Зифа

Йөрәккә кан сауган чакта,
Дуслар кара коелганда,
Синең сабыр карашың
Ялмый күңел сагышым!

Җайлап әйткән төпле сүзең,
Көләч йөзең, әллә үзең —
Җан-йөрәгемә шифа,
Кирәкми табиб, Зифа!
Кара төндә, кар- буранда,
Гарасатта адашканда,
Сырхау килеп бугаз тоткач,
Төшләремдә саташканда,
Синең серле зәңгәр күзләр
Ах(ы)ры мине мәңге күзләр …

Марсель Шарапов,
11.08.2017.