Җәем күрке — гөлчәчәкле болын,
Каршы алчы, бүген мин — кунагың.
Сине өз(е)леп яратканга килдем,
Күреп калыйм ямьнәреңне, дидем.
Җәй — җәннәтнең түрләренә үтәм,
Чәчләремне тарый талгын җилең.
Балтырганда бал кортлары бии,
Отканнар да сихри җәннәт көен.
«Мин дә сине саг(ы)нып көттем», диеп,
Җәй кояшы битләремнән үбә.
Болынкаем юмарт, мине сыйлап,
Учлап-учлап җиләкләрен сибә.
Мең төрле ис, мең төрле төс балкый,
Рәхәтлектән күңел тула, бәхет ташый.
Чәчәкләрең әйлән-бәйлән уйный,
Күбәләкләр бүген туйлар ясый!..
Ләйсәннәрнең олы бүләгедер —
Гөлләреңнән сыгылып бал тама.
Җырламыйча ничек түзим инде —
Болынкаем сүзләремә көй яза!..
Зөһрә Хәкимуллина-Хафизова
13.06.2017