рәхмәт, Гомәр абый, сезнең изгелекне мәңге онытмам, – дип, аны чәй эчәргә дәште Сиринә.
Бу фатирны алуын алды Гомәр, тик анда беркайчан да кунмады. Инде сатырмын дип уйлап йөри иде. Тик менә эшләр үзгәреп китте бит әле. Аның бер көе генә барган тормышына кечкенә Рамил белән Сиринә килеп керде. Язмыш кочагына ташлыйсы килмәде аларны Гомәрнең. Аннары, нигәдер, бу яшь хатын үзенә тарта аны. Ул, билгеле, тол ир, кызлар белән дә чуалып карады, үзе кебек ялгыз хатыннар белән дә. Барысы да начар булды дип тә әйтә алмый. Алар менә шулай Сиринә кебек җайлы һәм тәмле итеп чәй агыза белмәделәр микән? Үзендәге үзгәрешне аңлый ул, билгеле, тормышның бар сукмагын үткән кеше. Саубуллашып кайтып та китәргә кирәк инде. Тик аның нигәдер кузгаласы килми, ә кирәк. Әдәп саклап, бу яшь хатынны кимсетмәс өчен, ул китәргә тиеш.
—Ярар, мин кайтырмын инде, — дип, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды Гомәр.
Яшь хатын аңа күтәрелеп карады, тик кал димәде.
—Сау булыгыз, Гомәр абый.
—Сау булыгыз. Мин иртәгә Илдарны күреп сөйләшермен, – дип чыгып китте ир.
* * *
Илдар район үзәгенә иртүк үк килеп җитте. Атасының “Москвич”ында түгел инде, кыйбатлы джипта. Эшләре тауга таба Илдарның. Үстергән малларын урнаштырып кайткач, аңа авылдышлары:
—Илдар, үгез бар иде урнаштырып бир әле, яки казлар, үрдәкләр, – дип мөрәҗәгать итә башладылар.
Башта шикләнеп калды, тотынып карамаган эш бит. Шулай да базарда үзенә бер урын алды да сатучы табып эшкә тотынды. Авыл халкы хайван асрап кына алга бара ала хәзер. Шуңа аңа чиратка язылды халык, авылдашлар гына түгел, күрше авыллар да аны эзләп килә башлады. Ит сатасы иде дип тә, эш тә сорап килделәр. Илдар эшчеләренә чын акча түли шул, шуңа аңа килеп эшләргә теләүче күп. Тик менә күп эшче кирәк түгел аңа. Ул аларны кире бора килде. Ә иткә килгәндә, аңа районда танылган эшмәкәр Гомәр Гәрәевич киңәш бирде.
—Тагын базарда бер-ике нокта алам дип йөрмә инде син, энем. Әйдә, үзеңнең яшелчәңне дә, итеңне дә сатарга бер зуррак кибет ачып җибәр.
—Булыр микән, Гомәр Гәрәевич? Эше күптер аның?
—Җиңел түгел инде, берәр нәрсә барып чыкмаса, миңа шалтырат, — дип, аңа визит карточкасын калдырып китте.
Тырыша торгач, Гомәр абый ярдәме белән барып чыкты үзе. Сатучылар табуы читен булмады, тик менә директор ягыннан тукталып калды. Үзе ышанган кеше куясы килде аның. Кичә төш вакытында аңа район башлыгы шалтыратты, иртәгә иртүк минем янга сугыла алмассың микән дигән иде. Билгеле инде, аңа каршы килеп булмый. Ул шуңа машинасын район хакимияте каршында туктатты да ашыгып бина эченә атлады. Аның район башлыгы белән берничә тапкыр очрашканы бар, кибет мәсьәләсен чишкәндә, кабинетына кереп сөйләште. Болай яхшылап эш планын аңлата белсәң, җайлы кеше ул үзе Раян Надирович.
Илдарның ишектән килеп кергәнен күреп алган сәркатиб кыз, кабинет ишегенә ишәрәләп, кулын селкеде.
—Барыгыз, Илдар абый, керегез. Сезне көтә ул.
Илдар, ишекне ачып, кабинетка үтте.
—Исәнмесез, Раян Надирович!
—Ә, Сабиров, – дип елмайды район башлыгы. – Уз әйдә, молодец, бик тиз килеп җиткәнсең.
—Ара ерак түгел бит.
—Шулай дисеңме, ярар алайса. Анда кибет ничек, буламы инде?
—Булды дисәң дә ярый, Раян Надирович, бүген-иртәгә ачармын дип торам. Менә директор таба алмыйм әле.
Директор дигәннән, Гомәр Гәрәевич шалтыратты, сине килмәдеме дип сорады. Директор тапкан бугай ул сиңа.
—Начар булмас иде, Гомәр абый һаман булышып тора.
—Сезнең кебек егетләргә ярдәм итсәң дә ярый. Әнә район үзәге үсеп килә, халык арта, ит тә, яшелчә дә күп кирәк. Синең кибет менә дигән инде халыкка. Тик бәяләр белән артык уйнама, яме. Халык та бизәр, үзең дә читен хәлгә калырсың.
—Бәяләрне шул базар бәясеннән арттырмаска исәп инде.
—Ярар, минем сине монда чакыруым кибет турында түгел.
—Берәр нәрсә булмагандыр ич, Раян Надирович?
—Булган, күптән булган, үз авылың хуҗалыгы хәлен беләсеңдер инде?
* * *
Әйе, хуҗалыкның исеме генә калды, әллә ничә рәис алышынып карады, файдасы гына тимәде. Таралып бетте хуҗалык. Бар булган байлыгы- ишелергә торган ике сыер фермасы. Ике трактор эшләп йөргән була. Шул тракторчылар тырышлыгы белән генә инде. Аларның авылы зур түгел, барлы-юклы илле хуҗалык. Тик шул хуҗалык кешеләренә дә эш юк анда. Илдарга килеп үтенәләр. Җәй кеше җыйса да, кышын ул тарата эшчеләрне. Кыш айларында күп эшче кирәк түгел. Аңа да риза халык.
—Җимерелеп бетте инде ул, Раян Надирович.
—Бетте шул, шул сезнең кебек авыллар районда бишәү. Синең инвесторлар турында ишеткәнең бар инде, шулаймы? Менә шул бай инвесторлар таза хуҗалыкларны алып бетерделәр, яхшы гына эшләп киләләр, зарланмыйм. Тик менә сезнеке кебек җимерелеп беткән хуҗалыкка кызыгучы юк. Гомәр Гәрәевич киңәш итте миңа сезне. “Эшли белер ул Сабиров”, — диде, аннары үзең дә шул авылныкы булгач, халык белән дә аралашу да җиңелрәк. Шул авылың хуҗалыгын үз кулыңа алмассың микән дип чакырган идем. Белемең бар, зоотехник. Аннары авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәнсең, белештем.
—Үз кулыма дип, авылны күтәрәсем килә дә инде, Раян Надирович.
—Дөрес әйткән икән Гомәр Гәрәевич, эшләргә теләгең бар дип.
—Тик бит аңа акча кирәк, күп акча. Мин кулдагысын тотып бетердем дисәм дә була, өч мең башлык кошчылык фермасы салып куйдым бит. Инкубаторы да бар. Бәбкәләрне үзебездә чыгарырга иде исәп.
—Фермаң әзер булгач, яхшы инде ул, акчага килгәндә булышырбыз. Син эш планын китер миңа, аннары районнан ташламалы кредит алырсың. Тик җавап хәзер кирәк. Авыл хуҗалыгы, үзең беләсең, озак уйлаганны түгел, ә эшләгәнне ярата.
—Риза мин, Раян Надирович.
Район башлыгы җиңел сулап куйды.
—Эш кешесе җавабы. Тик мактар дип көтмә. Аякка бастыр башта хуҗалыкны, аннан мактармын.
Килештек, Раян Надирович.
Ширкәтнең исемен ничек диярсең икән?
Илдар авыз ерды:
—“Морза” ширкәте диярмен.
—Морза, нигә морза?–район башлыгына кызык булып китте. — Шулай да, нигә алай дип кушасың, энем?
—Миңа авыл халкы “Морза Илдар” дигән кушамат такты.
Район башлыгы, креслога утырып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
—Алай, ярар алайса, морза Илдар Рәйханович, башлыйк эшне, – дип, Илдарга кулын сузды.
—Башлыйк, Раян Надирович! – дип, Илдар аның кулын кысты.
Глава кабинетыннан Илдар авылга баш булып чыгып китте.
* * *
Үзенең кибетенә килеп кергәндә аны Гомәр Гәрәевич көтеп тора иде инде. Кибеттә сату башланган. Яңа кибетне карарга кергән берсе буш чыгып китми. Сәүдә яхшы гына башланып киткән икән.
—Ой, малай, район башлыгы янында озак булдың, әй, — дип каршы алды аны Гомәр.
—Әйе, озаграк булдым шул, Гомәр абый.
—Ну, ничек соң, риза булдыңмы?
Гомәр район башлыгы белән сүз ни турыда барганын белә иде.
—Булдым, тотынам мин ул эшкә. Рәхмәт Гомәр абый, сез киңәш биргәнсез икән.
—Ярар сана. Минемчә, авылны бары тик шул авыл кешесе генә аякка бастыра ала.
—Әйе, кем анда килеп эшләсен инде.
—Менә мин сиңа директор таптым, авыл хуҗалыгы эшенә кереп киткәч, кибетне карап торырга кеше кирәк инде сиңа.
—Тик ышанычлы кеше кирәк, Гомәр абый.
—Ышанычлы, чынлап әйтәм, син риза булырсың. Мин аңа кайбер документларны күрсәтеп бирдем, кабинетыңда инде өйрәнеп утыра.
Алар шулай кибет директоры кабинетына таба атладылар. Ишек ачуга, Илдар имәнеп китте. Өстәлдәге кәгазьләргә иелеп, Сиринә утыра.
—Сиринә?!
Хатын күтәрелеп карады. Илдарны күргәч, ярамаган эш өстендә тотылган кебек кызарып китте.
—Исәнме, Илдар. Менә документларны өйрәнеп утыра идем.
—Син ничек монда, район үзәгендәмени хәзер? Ә гаилә? Хәйдәр кайда?
—Улым минем белән, Гомәр абый бакчаны сөйләшәм диде, калганын соңыннан инде, яме, Илдар.
Кайчандыр шушы кызга гашыйк булып йөрде бит. Йөрәген ачып салган өчен, урынынан тормаслык булып гарипләнеп калган иде. Чибәр, горур Сиринә бик ябыккан. Күз төпләрендә шешләр. Язмыш аны да кыйнаган, димәк. Менә кайчандыр аерылышкан юллар кабат кисеште. Кабат мәхәббәт уяныр дип уйламады Илдар. Юктыр инде, яшь кайнар мәхәббәт тиз кабына да тиз суына. Вакытлыча шашып гашыйк булу кемнең башыннан үтмәгән. Ачу да саклый алмый, гарип калуында Сиринәнең бер гөнаһы да юк. Юк, кабынмас инде мәхәббәт. Бала-чага түгел икесе дә. Аннары узган көз Рәсимә егет йөрәгендә очкын калдырып китте. Һаман күрешеп сөйләшә алганнары юк. Илдар хуҗалык дип чаба. Кыз кич чыкмый, өйдә утыра, Илдарны көтә. Тик менә көтә-көтә армас микән? Юк, озакка сузмый, кыз белән ничек тә булса сөйләшергә кирәк дип уйлап куйды Илдар, Сиринәне күргәч.
—Я, ничек сиңа директор, энекәш? – Гомәр абый уйга баткан егетне уятып җибәрде. — Аласыңмы эшкә?
—Берсүзсез, Гомәр Гәрәевич. Нәкъ миңа кирәкле, ышанычлы кеше тапкансыз.
—Тәк, менә бик яхшы булды бу, алайса. Сиринә, әнә Илдар — синең нәчәлнигың. Мин бакчаны әйләнәм әле. Кечкенә кешене урнаштырасы бар, – дип чыгып китте Гомәр.
Шулай итеп, ике сыйныфташ кибет эшенә төшенә калды. Илдар Сиринә язмышы турында да белергә өлгерде. Тик авылга кайтып сөйләп йөрмәде. Хәер, гайбәт сатарлык җай юк әле монда. Илдар ишелергә торган ике ферманы төзекләндерү эшен башлап җибәрде. Аннан бер генә булса да яңа трактор, яңа агрегатлар алырга кирәк. Яз килеп тә җитәр. Менә шулай Рәсимә белән сөйләшергә һаман җай чыкмады. Тик аларны тормыш үзе очраштырды.
* * *
Алсу белән Сиринәнең энесе Марат арасындагы мәхәббәт өйдәгеләргә дә, авыл халкына да күптән сер түгел. Марат институтны кызыл дипломга тәмамлады. Егетне нефтьчеләр шәһәренә эшкә чакырганнар, фатиры да буласы икән. Белмим, әллә Маратның кызны калдырып китәсе килмәде, әллә егетнең үзе генә чыгып китүенә кыз каршы төштеме, ничек кенә булмасын, яшьләр, сөйләшеп, вәгъдәләр бирешкәннәр инде. Сабантуй аллары иде. Илдар төшке ашка кайткан. Ирләр тыныч кына өстәл артында чәй эчә. Алсу белән Фәридә апа гына ара-тирә тәрәзә аша капкага күз төшереп ала. Кыз әнисенә серен чишкән, Фәридә апа борчулы күренә. Аларның кыяфәтләренә Рәйхан абзый да игътибар итте:
—Сез нәрсә монда аналы–кызлы тәрәзә саклыйсыз әле? – дип сорады.
Фәридә апа белән Алсу бер-берсенә карап куйдылар да шыпырт кына урыннарына барып утырдылар.
Тик тынлык озак бармады: капка келәсе ачылган тавыш ишетелде. Аннан башта Сиринәнең әнисе күренде, аның артыннан башын иеп, Марат килеп керде. Иярсең дә башыңны. Бервакыт капка төбендә Алсуны көтеп утырган егет янына Рәйхан абый килеп чыкты. Чыга чыгышка Маратның борын төбенә бала башы кадәр йодрыгын китереп куйды:
—Менә моны күрдеңме?
Марат башын иде.
—Күрдем,–дип җавап бирде.
—Күрсәң, шул: әгәр матур гына йөрмисез икән, икегезнең дә башын сугып ярам.
—Аңладым, Рәйхан абый.
Аңламассың, Рәйхан абыйның характерын бөтен авыл белә. Шуңа Марат Рәйхан абзый йортына шикләнеп кенә килеп керде.
—Исәнмесез, ни хәлләрдә яшәп ятасыз? – дип, бик матур гына исәнләште Маратның әнисе.
—Ярый-ярый, Гөлсинә, бер килеш кенә менә яшәп ятабыз әле, — дип ашыгып җавап бирде Фәридә апа, — әйдә, түрдән узыгыз, бусагада басып тормагыз инде.
—Узмыйча да булмас, менә бик зур йомыш белән килгән идек әле сезгә, — дип, Гөлсинә күзе белән улына, Алсуга ишарәләде.
Аңлады егет: шыпырт кына Алсу янына барып утырды. Ике яшь йөрәк аска карап тынып калды. Рәйхан абзый да чамалап алды инде нинди йомыш икәнен. Илдар авызын ерды, Маратка карап күзен кысты.
—Алай икән, – дип куйды Рәйхан абзый, — ярар, йомыш белән килгәнсез икән, әйдә, утырыгыз. Гөлсинә, әйт йомышыңны.
—Менә шул, Фәридә, Рәйхан, без бер авылда яшибез, бар тормышыбыз кеше күз алдында. Улым да менә яхшы гына укып бетерде. Аннары сез дә бик гадел кешеләр. Әнә, Илдар улыгыз бар авылга баш, халык гадел булганы өчен бик ярата аны. Алсуны да бик тәртипле, уңган кыз итеп тәрбияләдегез. Улым белән кызыгызның очрашып йөрүенә каршы килмәдегез, рәхмәт. Яшьләрне вакытында, үзебез исән вакытта, башлы-күзле итеп калдыру ата-ана өстендә инде. Шуңа менә сезнең кызыгыз Алсуны улыма кәләш итеп бирүегезне сорап, башым иеп килдем.
Рәйхан абзый тыныч кына, бүлдерми гына тыңлап бетерде аны. Аннары тын гына утырган яшьләргә күз ташлап алды. Әйе, бу көн кайчан да булса килеп җитәсен белде инде ул. Яшьләр кайчан да булса кавышырга тиешләр. Бу турыда Фәридә белән балалар югында аз сөйләшмәде алар.
—Олы башыңны кече итеп, безгә шундый йомыш белән килгәнең өчен рәхмәт, Гөлсинә. Әйе, бар да халык күз алдында. Сез бик тәртипле нәсел, анысын да беләбез. Шуңа балалар очрашып йөрүенә каршы булмадык. Марат та синең бик булган егет, акыллы, тыйнак. Тапкан – баккан баланы бирү, билгеле, җиңел түгел, тик инде яшьләр шулай килешкәннәр икән, ни кылмак кирәк? Алар бит сабыйлар түгел, каршы килеп нишлисең. Менә бит, әтине әти итеп, әнине әни итеп, хәер-фатиха көтеп утыралар. Яшьләр бәхетенә каршы килмибез, аларга тигез тормыш теләп, шулай ук әти–әниләрне, ике якны да тигез итеп яшәсеннәр дип, хәер-фатихабызны бирәбез.
Өйдәгеләр җиңел сулап куйды, кырыс холыклы булса да, бала бәхетенә нигә каршы төшсен инде ата кеше? Фәридә апа, килеп, Алсуның башыннан кочып алды. Менә бит бердәнбер кадерләп үстергән кызының да, ата-ана йортын калдырып, очып китәр вакыты җиткән. Аннары икенче кулы белән булачак киявенең аркасыннан кагып алды.
—Сез барыгыз инде, балалар, калганын үзебез сөйләшеп бетербез, – дип, ишеккә таба этәрде аларны.
Яшьләргә шул гына кирәк, җитәкләшкән килеш урамга чыгып йөгерделәр.
—Эх, яшьлек, – дип куйды Рәйхан абзый алар артыннан.
Олылыр туй мәшәкатьләренә күчте. Туйны озакка сузмаска кирәк икән. Маратны инде булачак эшендә көтәләр, ди. Шуңа Сабантуйлардан соң озак сузмый уздырырга кирәк дип таптылар. Илдар, аларны калдырып, басуга чыгып чапты. Ә картлар чынаяк артыннан чынаяк бушатып, озак сөйләшеп утырды. Сиринә турында сүз булып алды. Суфия малаеннан аерылган икән. Тагын шундый тормыш-көнкүреш хәлләре турында фикер алышкан булдылар. Менә шул, ике гаилә дә туйга әзерләнә башлады.
* * *
Башта теплицаларда эш башланып китте: Сабантуйга кадәр яшелчә өлгертергә кирәк. Аннары язгы чәчүгә тотындылар. Күп басуларны чүп үләне басып алган, яхшылап эшкәртергә туры килде. Техникага кошчылык фермасында меңләгән каз-үрдәк бәбкәләре тавышы кушылды. Фермаларда нәселле сыерлар мөгрәде. Әйләнә-тирә авыл халкы, һәр иртәне әтәчләр белән бергә торып, “Морза” ширкәтенә эшкә агылды. Алсуның туен әзерләүдә акчадан башка берничек ярдәм итә алмады Илдар. Иртүк чыгып китте, кич кайтып егылды. Өстәвенә, электән эшләп килгән баш хисапчы инде олы яшьтә, моның кадәр зур күләмле эшне алап бара алмый. Алар белән дә Илдарның үзенә утырырга туры килә. Хисапчыны да язгы эшләр беткәнче генә китми торырга күндерде. Ул бары тик туй көнне генә, туй башланыр алдыннан гына килеп җитәргә өлгерде.
Туй матур гына башланып китте. Кияү дә, кәләш тә бик матурлар. Өстәл түрендә табын күрке булып утыралар. Алсу сеңлесе аккош кебек. Матур да була соң туй киеменнән кызлар. Шаһидә итеп үзенә күрше кызы Рәсимәне алган, ул да табын түрендә. Тамадага акча кызганмаган кияү, бик матур алып бара, истәлеккә видеога да төшерәләр. Бар да булды инде: иң изге теләкләр дә, матур җырлар да, уен көлке дә.
Соңгы тәнәфестә барысы да җыелып урамга чыкты. Җәйге төн, шундый җылы, рәхәт. Барысы да күкрәкләрен тутырып сулыш алды. Тамада да инде үзенең соңгы вазифасын үтәп:
—Талгын бию, – дип белдерде, аның артыннан музыка агылды.
Илдар Рәсимә каршысына килеп басты.
—Биибезме, Рәсимә?
Кыз елмаеп куйды да:
—Ничә еллар танцевать итәбез дип алдалап йөргәч, тәки йөрәгең җитеп, биергә чакырасыңмы, Илдар абый? Бии беләсеңме соң?
Илдар аны кочагына алды да:
—Бәлки, бии белмимдәдер, тик менә сине, Рәсимә, башка кочагымнан ычкындырмам…
Кыз башын егет күкрәгенә салды:
—Аның өчен башта кызның синең кочактан чыгып качу теләге булырга тиеш. Минем бер дә чыгып качасым килми бит.
Теләсәң дә кача алмаячаксың, мин сине беркая да җибәрмим.
—Нишләтмәкче буласың инде син мине?
—Рәсимә, ничек уйлыйсың, туйда безнең булу мәҗбүриме хәзер?
—И-и-и, кем-кемне күрсен, барысы да арып бетте инде, әллә без бар монда, әллә юк.
—Әйдә, алайса, шыпырт кына чишмә янына сыпыртабыз.
—Чишмә янына мин риза, артык кызган булсаң, сине улакка төртеп төшереп, суытып булыр, – дип көлде кыз.
—Ай, шушы үчекләшүең.
Илдар кочагыннан чыгармый гына аны чишмә янына алып китте.
Яшьләрнең бер-берсенә әйтәсе сүзләре бик күп җыелган булган икән. Таң атканчы, бер-берсенә сыенып, чишмә янында утырдылар. Кем-кемгә кайчан гашыйк булган, ничек бер-берсен сагынганнар… Юк, тукта, мин әйтәм, юк, мин, мин дип, матур гына сүзгә килеп алулар, күңелләрендәге иң изге серләрен бүлешүләр, беренче тапкыр сарылып үбешү — барысы да булды. Гашыйклар өчен вакыт туктады.
Туйлар үтте. Алсу иренә ияреп еракка чыгып китте. Фәридә апа елап калды, Рәйхан абый түзде, сиздермәде. Тик кызы өчен аның җаны тыныч. Ышанычлы кеше кулына тапшырды. Гөлсинә апа йортында берүзе утырып калды. Билгеле, кызы Сиринә улы белән шимбә саен кайтып тора. Ә менә “Морза” ширкәтенә хисапчы итеп яшь кыз эшкә алынды. Кем ул дисезме? Кем була алсын инде тагын, күрше кызы Рәсимә инде. Яшьләргә аралашу өчен менә дигән сәбәп.
* * *
Сиринәнең дә тормышы җайлашып китте. Яңа эшенә тиз төшенде, иреннән законлы аерылышты. Судка Хәйдәр килеп йөрмәде, фатир өчен түләмәгәнгә, суд приставлары өендәге бар җиһазны алып чыгып киткәннәр икән. Сиринә һаман да шул Гомәр фатирында торды, акча бирәм дисә дә, хуҗа аннан бер тиен дә алмады. Кич саен ул Сиринә янына килеп чыга торган булды, китә алмый азапланды. Аның килгәненә кечкенә Рамил дә бик шат. Хәзер алдына менеп утыра. Сиринә дә шушы ирне күрми торса, сагына башлаганын тоя. Әйе, Гомәр төпле ир, яшь аермасы да куркытмый яшь хатынны. Аннары Гомәрнең кызлары белән бер-ике очрашып сөйләшкәне бар, кызлар әтиләренең яңабаштан башлы-күзле булырга исәбе булса, каршы түгеллекләрен белдерделәр. Әтиләренә иптәш кирәк, акыллы кызлар, аңлыйлар.
Беркөн кич Гомәр яңадан Сиринә яшәгән фатирга килеп керде. Яшь хатын аны шатланып каршы алды, чәй өстәленә чакырды. Эх, шушы Сиринә ясаган чәйне теләсә кайчан, күп итеп эчә ала ул. Сиринә кулыннан агуны да шулай тәмләп эчәр иде. Шимбә көн, Рамил бакчага бармаган, шуңа көндез йокы күрмәгән бала, бераз көйсезләнеп йөрде дә олылар янында йоклап та китте.
—Сиринә!.. — дип эндәште Гомәр, – ул нәкъ яшь малайлар кебек каушаган.
—Нәрсә, Гомәр абый?
—Сиринә, мин, билгеле, яшь кеше түгел, тик шулай да ярата беләм, яраткан кешемне кадер-хөрмәткә күмә беләм. Минем бертөрле генә барган ялгыз тормышыма язгы чәчәкләр булып килеп кердең син. Мин сине күргәннән бирле һәр көнемнең кадерен белеп яшим. Сиринә, син миңа һава кебек, су кебек көн дә кирәк. Мин- ялгыз ир, син дә ялгыз. Ике ялгыз җан, бергә кушылып, бер бөтен булып, бергә атлап китсәк иде, Сиринә, Сиринәм… Язмышыңнын яртысын бирче, мин яратам сине. Әгәр минем тормышымнан китеп барсаң, белмим, мин синсез бер көн дә яши алмам. Чык миңа кияүгә!..
Сиринә бүлдерми генә тыңлап торды Гомәрне. Ул кыз чагында, аның алдында мәхәббәт аңлатып, күп егетләр егылыр дип уйлаган иде. Менә еллар үтте. Бары икенче ир мәхәббәт турында сөйли аңа. Бу яшь егетнеке кебек ялкынлы, каушаган сүзләр түгел. Бу инде тормышның бар сукмагын үткән, ачысын да, төчесен дә татыган ир сүзләре. Юк, уен сүзләр түгел, төптән уйланып, чын йөрәктән чыкканнар. Ир белән ирне аера белә хатын. Бу акыл аңа күз яшьләре аркылы керде. Инде бетте, барысы да бетте дигәндә, язмыш аның каршысына шушы ирне чыгарып бастырды. Бәлки, бу Ходайның Сиринә өчен бүләгедер? Әйе, көтте ул бу сүзләрне Гомәр абыйсыннан. Каршы килә алмаячагын да белде. Тик…
—Гомәр абый, минем улым бар бит, ул нишләр?
—Сиринә, Рамилне авылга әниең янына кайтару турында уйлама да, ул бала кулымнан ипиемне тартып алып ашамас. Ашаса да каршы килмәм. Ике баланы аякка бастырдым. Рамилгә дә әти була алам мин.
Сиринә акрын гына килде дә Гомәрнең күкрәгенә башын салды,ирнең кочагына сыенып, бераз тын торды, аннары, яшьле күзләрен күтәреп, иргә эндәште, беренче тапкыр үз итеп, исеме белән:
—Гомәр, авылга кайтып әнинең фатихасын алып килик.
Бу минутларда Гомәрдән дә бәхетле кеше бар иде микән бу дөньяда? Аннан гына эш тормас, билгеле. Ул сөюгә сусаган иреннәре белән сөйгәненең иреннәрен эзләп тапты.
Кайдадыр җир ярылып, туфан калкадыр, кайдадыр диңгезләрдә таудай дулкыннар корабларны йомычка урынына чөеп йөртәдер. Кайдадыр бөек кешеләр, трибуналарга басып, озын-озын нотыклар сөйлиләрдер. Ике гашыйк өчен болар берсе дә кирәк түгел бу минутларда. Алар хәтта тәрәзә яныннан узып киткән машиналарны да ишетмәделәр. Алар бүген җир шарында тик икесе генә, бары тик икесе…Сөю, назга сусаган яшь тән, тәҗрибәле ир назыннан камыр кебек язылып китте. Ир аның муеннарын рәхәт кытыклады. Иң башларын үбеп үтте, тыгыз күкрәкләрне, аннары ак мәрмәрдәй төз аякларын назлады. Аның һәр хәрәкәтенә хатын ыңгырашып җавап бирде. Үзе дә, назга бирелеп, ирне иркәләде, аның һәр хәрәкәте ул бары шушы ир өчен генә яралган икәнен раслап торды. Бар хатын-кыз назын шушы иргә бирде. Шушы ир кочагында “яраткан ярың кочагында балдай эрерсең“ дигән сүзләрнең хак икәнен аңлады хатын. Шуңа күрә кабат-кабат аның кочагына ташланды. Алар таңга кадәр бер-берсен яраттылар, ахырга ике җан, ике тән бер–берсен кочагыннан ычкындырмый йокыга талдылар.
Алар өчен күкләрдә никах укылды бүген, аларның алдагы тормышлары сөю, наз белән үтәчәк.
Шулай итеп, Сиринә белән Гомәрнең дөньялары түгәрәкләнде дә куйды. Сиринә инде Гомәрнең ике катлы йортына күченде. Хезмәтчеләр булса да, өйне үз тәртибе буенча җыештырды, кулына чүпрәк тә алды, тузан суырткычны да кабызды. Йортта пешекче булуга карамастан, Гомәрне тәмле ашлары беләш каршы алырга да онытмады. И, рәхәт хәзер Гомәргә! Эштән кайтып керсә, иң беренче кечкенә улы Рамил йөгереп килә, өстенә матур күлмәген киеп, яшь хатын каршы ала. Аннары кичке ашны бергәләп ашыйлар. Өенә кайтырга ашыкмый йөргән Гомәр хәзер ничек булса да иртәрәк эштән бушарга тырыша. Авылга кайтып, Гөлсем апаның фатихасын да алып килделәр. Каршы килмәде әби, кияүнең яше олы булуга сүз әйтмәде. Эш яшьтәмени, йөрәктә бит. Туй мәсьәләсенә килгәндә, Гомәр дә, Сиринә дә язылышып кына кайтырбыз да шуның белән шул булыр дип уйлаганнар иде. Тик туган-тумача, район эшмәкәрләре, хәтта район башлыгы да каршы төште.
—Нинди кача-поса килен төшерү ди ул? — диде Раян Надирович, – берничек кабул итмим. Гомәр Гәрәевичның туе бар район халкы шаккатарлык булырга тиеш, — диде.
Туй район үзәгенең иң яхшы ресторанында үтте. Районның бар зыялылары чакырылды. Илдар да килде дусты туена, билгеле, үзе генә түгел, Рәсимә белән. Туй–туй инде ул, күңелле була, ә Гомәр Гәрәевичныкы барысына да баш. Кәләш өстендәге туй күлмәге генә ни тора, бәясен белеп алганнар, телләрен шартлатты:
—Кара, нинди чибәр, яшь кәләш тапкан, ә?
Әйе, Сиринә тулы бәхеттән чибәрләнеп китте, күпләр сокланырлык шул. Бу Гомәрнең дәрәҗәсен тагын да арттырды. Туй бик соңга калып кына тәмамланды. Кунакларны озаткач, Гомәр Илдар янына килде.
—Я, ничек, сезгә ошадымы?
—У-у-у, Гомәр абый, мондый туйларны күргән юк иде әле, рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп утырдык, — дип җавап бирделәр Илдар белән Рәсимә.
—Нәрсә әйтергә телим, — диде Гомәр аларга, — менә сезгә ачкыч, минем бер бүлмәле фатир ачкычы. Элек Сиринә яшәгән иде. Илдар, син беләсең аның кайда икәнен, бүген соң, караңгыда юлга чыкмагыз инде, шунда куныгыз. Баш селкемә, Илдар, бер көндә генә синең ширкәтеңә әллә ни булмас. Барыгыз әйдә. Минем монда эшләрем бар әле.
Шулай итеп, Илдар белән Рәсимә бер бүлмәле фатирга килеп керделәр. Чәй эчеп алгач, туй турында сөйләшкән булдылар. Егет белән кыз ничектер бер-берсенә каушау сизделәр. Бөтенләй моңарчы булмаган ят тойгылар биләп алды. Бу каушау ике арада ут сүндергәнче генә барды. Ә менә ут сүнгәч, егет белән кызны бүлеп торучы стена юкка чыкты, алар бер–берсенең кочагына ташландылар, тәҗрибәсезлектән каушап туктап та калдылар, киемнәренә буталып беттеләр. Тик меңәр ел буе килгән табигать инстинкты һәм мәхәббәт барсын да җайлады.
Гашыйкларга күкләр никах укый торган булып чыкты әле бу Гомәр фатиры. Гомәр Гәрәевич димче фатирны беркайчан сатмаячакмын дип үзенә сүз бирде.
Икенче көнне Илдарның кәрәзле телефоны шалтырады, Гомәр икән.
—Әй, ничек анда сез,тавышсыз гына ятасыз.
—Йоклый идек әле, – дип җавап бирде Илдар.
—Ник, төнлә йоклап булмадымыни? — диде кеткелдәгән тавыш.
—Юк, туй озак барды бит.
—Шулайдыр, шулайдыр, туйга сылта, көндезге унике инде.
—О, мин будильникны ишетмәгәнмен икән.
—Ай, Аллам, эшем кешесе, башында будильник моның. Әйдә, Рәсимәне куеныңа кыстыр да марш минем өйгә. Чәй эчеп китәрсез.
—Сез йокламыйсызмыни?
—Хе, син ул йоклап ятасың шундый вакытта, тиле. Без ятмадык әле. Әйдәгез, көтәбез сезне.
Гомәрнең йортында төшке ашны ашап алдылар. Сиринә Рәсимә йөзендә бары тик хатын-кыз гына күрә ала торган нур балкуын күрде. Бары тик сөйгәне кочагында, бар назны ала алган хатын-кызда гына була андый нур. Ахирәте өчен, Илдар өчен куанып куйды Сиринә. Әйдә, күптән вакыт инде аларга, йөриләр шунда вакыт сузып. Кызлар ирләргә табын әзерләде. Үзара ниләр турындадыр серләшеп, көлешеп алалар. Ирләр сөйләшүе һаман бизнес турында инде. Әтисенең алдына менеп утырып, кечкенә Рамил дә ирләр янында акыллы кыяфәт ясаган.
—Әйдәгез, утырыгыз инде, — дип энәште аларга Сиринә. — Нинди бетмәгән эштер боларда?
—Менә Рамил улым уенчык кибете ачарга исәп, ди, шуны сөйләшеп алдык әле, – диде Гомәр баланы кулына алып.
Шулай уен-көлке белән утыра торгач, кабат кич җитте. Илдарлар юлга чыгарга җыенды.
—Эш дип дөньягызны онытмагыз, куна килегез, – дип әйтеп калды Гомәр, яшь кәләшен бер кулы белән кочаклап.
* * *
Юлда кайтканда Илдар белән Рәсимәнең сүзләре бергә башланып китәчәк тормыш турында барды. Илдар иске мунчаны сүтеп, Рәйхан абый йорты каршына күптән инде зур итеп ике этажлы йорт күтәргән иде. Мунчасы да, гаражы да шунда бергә. Газы да, суы да кертелгән. Илдар ялгыз булганлыктан, анда яшәүче генә юк иде. Шунда күченик дигәнгә, Рәйхан абый белән Фәридә апа, торган йортлары болай да таза, өйләнгәч, үзең торырсың дип баш тарттылар.
Менә Илдар белән Рәсимә инде авылга якынлашып килә. Рәйхан абзый йортында кабат туй мәшәкатьләре чыгарга тора. Абзый күптән көтә инде. Рәсимә күз алдында үсте бит аның, күршедә генә. Бик акыллы, булган гаиләдән. Ни тырышты ул улын кабат аякка бастыру өчен. Улы түшәмгә генә карап ятканда, җаны сызламады дисезме аның. Сызланды, билгеле. Тик ул аны кешегә күрсәтмәде. Бар көчен улын кабат аякка бастыруга юнәлдерде. Табиб Фәтих Кәримовичка мең рәхмәтле булып яшәде. Менә хәзер шул бала бар авылга баш булды. Инде менә тагын олы мәшәкать, туй хәбәре якынлашып килә. Юк, каршы килмәс Рәйхан абзый, буразнадан аягы чыгып бара инде абзыйның, картлык ишек шакый.
Кинәт фаралар яктысында юл кырыенда берәү ятканы күренде. Илдар тормозга басты.
—И, Аллам, кемне бәреп киткәннәр инде? — диде Рәсимә.
Машинадан төшеп, әлеге кеше янына чүгәләделәр. Юл кырыенда яткан карачкы Хәйдәр булып чыкты. Ләх исерек. Хәйдәр үзе генә яши белми. Шуңа шәһәрдә озак тора алмады. Исерек улын Суфия үзе барып алды. Килененә дә рәнҗемәде. Нишлисең, малай үзе гаепле. Билгеле, ана сөте белән керә алмаган, тана сөте белән керми. Хәйдәр үзе белгән “рәхәт” тормышын дәвам итте. Аңа берәү дә кирәк түгел: киткән хатын да, бала да, хәтта әнисе дә. Әнисе аның өчен бары акча табучы вазифасын үтәүче генә. Менә шулай өрмәгән җиргә дә утыртмый үстергән бала белән гомер буе изаланып яшәргә калды Суфиягә. Ни чәчсәң, шуны урырсың дип, юкка әйтмиләрдер шул.
—Хәйдәр, исерек, – диде Илдар.
—Әйдә, ташла шуны, киттек.
Рәсимә егетнең җиңеннән тартты. Хәйдәр күзләрен ачып, өстенә иелгән кешеләргә карап торды да аннары танып алып:
—О-о-о, Илдар, брат.
—Синең белән туган булырга язмасын.
—Их, малай, яшьти, — исерек лыгырдавын белде. — Шәп яшәдек синең белән, әйеме?
—Син шәп яшәдең, мин түгел, барысы да истә.
—Кара әле, брат, мине өйгә генә кайтарып куйчы, пожалуйста.
—Син мине урыннан тора алмаслык иттең, Хәйдәр, хәзер миңа брат дисең. Юк инде, яшьти, әнә шул мүкәләгән килеш яшә инде син.
Алар кузгалып китте, йөзләренә бернинди кызгану хисе чыкмады. Хәйдәр юл буенда мүкәләп калды.
* * *
Бүген Рәйхан абый йортында кабат халык мәш килә. Иске йорт белән яңа салынганы арасында яулыкларын артка чөеп бәйләгән, алъяпкыч кигән хатын-кызлар чабыша. Бүген яшь килен булып күрше кызы төшә. Кәләш ерак тормый, керәсе дә кулыннан җитәкләп кенә алып чыгасы. Юк инде, “Морза” ширкәте хуҗасы Илдар Рәйханович Сабиров бик зурдан купкан. Әнә, күршедәге кәләшен кереп алу өчен зур ак машинаны да бизәп яталар. Шулай булмый ни, район үзәгенә барып язылышасы, аннан су буена күңел ачарга китәсе бар. Илдар ике арада ярылырга тора, әледән-әле телефоны шалтырый, хуҗалык ансыз берни эшли алмый, диярсең.
Кыз ягында да хатын-кызлар чабыша. Анда да әзерлек бара. Рәсимәне бер көтү кызлар сарып алган, киендерәләр, чәчен ясыйлар, ахирәтләре авылның бер дигән егетенә кияүгә чыга бит. Их, мондый бәхеткә авылның теләсә кайсы кызы риза булыр иде. Ә ул менә берсенә дә карамады. Рәсимәдән башка бер кыз да кирәк түгел аңа. Ике як күрше хатын-кызлары тәрәзә аркылы бер–берсенә карашып ала, янәсе аларда ничек. Капка төбенә чыгып бассалар, уен көлке китә.
—Әй, кияүгә әйтегез, акчасын күп итеп алсын! Бездә бушка бирә торган кыз юк.
—Әйтербез, әйтербез, акчага аптырый торган егет түгел безнең Илдар. Сез әнә яшь киленне кер юарга өйрәтә торыгыз.
—Ай, белмибез шул, бездә керне күптән машина белән генә юалар. Карагыз әле бу ялганчыларны, кияүнең акчасы күп дигән булалар, кер юа торган машина да алмаган икән бит.
Шулай уен-көлке белән туйга әзерлек бара. Бер Рәйхан бабай гына үзенә урын таба алмый йөри. Ул иртүк инде ,яңа чалбарын, итекләрен чыгарып, яңа күлмәген, башына чиккән түбәтәен киеп куйды. Иртәдән кичкә кадәр гомерен эш белән үткәргән Рәйхан абзый үзен бик уңайсыз тотты. Беркая барып булышыр җай юк, яшьләр үзләре барын да эшли. Ул, өйгә кереп, бишектә уйнап яткан оныгы — Алсуның улы Алмаз янына барып утырды. Ичмасам, еламый да бит, бер эш булыр иде. Бабай гомер иткән әбисенә аз гына көнләшеп карый. Әби иң кирәкле кеше бүген йортта. Дөрес, Фәридә апа табын әзерләми. Тик яшьләр менә аның тирәсендә бөтерелә. Барысына да Фәридә апа кирәк.
—Фәридә апа, суганнарың кайда,бәрәңге, кишер кирәк иде. Тәлинкәләр кая икән? Фәридә апа, аш салырга зур аш чүмече кирәк, — дигән сүзләр явып кына тора.
Юк, Фәридә апасыз барыбер эш бармый. Юкка үпкәләп утыра бабай. Әле аңа килене берсе артыннан берсе таза, матур оныклар табып бирәчәк, алар янына менә Алмаз җәйгә кайтачак. Сиринәнең улы Рамил әнисе кебек кечкенә, чибәр Самира исемле сеңлесен җитәкләп килеп җитәр. Юкка бала-чага кебек үпкәләп утырасың, Рәйхан абзый, көне буе балалар белән кайнашасы көннәрең алда әле. Әлегә җае чыкканда, ял итеп кал.
Табын да әзерләнеп бетте, кунаклар да җыелды. Бар урам яхшы машиналар белән тулды. Килен белән кияүне дә алып кайттылар. Аларны йомшак мендәр салып каршы алды әби белән бабай. Догалар укып, изге теләкләр белән табынның иң түренә утырттылар. Туй башланды. Туй авылда тиз генә бетми. Таң атканчы авыл халкы йокы күрмәде, туйны күзәтте. Бары тик беренче әтәчләр тавышы ишетелә башлагач кына, таралды кунаклар. Менә шулай Рәйхан абзый белән Фәридә апа, балаларны башлы-күзле итеп, картлыкка таба атлады. Ә картлыкның иң зур бәхете балалар бәхете була да инде. Аларга да мондый көннәрне күрергә насыйп булды.
Иртәнге сигез, төп йорттагылар әллә кайчан уянды. Ара-тирә каршыдагы ике катлы, кияү белән кәләш кунган йорткка күз салгалап алалар. Анда шылт иткән тавыш та юк. Авылда барысыннан да алда торып эшкә керешкән Илдар Рәйханович баскычка да чыгып карамады әле, тынлык. Нишлиләр соң алар анда, дисезме? Йоклыйлар, кияү белән кәләш бер-берсенең кочагына чумганнар да йоклый бирәләр. Әйдә йокласыннар. Бер көндә генә хуҗалыкка әллә ни булмас. Аларның әле алда эшләре муеннан. Шуңа күрә кавышкан көннәрендә аз гына артыграк йоклап алу гаеп түгел инде.
Ишек алдында өрергә итенгән әнчек алдына Рәйхан бабай ярты чиләк сөяк китереп салды.
—Өрмә, йокласыннар!
Без дә дусларым, аларга шушы урында,тыныч тормыш теләп калыйк инде.
—Тссс! Тавышланмагыз, йокласыннар!

    Зиннур Тимергалиев