Җаным җылы эзли

Җаным җылы эзли көзләр иңләп, 
Кунып ала шәрә каеннарга, 
Уйнап җиргә төшә яфрак белән, 
Бии әверелеп ак моңнарга. 

Ярдан ярга сугыла өметләнеп, 
Төренеп көзнең салкын томанына. 
Ышанычы гына һич сүрелми 
Кайчан да бер эзләп табарына. 

Кайгы- хәсрәтләрдән, авырлыктан 
Сыгылганда, елап суынган җан 
Бер кыяда ялгыз учак күрер, 
Юл күрсәтеп, соңгы утынын салган… 

Рүзия Камаева
10.10.18

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!