Җүләрләр йорты

Тәрәзәнең тимер челтәрләре
Яктылыктан көн дә пароль сорый.
Акыл белән хисап өзгән гәүдә
Тар коридор аша кая сөйри?

Тыштан йозак элгән бүлмәләрдә
Чәчен йолка кемдер ирек даулап…
Эврика! – дип, шәрран яра галим,
Гаскәрбашы кайткан җиңү яулап…

Монда бар да үзен даһи саный,
Монда фикер хакыйкатьтән өстен!
Тышкы дөнья тимер челтәр аша
Бигрәк төссез акыллылар өчен!

Ачкыч ярыгыннан теш ыржайта –
Каһкаһәләп әллә язмыш көлә?
Сары төскә манган шушы йорттан
Дөньясына сары йогып килә.

Пәрәвезле тәрәз ырмаулары
Җан газабын инде потлап йоткан…
Күктә очам дигән иләсләрне
Әллә кайчан кемдер төртеп еккан…

Балы кипкән, агу гына саркый
Кесәләргә тулган кәрәзләрдән…
Сиңа охшаш берәү карый төсле
Тимер челтәр элгән тәрәзләрдән…
24.04.2017.
Гөлүсә Батталова.

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!